Алабуга нуры

25 ноябрь 2011 яңалыклары

  • 25 ноябрь 2011 - 07:18
    Ни хәлең бар, авыл?
    Афә­рин Авыл җир­ле­ге баш­лык­ла­ры­ның VI съ­ез­дын­да Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов без­нең ра­йон­ның 4 авыл җир­ле­ге баш­лы­гы­на "Fiat" ав­то­мо­би­ле бү­ләк ит­те. Дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә әле­ге ав­то­мо­биль­ләр­гә сер­ти­фи­кат­ны ра­йон баш­лы­гы­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры Ва­ле­рий Чер­шен­цев Ил­мәт авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Ил­фат Ша­ки­ров, Олы Шүр­нәк авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Ни­ко­лай Ка­ши­ев, Мур­зи­ха авыл җир­ле­ге баш­лы­гы На­талья...
  • 25 ноябрь 2011 - 07:11
    Җи­ңел­мәс дер­жа­ва
    Ярыш­лар­да кат­на­шу өчен су­гыш сән­га­те­нең 14 тө­ре тәкъ­дим ител­гән иде.
  • 25 ноябрь 2011 - 06:41
    Өч иге­зәк­нең ту­ган кө­не!
    Як­шәм­бе көн­не Ала­бу­га­да яшәү­че өч иге­зәк­кә бер яшь бу­ла. Бу ва­кыт эчен­дә Ари­на, Али­на һәм Ан­ге­ли­на үр­мә­ләр­гә, җыр­лар­га һәм та­гын әл­лә нин­ди һө­нәр­ләр­гә өй­рән­гән. "Я­ңа Ка­ма" һәм "А­ла­бу­га ну­ры" га­зе­та­ла­ры бе­рен­че­ләр­дән бу­лып үз уку­чы­ла­ры исе­мен­нән күп ба­ла­лы га­и­лә­не кот­лар­га ашык­ты.
  • 25 ноябрь 2011 - 06:37
    Без­не ишет­те­ләр һәм кул суз­ды­лар
    Ин­де хә­бәр ител­гән­чә, Ка­зан­да уз­ган авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры съ­ез­дын­да авыл проб­ле­ма­ла­ры һәм алар­ны хәл итү юл­ла­ры кү­тә­рел­де.
  • 25 ноябрь 2011 - 06:30
    Сораулар һәм җаваплар
    Бү­ген Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов ад­ре­сы­на төр­ле эч­тә­лек­ле һәм юнә­леш­ле со­рау­лар бик күп ки­лә. "Ха­лык бе­лән ачык­тан-ачык эш­ләү һәм һәр ке­ше­нең яшә­е­шен уңай­лы итәр­гә ты­ры­шу"- ра­йон баш­лы­гы­ның төп сә­я­сә­те әнә шун­дый, ә бу һәр со­рау конт­роль ас­ты­на алы­на һәм кил­гән со­рау­лар­ны баш­лык шәх­сән үзе ка­рый ди­гән сүз. Җи­тәк­че­ләр...
  • 25 ноябрь 2011 - 06:25
    Язу­чы­ны хөр­мәт­лә­де­ләр
    22 но­ябрь­дә шә­һәр мә­дә­ни­ят са­ра­е­ның ке­че за­лын­да Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы, ша­гый­рә, язу­чы, та­рих­чы-эз­лә­нү­че Гөл­за­дә Әх­тә­мо­ва­ның 70 яшь­ле­ге уңа­ен­нан иҗат ки­чә­се үт­те.
  • 25 ноябрь 2011 - 06:22
    Җем-җем итеп бал­кыр ут­лар
    Уз­ган ел Ала­бу­га урам­на­ры­ның Яңа ел­га би­зә­ле­ше бе­лән кем­нәр ге­нә ка­нә­гат бул­ды икән?! Урам­нар­да­гы җем-җем ут­лар, ма­тур шар­лар элен­гән би­ек чыр­шы, кыш ба­бай, кар кы­зы сын­на­ры ме­нә шу­лар кү­ңел­дә яңа ел ру­хы ту­ды­ра да ин­де. Бы­ел Ала­бу­га­ның би­зә­ле­ше ти­еш­ле та­ләп­ләр­гә ту­ры ки­леп һәр­кем­нең кү­ңе­ле­нә һуш ки­лер­лек бу­лыр дип фа­раз­ла­на. Шу­ңа...
  • 25 ноябрь 2011 - 06:14
    Әфь­юн са­ту­чы­лар­ны җи­на­ять өс­тен­дә тот­ты­лар.
    Нар­ко­тик­лар са­ту бе­лән шө­гыль­лә­нү­че ике ала­бу­га­лы шу­шы көн­нәр­дә Яр Чал­лы­да кул­га алын­ган. Тик­ше­рү ва­кы­тын­да алар­дан яңа бу­ын нар­ко­тик мат­дә са­лын­ган па­кет­лар тар­тып алын­ды, дип хә­бәр итә Ала­бу­га эч­ке эш­ләр бү­ле­ге инс­пек­то­ры Лю­бовь Бик­мул­ли­на.
  • 25 ноябрь 2011 - 05:59
    Бүләккә бер чиләк туңдырма
    "2011 ел Идел буе укучысы" титулы 3нче мәктәпнең 9 яшьлек укучысы Вика Чернышовага бирелде. Кызга бүләккә нетбук, рюкзак, туңдырма һәм спонсорлардан призлар тапшырылды.
  • 25 ноябрь 2011 - 05:51
    Са­гы­нып кил­дек си­не, бе­лем йор­ты!
    Уз­ган ат­на­да Ала­бу­га мә­дә­ни­ят-сән­гать учи­ли­ще­сы үзе­нең 75 ел­лы­гын бил­ге­ләп үт­те. Бу уңай­дан шә­һәр мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да юби­лей ки­чә­се үт­те.
  • 25 ноябрь 2011 - 05:46
    Алабуга – үсештә
    Ел саен ТР Икътисад министрлыгы җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәләре буенча мониторинг уздыра. 2010 елның эш нәтиҗәләре буенча Алабуга районы Саба һәм Әлмәт районнарыннан гына калышып, өченче урында. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Социаль-икътисадый үсеш палатасы җитәкчесе Ирина Тимофеева чыгыш ясады.
  • 25 ноябрь 2011 - 05:41
    Мунча эчендә казино
    19 лотерея автоматы соңгы ике-өч атнада шактый алабугалыны "чишендергән". Уен салоны сәламәтләндерү үзәге бинасында урнашкан булган.
Реклама