20 ноябрь 2019 яңалыклары
-
20 ноябрь 2019 - 14:24“Театраль Идел буе" фестивале финалындагы спектакльләр өчен тавыш бирү мөмкинИң яхшы спектакль өчен бер тәүлек эчендә 8(800)350-35-43 түләүсез номер буенча тавыш бирергә мөмкин.
-
20 ноябрь 2019 - 13:51Сыер күпме сөт бирә?Алабуга районына әлегә мөгезле эре терлек башы һәм сөт җитештерү буенча алга таба үсеш таләп ителсә дә, сүзебез кыска вакыт эчендә сөт саву буенча лидерлыкка ирешә алган каһарман турында. Бу эштә аңа тәҗрибәсе җитмәү дә, үз җирлеге булмау да комачауламаган.
-
20 ноябрь 2019 - 13:45Льготалылар электрон юл йөрү билетларына күчәчәк1 гыйнвардан социаль юл йөрү билетларыннан электрон билетларга күчү көтелә.
-
20 ноябрь 2019 - 13:42Гомер сукмагыннан 50 ел бергә2019 елның 8 ноябре Илмәт авыл китапханәсендә Зиннур һәм Рәмзия Сәгыйровларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел туу уңаеннан уздырылган чарасы белән истә калыр мөгаен. Бәйрәм барышында юбилярлар үзләренең яшьлек хатирәләрен искә төшереп, тормыш юлы турында сөйләп киттеләр.
-
20 ноябрь 2019 - 13:36Синең алда тез чүгәбез...Шушы көннәрдә генә Алабуга районы Иске Күклек авылында бәрәңгегә һәйкәл ачылды.
-
20 ноябрь 2019 - 13:35Спас ярминкәсе гран-при яуладыСамарада “Russian Event Awards – 2019” вакыйгалар туризмы өлкәсендә VIII Милли премия конкурсына йомгак ясалды.