4 апрель 2014 яңалыклары
-
4 апрель 2014 - 16:32Алабугада кинофестиваль үтә3 апрельдән 6 апрельгә кадәр алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары "Кинематограф күзләре белән милли кунакханә" муниципаль кинофестивалендә була алачак.
-
4 апрель 2014 - 16:21Алабуга урамнарында яңа светофорлар, яңа билгеләр куелачакБыел шәһәрдә яңа светофорлар куячаклар, фаҗигале һәлакәтләр белән данлыклы Лекарево чатында борылма юл барлыкка киләчәк, шәһәрдә һәм Армалы авылында яңа юл билгеләре урнаштырылачак.
-
4 апрель 2014 - 16:16Төшләренә әле дә сугыш керәАлабугада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗипов Мулла Нәҗип улы 96 яше тулу уңаеннан кунаклар кабул итте.
-
4 апрель 2014 - 16:10Алабуганың Үзәк китапханәсенә 100дән артык яңа китап кайттыҮзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шушы көннәрдә 100 дән артык яңа китап белән тулыландырылды. Кызык һәм бай эчтәлекле бу китаплар укучыларыбызның уку өстәлләрендә дә лаеклы урын алыр.
-
4 апрель 2014 - 16:04Яшәгез сез мәңге пар алмадайБез редакциягә эшкә килгәндә, Роза Абдулловна Мөбарәкшина зур тәҗрибә туплаган тәрҗемәче иде инде. Әйтергә кирәк, совет чорында коллективка килеп кергән яшьләр өлкәннәргә илтифатлы, ихтирамлы булып, алардан өйрәнүне түбәнлек санамый, сүзләренә колак сала һәм хәтта шүрли дә иде. Ул чакта дубляж буларак чыгып килгән "Яңа Кама" газетасында нибары 6 кеше эшләп,...
-
4 апрель 2014 - 15:52МәдинәМәдинә Закирова "Яңа Юраш" агрофирмасының хисапчылык бүлегендә эшли. Ул биредә эшче һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын исәпләү буенча җаваплы. Аны җитәкчелек тә, коллегалары да үзенә йөкләнгән вазифасын җиренә җиткереп башкарганы өчен хөрмәт итә.
-
4 апрель 2014 - 15:39Алабуганың 6 нчы мәктәбен төзекләндерүгә 18 миллион сум акча бирелгәнКапиталь ремонт республика программасы буенча үткәреләчәк.
-
4 апрель 2014 - 15:32Бу язда Алабуга районында 52,7 гектар җирне чәчү планлаштырылаБу мәйданга язгы бөртекле, бөртекле-кузаклы, азык һәм башка культуралар чәчеләчәк.
-
4 апрель 2014 - 15:10Алабугада санитар чистарту буенча икеайлык башландыРайон башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина шундый чакыру белдерде. Шәһәрдә санитар чистарту буенча икеайлык башланды. Санитар чистарту 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ике ай эчендә шәһәр һәм авыл урамнарын, скверлар, паркларны чүптән арындырырга кирәк. Әйтергә кирәк, барлык территория анык оешма, предприятие һәм уку йортларына беркетелгән.