11 июль 2012 яңалыклары
-
11 июль 2012 - 05:49Ярдәм итик!Краснодар крае территориясендә зур фаҗига. Су басу нәтиҗәсендә йортлар һәм юллар җимерелде, кеше гомерләре өзелде. Соңгы мәгълүматлар буенча анда 162 кеше һәлак булган.
-
11 июль 2012 - 05:44Гуманитар ярдәмКичә социаль яклау идарәсендә Крымск шәһәрендә су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю башланды.
-
11 июль 2012 - 05:38Рәхим итегез!"ВДОХновение" автор җырларының ХII Фестивалендә катнашу өчен заявкалар җыю игълан ителде. Фестиваль 4 августта Шишкин буалары җирлегендә һәм Александр бакчасында узачак.
-
11 июль 2012 - 05:34Пермьдә СабантуйРайон башлыгы Геннадий Емельянов Пермь өлкәсендәге Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
-
11 июль 2012 - 05:28Авыл уңганнары"Яңа Юраш" агрофирмасында кышлык өчен сенаж һәм печән әзерләү хәстәренә керешкәннәренә инде 3 атнадан артык. Быелгы һава шартларының уңай килүе эшләрне кызу темпта алып барырга мөмкинлек бирә.
-
11 июль 2012 - 05:25Бульдозер кабинасында 50 елФаяз Вәлиевнең бульдозер кабинасына утырганына 12 июльдә нәкъ 50 ел була. 75 яшендә дә ул төзелештә алыштыргысыз булган машина белән егетләрчә идарә итә.
-
11 июль 2012 - 05:21Илнең иң яхшы музее искиткеч тамаша әзерли"Интермузей-2012" титулын яулаган Алабуга музей-ядкәрлеге генераль директоры Гөлзадә Руденко һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова Спас ярминкәсе турында сөйләде.
-
11 июль 2012 - 05:19Үзем тапкан мал түгел...Пролетар урамындагы 44 нче йортта яшәүчеләр өчен якшәмбе төне тыныч булмый: түбәдән капиталь ремонт өчен әзерләп куелган төзелеш материаллары коела.
-
11 июль 2012 - 05:16Уңышны уттан саклыйкҖәйге кызу көн... Инде уракка да ерак калмады. Хәзер хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бара. Шунлыктан киләсе уңышны янгыннардан саклау зарурлыгы туды.
-
11 июль 2012 - 05:12Агуга киртә куелдыШәһәрдә "Мәк" оператив-профилактик операция барышында наркотик матдәләр саклауның ике факты ачыкланган.
-
11 июль 2012 - 05:10Биш меңенче FordАк фургонлы һәм дизель двигательле Ford Transit машинасы Алабугадагы завод конвейерыннан юбилейлы сан белән төште.
-
11 июль 2012 - 05:06Инвалидлар өчен пенсияСорауларга РООИ "ЗАКАЛ" оешмасы юристы Марат Гыйззәтуллин җавап бирә. Әлеге оешмага Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 27 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була. Абонент тартмасы 334, телефон: 3-34-70
-
11 июль 2012 - 05:04Кузгалак салаты100 г кузгалак, 40-50 г каймак, 1 йомырка, тоз, борыч, укроп. Яшь кузгалак яфракларын суда юып турарга, тирән эчле савытка салырга. Тоз, борыч, каймак өстәп, яхшылап болгатырга. Соңыннан салат савытына салып, кирәгенчә шикәр комы сибеп, өстен пешкән йомырка белән бизәргә, вак итеп туралган укроп сибәргә.
-
11 июль 2012 - 05:02Фольгадагы скумбрияМин скумбрияне фольгага төреп пешерергә яратам. Башы, койрыгы киселмәгән балыкны яхшылап юарга, эчен алырга. Эчен-тышын тоз белән ышкырга. Борыч сибәргә. Фольгага куеп, ярты лимон согын сибәргә. Лимонны телемләп кисеп, балыкның өстенә, эченә дә куярга була. Укроп, петрушка сибеп, балыкны фольга белән яхшылап төрергә. 40 минут чамасы духовкада пешерергә.