18 апрель 2012 яңалыклары
-
18 апрель 2012 - 06:33Көрәш даны урыннарына сәфәр9 Май алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына ташламалы һәм бушлай һава юлларынннан файдаланырга тәкъдим итәләр. Ветеран-фронтовиклар элеккеге көрәш урыннарында булып, сугыш вакытындагы дуслары белән очраша алачак. Моның турында "Казан" халыкара аэропорты" ААҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
18 апрель 2012 - 05:38Татарстанда язгы чәчү башландыКырга беренчеләрдән булып республиканың Азнакай һәм Нурлат районнары аграрийлары чыкты, аларга Баулы һәм Лениногорски районнары да кушылды дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
-
18 апрель 2012 - 05:35Игътибар!Техник сәбәпләр буенча 17сеннән 20 апрельгә кадәр Алабуга хәбәрләр бүлеге яңалыклары "5 канал Петербург", "Алабуга", "ТНТ Алабуга", "Домашний" каналларында эфирга чыкмаячак.
-
18 апрель 2012 - 05:31ОДН: уртак проблемаӘгәр сезнең ишекне "Водоканал", идарәче компания, участковый һәм корреспондентлар кага икән, димәк сезнең йортта ОДН проблемасы кискен тора дигән сүз.
-
18 апрель 2012 - 05:27Студентлар язы13 апрельдә шәһәр мәдәният сараенда Алабуга институты студентлар язының гала-концерты узды. Төрле факультетларда белем алучы студентлар фестиваль өчен сайлап алынган иң яхшы номерларын күрсәтте.
-
18 апрель 2012 - 05:20Салым декларациясе кампаниясе бара!2012 елның 1 гыйнварыннан яңадан декларация кампаниясе башланды: салым түләүчеләр - физик затлар 2011 елда алган керемнәре турында исәп-хисап тоталар.
-
18 апрель 2012 - 05:03Күршең кем: иганәчеме, сорыкортмы?Идарәче компания подъезд ишегенә һәр фатирдагы исәп приборлары күрсәткечләрен элгәннән соң, бездә әнә шундый сорау туды. Якыннан танышкач, бик кызыклы фактларга тап булдык.
-
18 апрель 2012 - 04:58Техника чәчүгә әзер9 апрельдән һава шартлары кискен үзгәреп, басуларда калын булып яткан кар катламы берничә көн дәвамында эреп бетә язды. Көннәр җылытып, кояш туры караса, авыл хуҗалыгы предприятиеләре якын арада кыр эшләре кампаниясен башлап җибәрә алачак.
-
18 апрель 2012 - 04:52Әллә нишләдекАлабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев узган атнада теркәлгән җинаятьләр һәм хокук бозулар турында сөйләде.
-
18 апрель 2012 - 04:48Талпан энцефалитыЯзгы-җәйге период башлану белән бакча сезоны гына түгел, талпан энцефалиты белән авыру сезоны да башлана. Әлеге авыру ешрак талпан тешләгән урын аша, сирәгрәк ризык аша (талпан энцефалиты йоктырган кәҗә һәм сыерның кайнатылмаган сөтен кулланганда) йогарга мөмкин. Кадалган талпанны белер-белмәс тартып алганда һәм аны сытканда йоктыру мөмкинлеге дә бар.
-
18 апрель 2012 - 04:37Каһарман БатыршаһБТИҮнең Чаллы бүлеге инициативасы белән 9 апрельдә татар халкының каһарман улы, имам, XVIII гасыр урталарында Русиядә мөселманнарны массакүләм чукындыру кампаниясе башлангач (бигрәк тә патшабикә Елизавета Петровна вакытында йөзләрчә мәчетләр җимертелә, чукынудан баш тарткан татар авыллары яндырыла, кешеләре җәзага тартыла һәм хәтта яндырыла), Идел-Урал буйларында яшәгән татар-башкорт халкын көчләп чукындыруга каршы...