21 август 2017 яңалыклары
-
Яхшылык җирдә ятмый
16 августта Алабугада "Мәрхәмәтлелек эстафетасы" башланды. Аның барышында үткәрелә торган чаралар кечкенә Захар Афсарига ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
-
УЯУ БУЛУ МӨҺИМ
Шартлаулар һәм шартлаткыч матдәләр кую урыннары билгеле булганда, кичекмәстән Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк.
-
Бергәләшеп бердәмләшү
1 сентябрьдән Алабугада "Милли мәгариф үзәге" эшли башлый. Ул үзенә 1нче гимназияне һәм "Миләшкәй" балалар бакчасын берләштерәчәк.
-
Кадастр исәбен “туктату”лар кимеде
Татарстан Рорсреестры үткәргән мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, дәүләт теркәүчеләре тарафыннан кадастр исәбенә алуны туктатып тору турында кабул ителгән карарларның күпчелегенә кадастр инженерларының межалау планын, техник планны һәм тикшерү актын әзерләүдә җибәргән хаталары сәбәпче.
-
Казанда бүләк алдылар
"Сосновка", "Танайка-2" һәм "Колосовка" микрорайоннары -4нче территориаль җәмәгать үзидарәсе карамагында. Быел бу оешма "Республиканың иң яхшы ТОСы" конкурсы призеры булды.
-
Өстәмә түләү булырга мөмкинме?
"Сатып алган әйбер өчен банк картасы белән түләгәндә, кайбер кибетләр, товар бәясеннән чыгып, акчалата өстәмә процент куя. Нигезлеме шул?" - кулланучы шундый сорау белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать иткән. Бу мөһим мәсьәлә, чөнки картадан файдаланып түләүчеләр саны ара бара.