14 октябрь 2011 яңалыклары
-
14 октябрь 2011 - 12:01Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнеБүген шәһәр мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләрен котлау тантанасы узды. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов авыл хуҗалыгын үстерүдә армый хезмәт итүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, аларга мактау кәгазе, рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.
-
14 октябрь 2011 - 10:19Халык соравы буенча4нче микрорайон аша хәрәкәт итүче автобус маршрутлары кабат үзгәрәчәк
-
14 октябрь 2011 - 10:16Яшь баскетболчыларХлыстово авылында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 12-13 яшьлекләр арасында баскетбол ярышы узды.
-
14 октябрь 2011 - 10:14Шишкин буаларына яңа юл салына"Хуҗалык юлы" дип аталган бу юл Шишкин урамына тоташа. Хәзер алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары Шишкин буаларындагы җәяүлеләр юлыннан тыныч күңел белән йөри ала.
-
14 октябрь 2011 - 10:12Хаҗилар юлга кузгалды"Казан" халыкара аэропортыннан ике төркем хаҗилар изге сәфәргә кузгады.
-
14 октябрь 2011 - 09:49Октябрьдән кәбестә исе киләХалыкта: "Сентябрьдән - алма, октябрьдән кәбестә исе килә",- диләр. Чыннан да элек-электән халык октябрь аенда кышка кәбестә тозлап куя иде. Хәзер ул ел әйләнә кибеттә сатылгангамы, кәбестә тозлап мәшәкатьләнүчеләр сирәгәйде. Әмма бераз әчетелгән кәбестәнең файдасы турында күпләр хәбәрдар. Әйдәгез, традицияләргә тугры калып, әлеге файдалы яшелчәне өстәлебездән өзмик.
-
14 октябрь 2011 - 09:45XIX гасырга сәяхәтАлабугада V Халыкара Стахеев укулары узды. Гадәттәгечә, аны быел да КФУның Алабуга филиалы оештырган иде. Бәйрәм көнне университет ишегалдында XIXнчы гасыр тормышын чагылдырган театральләштерелгән тамаша узды. Монда кадриль биеделәр, кунаклар каршылаучы сәүдәгәр һәркемне төрле тәм-томнар белән чәйләп алырга чакырды.
-
14 октябрь 2011 - 09:41Игътибар җитми икән...Соңгы вакытта җитәкчеләр спортка нык игътибар итә башлады. Тулаем бер елны спорт елы дип игълан итәләр, икенчесе - спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип атала, күпме спорт корылмалары төзелә... Бу бары спорт эчендә кайнамаганнарга гына шулай тоела икән, ләбаса. Ә спорт дип янып йөрүчеләр, җан атучылар бу игътибарны җитәрлек...
-
14 октябрь 2011 - 04:45Алабугада кан тамырлары үзәгеОктябрьдә Алабугада кан тамырлары үзәге ачылды. Ул район үзәк хастаханәсенең дүртенче катында урнашкан. Биредә баш миендәге кан әйләнеше бозылган авыруларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Әлеге үзәк хакында турлырак мәгълүмат алу өчен без Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы буенча кан тамырлары үзәге мөдире Гөлмира Мәүлишевага мөрәҗәгать иттек.