18 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
18 гыйнвар 2013 - 07:00Чисталык дәресеМорт һәм Шүрнәк урта мәктәпләрендә "Чисталык дәресләре" республика акциясенә багышланган чаралар үтте.
-
18 гыйнвар 2013 - 06:563 февральдә КФУның Алабуга институтында Ачык ишекләр көне уздырылаБу көнне абитуриентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары уку йорты укытучылары, профессорлар һәм факультет деканнары белән очраша алачак.
-
18 гыйнвар 2013 - 06:53Хыяллар чынга ашкандаЯңа ел алдыннан дөньядагы һәр кечкенә бала чыршы астында бүләк табасы һәм чып-чын Кыш Бабайны үз күзләре белән күрәсе килә. Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче 10 яшьлек Айдарның хыялы тормышка ашты. Ул күптән түгел Яңа Кырлай авылындагы Татар Кыш Бабае резиденциясенә барып кайтты.
-
18 гыйнвар 2013 - 06:42Уҗымнарга кар кирәкТатарстанда, аеруча, Идел буе һәм Кама аръягы зоналарында уҗым культураларының торышы борчу тудыра.
-
18 гыйнвар 2013 - 06:38Быел Алабугада 8 күпфатирлы һәм 100дән артык шәхси йорт төзеләчәкБыел Алабуганың кайсы районнарында һәм нинди күләмдә торак төзеләчәк? Бу турыда шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов һәм 14 төзүче предприятие вәкиле катнашында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
-
18 гыйнвар 2013 - 06:27Мәктәбебез горурлыгыУйлый калсаң, табигать кешене барлыкка китерү өчен ничәмә-ничә миллионлаган еллар тырышкан, ниһаять, барлыкка китергән. Һәм табигатьнең бу тырышлыгын хөрмәт итәргә, тормышны намус белән кичәргә, аңыбызны камилләштергән табигатьне үпкәләтмәслек итеп яшәргә кирәк.
-
18 гыйнвар 2013 - 05:57“Шүрәле иле” күргәзмәсе АлабугадаРомантик Шүрәле, коточкыч куркыныч һәм йолдызлы күк астында уйга баткан серле Шүрәле, сөйкемле һәм бичара, хәйләкәр һәм сихерле Шүрәле... Мондый Шүрәлеләр дә була микәнни дип аптырашта калдыгызмы? Ышанмассыз, ләкин мин аларны үз күзләрем белән күрдем. Бу көнне барлык Шүрәлеләр бер җирдә җыелган иде.
-
18 гыйнвар 2013 - 05:44Cәүдәнең кечкенә хәйләләре"Акчасыз торып була, икмәксез торып булмый" дигән ата-бабайларыбыз. Дөньядагы һәр кеше көнне азык-төлексез күз алдына китерә алмый, чөнки кеше ашамыйча яши алмый.