14 август 2013 яңалыклары
-
14 август 2013 - 06:11Алабуганың 100 беренче класс укучысына матди ярдәм күрсәтеләШәһәрдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе уза. Үткәрелеп килүче акциянең соңгы ике елында алабугалылар 400дән артык укучыга ярдәм итте дә инде. Беренче класска баручы балаларга 700 мең сумга мәктәп формасы белән сумка һәм спорт костюмы бүләк ителде. Бу турыда эшлекле киңәшмәдә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе сөйләде.
-
14 август 2013 - 06:06Алабугалылар авыру балага ярдәм итә17 августта кичке сәгать сигездә Мәңгелек ут янында һава фонарикларын җибәрү буенча хәйрия акциясе үтәчәк.
-
14 август 2013 - 05:48Алабугалылар арасында кайнар су һәм җылылык өчен 2010 елдан алып түләмәүчеләр барАлабуга җылылык челтәре предприятиесе газчыларга әҗәт түләвен дәвам итә. Предприятиенең генераль директор вазифаларын башкаручы Александр Немоляев әйтүенчә, түләп бетерәсе акчаның күләме 39,4 миллион сум.
-
14 август 2013 - 05:45Атиазда яшьләр форумыМенә инде ике ел рәттән Атиаз саласы янындагы күл буенда яшьләр форумы уза. Кырыкка якын егет һәм кыз мастер-классларда, тренингларда катнаша, тәҗрибә һәм фикерләр белән уртаклаша.
-
14 август 2013 - 05:39Гүзәллек һәм осталык бәйгесеУзган шимбәдә "Алабуга нуры", "Новая Кама" газеталары редакциясе Алабуга ЮХИДИ белән берлектә "Автоледи-2013" бәйгесе үткәрде. Машина йөртүче хатын-кызлар арасында үткәрелгән бу бәйге шәһәр ипподромында үтте. Биш финалисткага берничә сынау аша узарга туры килде.
-
14 август 2013 - 05:35Һәр язучының үз кыйбласыТәҗрия Вәсим кызы Җәләева (Гомәрова) 1963 елның 13 августында, Актаныш районы Киров авылында эшче гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.