14 февраль 2020 яңалыклары
-
Алабугада "Демография" милли проекты кысаларында яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк
Быел Алабугада Максим Горький урамында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше башланачак.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гашыйклар көне белән котлады
ТР Президенты социаль челтәрләрдә Гашыйклар көненә багышланган фото урнаштырды.
-
Алабуга үзәк район китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган батырлык сәгате узды
12 февральдә Алабуга үзәк район китапханәсенең татар һәм туган як әдәбияты бүлеге Муса Җәлил туган көнгә багышланган “Кабатланмас батырлык үрнәге” дип исемләнгән батырлык сәгате уздырды. Чара Муса Җәлилнең тууына 114 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында үтте.
-
Алабуга пенсионерлары шахмат һәм шашка буенча республика ярышлары финалына чыкты
Алабугада Татарстан пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча X Республика темпо-турнирының зона ярышлары узды.