Илгиз Гыйльмуллин: “Тәҗрибәне миңа еллар алып килде”
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң сабыр кеше икәнсез!
Әлеге сүзләр сабыр, ярдәмчел, игътибарлы укытучы турында. Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иябез. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.