3 ноябрь 2016 яңалыклары
-
3 ноябрь 2016 - 07:05Түбән Кама заводында янгын"ТАИФ-НК" ачык акционерлык җәмгыятенең авыр калдыкларын эшкәртү комлексы мәйданында янгын чыккан. Әлеге объект әле сафка басмаган булган. Янгын нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән.Табиблар сүзләренә караганда, аларда уртача авырлыктагы пешүләр табылган, хәлләре үзгәрешсез. Янгын чыккан урынның мәйданы 50 кв.м тәшкил итә. Халыкка һәм әйләнә-тирәлеккә зыян салынмаган.
-
3 ноябрь 2016 - 06:55Юлларда игътибарлырак булыгызБүген иртән шәһәребезнең Әйләнеч шоссе урамында ике автомобиль бәрелеште.