Алабуга нуры

14 октябрь 2011 яңалыклары

  • 14 октябрь 2011 - 12:01
    Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне
    Бүген шәһәр мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләрен котлау тантанасы узды. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов авыл хуҗалыгын үстерүдә армый хезмәт итүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, аларга мактау кәгазе, рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.
  • 14 октябрь 2011 - 10:19
    Ха­лык со­ра­вы бу­ен­ча
    4нче мик­ро­ра­йон­ аша хә­рә­кәт итү­че ав­то­бус марш­рут­ла­ры ка­бат үз­гә­рә­чәк
  • 14 октябрь 2011 - 10:16
    Яшь бас­кет­бол­чы­лар
    Хлыс­то­во авы­лын­да ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бен­дә шө­гыль­лә­нү­че 12-13 яшь­лек­ләр ара­сын­да бас­кет­бол яры­шы уз­ды.
  • 14 октябрь 2011 - 10:14
    Шиш­кин бу­а­ла­ры­на яңа юл са­лы­на
    "Ху­җа­лык юлы" дип атал­ган бу юл Шиш­кин ура­мы­на то­та­ша. Хә­зер ала­бу­га­лы­лар һәм шә­һә­ре­без ку­нак­ла­ры Шишкин буаларындагы җәяүлеләр юлыннан ты­ныч кү­ңел бе­лән йө­ри ала.
  • 14 октябрь 2011 - 10:12
    Ха­җи­лар юл­га куз­гал­ды
    "Ка­зан" ха­лы­ка­ра аэ­ро­пор­тын­нан ике төр­кем ха­җи­лар из­ге сә­фәр­гә куз­га­ды.
  • 14 октябрь 2011 - 09:49
    Ок­тябрь­дән кә­бес­тә исе ки­лә
    Ха­лык­та: "Сен­тябрь­дән - ал­ма, ок­тябрь­дән кә­бес­тә исе ки­лә",- ди­ләр. Чын­нан да элек-элек­тән ха­лык ок­тябрь аен­да кыш­ка кә­бес­тә тоз­лап куя иде. Хә­зер ул ел әй­лә­нә ки­бет­тә са­тыл­ган­га­мы, кә­бес­тә тоз­лап мә­шә­кать­лә­нү­че­ләр си­рә­гәй­де. Әм­ма бе­раз әче­тел­гән кә­бес­тә­нең фай­да­сы ту­рын­да күп­ләр хә­бәр­дар. Әй­дә­гез, тра­ди­ци­я­ләр­гә туг­ры ка­лып, әле­ге фай­да­лы яшел­чә­не өс­тә­ле­без­дән өз­мик.
  • 14 октябрь 2011 - 09:45
    XIX гасырга сәяхәт
    Алабугада V Халыкара Стахеев укулары узды. Гадәттәгечә, аны быел да КФУның Алабуга филиалы оештырган иде. Бәйрәм көнне университет ишегалдында XIXнчы гасыр тормышын чагылдырган театральләштерелгән тамаша узды. Монда кадриль биеделәр, кунаклар каршылаучы сәүдәгәр һәркемне төрле тәм-томнар белән чәйләп алырга чакырды.
  • 14 октябрь 2011 - 09:41
    Игъ­ти­бар җит­ми икән...
    Соң­гы ва­кыт­та җи­тәк­че­ләр спорт­ка нык игъ­ти­бар итә баш­ла­ды. Ту­ла­ем бер ел­ны спорт елы дип игъ­лан итә­ләр, икен­че­се - спорт һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше елы дип ата­ла, күп­ме спорт ко­рыл­ма­ла­ры тө­зе­лә... Бу ба­ры спорт эчен­дә кай­на­ма­ган­нар­га гы­на шу­лай то­е­ла икән, лә­ба­са. Ә спорт дип янып йө­рү­че­ләр, җан ату­чы­лар бу игъ­ти­бар­ны җи­тәр­лек...
  • 14 октябрь 2011 - 04:45
    Алабугада кан тамырлары үзәге
    Октябрьдә Алабугада кан тамырлары үзәге ачылды. Ул район үзәк хастаханәсенең дүртенче катында урнашкан. Биредә баш миендәге кан әйләнеше бозылган авыруларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Әлеге үзәк хакында турлырак мәгълүмат алу өчен без Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы буенча кан тамырлары үзәге мөдире Гөлмира Мәүлишевага мөрәҗәгать иттек.
Реклама