24 февраль 2014 яңалыклары
-
24 февраль 2014 - 11:25Алабуга районындагы юл һәлакәтендә бала зыян күргәнКичә кич "Мәскәү-Уфа" автомобиль юлының 104 нче километрында (Малореченск авылы тирәсендә) өч автомобиль катнашында һәлакәт булган. Алабуга эчке эшләр бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина хәбәр иткәнчә, юлда йөк машинасы һәм ике җиңел машина бәрелгән.
-
24 февраль 2014 - 10:47Россия журналистлары Рөстәм Миңнехановны 47 118 тапкыр “телгә алган”Рөстәм Миңнеханов «Ел ир-аты» исемлегенә кергән. «Медиалогия» компаниясе төзегән рейтингта Татарстан Президенты 15 нче урынга чыккан.
-
24 февраль 2014 - 10:44“Алабуга” мизы резидентлары нәтиҗә ясыйРайон башлыгы Геннадий Емельянов махсус икътисадый зона резидентлары белән очрашты.
-
24 февраль 2014 - 10:34Алабугада исәп җиһазына магнит куючыларны "эләктерделәр"Алабуга йортларының берсендә урнашкан фатир хуҗалары кулланган су өчен түләмичә яшәгән. Моны коммуналчылар чираттагы рейд вакытында ачыклады. Мондый хуҗаларга карата нинди чаралар күреләчәген безнең хәбәрчебез ачыклады.
-
24 февраль 2014 - 10:26Дөм-Дөм авылында Данис Зарипов турниры үттеҺава торышының тыныч һәм җылы торуы Дөм-Дөм авылында булып үткән хоккей ярышлары өчен аеруча яхшы булды. Якташларыбызның максаты: Олимпия спортчыларыннан калышмый, бозның кайнарлыгын сынап карау иде. Шулай итеп, быел Дөм-Дөм авылында хоккей буенча ике тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган Данис Зариповның бишенче хоккей турниры булып үтте.
-
24 февраль 2014 - 10:20Диләрә Мироваева: "Бөтен серне ачмыйм әле"Диләрә Мироваеваның бенефисы алдыннан без җырчыга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Музыкаль гаиләдә үскән талантлы артист тормышта үз урынын тапкан һәм мондый бәхеткә ирешүнең юлы - эш сөючәнлек.
-
24 февраль 2014 - 09:48Алабуга районы Морт авылында Олимпия уеннары үтте (+ фотолар)Морт авылы халкы Сочидагы Олимпия уеннарыннан читтә калмады. Кышның матур бер көнендә яше-карты, баласы-чагасы мәктәп ишегалдына җыелып гөр килеп спорт бәйрәме уздырды.
-
24 февраль 2014 - 09:23Алмалы “тун”200 г тозлы сельдь балыгы, 2 пешкән бәрәңге, 1 пешкән чөгендер, 2 пешкән кишер, 1 суган, 1 аш кашыгы аш серкәсе, тәменчә тоз, борыч, майонез.