21 март 2012 яңалыклары
-
Хөрмәтле алабугалылар, шәһәребез кунаклары!
Сезне 22 мартта 17 сәгатьтә шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында үткәреләчәк милли бәйрәмебез "НӘҮРҮЗ" гә чакырабыз
-
Прокуратурага рәхим итегез
РФнең Генераль Прокуратурасы республика һәм Казан шәһәре гражданнарын кабул итә башлады.
-
“Лира” юбилеен билгели
22 мартта шәһәр мәдәният сараеның кече залында "Лира" әдәби-музыкаль берләшмәсенең юбилей кичәсе була. Башлана 17 сәгатьтә Керү ирекле.
-
Чиксез спорт
Алабугада инвалидлар арасында Татарстанның ике чемпионаты узды.
-
Мин татарча сөйләшәм
Безнең 5 нче мәктәптә "Мин татарча сөйләшәм" акциясен уздыру традициягә әйләнде. Бу акциядә барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Укучыларның яшь үзенчәлеге исәпкә алынып, һәр сыйныф өчен аерым чаралар үткәрелде.
-
Яз килә ташкыннары белән
Россия гидрометеорологик үзәк мәгълүматлары буенча март ахырында көннәр җылытуга таба барачак, ә апрельнең беренче декадасында кече елгаларның боздан ачылуы көтелә.
-
Башлык киңәшчеләренә – зуррак вәкаләтләр
Быелның февралендә Алабуга районы башлыгы каршында инициатив төркем булдырылган иде. Биш алабугалы ТКХ мәсьәләләре буенча район башлыгы киңәшчесе таныклыгы алды. Башлык киңәшчеләренең төп эш юнәлеше - халык мөрәҗәгатьләре.
-
Кыргый дуңгызларга ау
Браконьерлар алты кабан дуңгызын аткан.
-
В гепатитыннан ничек сакланырга
В гепатиты еш кына бавыр авырулары сәбәбе булып тора.
-
Бәхетле булыйм дисәң...
Иман ул курку-шомны куа һәм сагышны читкә этәрә. Ул тәүхид әһелләренең юанычы, гыйбадәт кылучыларның нигъмәте.
-
Ирләргә менә дигән...
Грушаны борын-борыннан халык медицинасында кулланганнар. Аның төп сыйфаты - организмны ныгыта. Ул сидек кудыру, дезинфекцияләү, температура төшерү, ютәлне киметү үзлегенә ия. Халык медицинасында аның агачтан өзелгәнен генә түгел, киптерелгәнен дә кулланырга була. Шулай ук согы, төнәтмәсе дә бик файдалы.