26 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Чәршәмбе көнне Алабуганың 2 нче почта бүлегендә “Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” газеталарына язылучылар өчен зур бәйрәм үткәрелде
"Татмедиа" агентлыгы тарафыннан оештырылган әлеге промо-акция язылу кампаниясе уңаеннан узды.
-
Мәдәният һәм сәнгать сөючеләр игътибарына
Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге "Көмеш гасыр" китапханәсе 29 ноябрьдә 14 сәгатьтә мәдәният һәм сәнгать училищесы укытучысы, "Чулман" әдәби берләшмә әгъзасы Фәридә Хабибрахманованың "Йөрәгем белән сөйләшү" исемле театраль әдәби иҗат кичәсе уздыра. Кичәгә укучылар, укытучылар, студентлар, теләге булганнар чакырыла.