Татарстанда ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак
Гаилә кодексына һәм “Мәгариф турында”гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.