8 декабрь 2016 яңалыклары
-
8 декабрь 2016 - 12:29Якташыбыз – Ватан героеКичә Казанда Ватан герое көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Татарстан башкаласында РФ Геройлары, һәлак булучыларның гаилә әгъзалары һәм Идел буе федераль округына кергән регионнардан Геройлар җыелды.
-
8 декабрь 2016 - 12:27Узып баручы елга йомгакАвыл хуҗалыгында җиңел чорның булганы юк - ел әйләнәсендә теләсә нинди һава шартларында эш һәм мәшәкать җитәрлек. Фермаларда 2016 елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлыйлар? Бу һәм башка сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкләүче Александр Косов җавап бирә.
-
8 декабрь 2016 - 12:23Хәзер МРТ үзебездәШәһәрдә "БарсМед"диагностика үзәкләре челтәренең яңа филиалы ачылды. Ул үзәк район хастаханәсе базасында урнашты.
-
8 декабрь 2016 - 12:20Даруларны ничек кире тапшырыргаДаруханәдән алынган даруларны кире бирү кыен,әмма мөмкин эш. Кулланучы шуны белергә тиеш: аптекада сатылган дәвалау чараларының ачык күренеп торган яисә яшерен теләсә нинди җитешсезлеге препаратны берсүзсез алыштыруларына яки аның өчен түләнгән акчаны кайтарып бирүләренә нигез булып тора. "Кулланучыларның хокукларын саклау турында" Закон һәм өлешчә 18 маддә ("Товарда кимчелек табылган очракта...
-
8 декабрь 2016 - 06:42Мәрхәмәтлелек эшләргә ашык!Мәрхәмәтлелек ярминкәләрен бездә даими оештыралар. Инвалидлар декадасы да мөмкинлекләре чикләнгән балалар тарафыннан ясалган эшләнмәләрне сату-күргәзмәдән башланып китте. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Людмила Рыбакова сүзләренә караганда, "Мәрхәмәтле эшләр марафоны" киләсе адым булачак. Марафон бүген шәһәр мәдәният йортында уза һәм ЕСН телеканалыннан туры эфирда 9-14 сәгатьләрдә күрсәтелеп барылачак.
-
8 декабрь 2016 - 05:00Исеме халык телендәТеатр элгечтән башлана, диләр. Ә Таҗи Гыйззәт өчен зур сәхнә Алабугадан башлана. Шәһәрдәшләребезнең күбесенә бездә аның истәлегенә багышланган урам барлыгы билгеле, әмма Таҗи Гыйззәтнең нәкъ менә монда режиссер, артист һәм драматург буларак танылганын күпләр белми.
-
8 декабрь 2016 - 04:57Бер гасыр хезмәт иткән кабаӘлеге каба 1901 нче елдан башлап Мамадыш районы (элек Тәкәнеш районы) Алгай авылында яшәгән Хөббениса кулында була.