17 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Алабугада 2020 елның беренче пары
11 гыйнварда Алабуга муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә быел беренче никах теркәү тантанасы узды.
-
Алабугада спортчыларны йөртү өчен яңа автобуслар сатып алыначак
Спорт корылмалары дирекциясе автопаркы тулыландырылачак.
-
Алабуга Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын карау мәйданчыгы булды
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Шәһәребездә Алабуга музей-ядкарьлеге базасында мультимедиа презентацияле махсус мәйданчык оештырылган иде. Очрашуда Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев, Гомумроссия халык фронты активистлары, Алабуга һәм якын-тирә шәһәрләрдә яшәүчеләр катнашты.
-
Алабугада рейд барышында тәртип бозулар белән 11 автобус ачыкланган
15 гыйнварда Алабугада "Тоннель" рейды узды.
-
Алабуга укучыларына коткаручылар һөнәрен үзләштерергә тәкъдим итәләр
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы югары уку йортларына мәктәп, техникум һәм колледжларның 11нче сыйныфларын тәмамлаучыларны җыя.
-
Үткән атнада Заманча этносәнгать музеенда яңа күргәзмә ачылды
10 гыйнварда Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең Заманча этносәнгать музеенда Салават Негматовның “Кояшлы җил” дип аталган графика һәм рәсем сәнгате эшләреннән торган шәхси күргәзмәсе ачылды. Монда рәссамның 57 эше тәкъдим ителде.
-
Татарстанда “Экология” проекты буенча урманнарны саклауга 200 миллион сум акча юнәлтеләчәк
2020 елда Татарстанда урманнарны саклау буенча масштаблы эшләр башкару планлаштырыла.
-
Алабугада татар көрәше бәйгесе уздырылды
Татар көрәше ул милләтебезнең яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарларда борын-борыннан көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше – буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь. Ул бүген халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерү өчен дә хезмәт итә.
-
Рөстәм Нуриев Алабуганың иҗат командасын бүләкләде
“Эшлекле сишәмбе”дә Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев “Алабуга” җыр һәм бию ансамблен бүләкләде.