Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

«Алабуга нуры» газетасы редакциясенә яңа китаплар кайтты

Китаплар балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булыр.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Редакциябездә нәниләр өчен дә, зурлар өчен дә китаплар сатыла.

Шушы көннәрдә генә сатуга Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабы һәм «Күңелле әлифба» кайтты. «Күңелле әлифба» китабында балалар өчен кыска шигырьләр, уеннар, логик мәсьәләләр, язу күнегүләре урын алган. Әлеге китап 3-8 яшьлек балаларга тәкъдим ителә. Аның ярдәмендә бала китап битләрендә ясалган матур рәсемнәргә карап, әлифбаны тизрәк һәм теләп өйрәнер, ябыштыргычлар ярдәмендә мавыктыргыч биремнәр үтәр, махсус QR-кодлар аша үтеп, YouTube каналда «Күңелле әлифба» тапшыруының барлык чыгарылышларын карый алыр. Кыскасы, әлеге китап әти-әниләргә балалары белән татар әлифбасын кызыклы итеп өйрәнергә ярдәм итәр. Бәясе — 390 сум.

Икенче өр-яңа китап — «Тауда язылган язмыш». Һөнәре буенча табиб булган Илшат Билаловның бу әсәре авыл табиблары тормышына багышлана. Әсәрдә гомерен авыл халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган яшь табиб Гөлшат Равилевнаның, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, үз теләге белән авыл хастаханәсенә килеп эшли генә башлаган беренче елында башыннан кичкән гыйбрәтле хәлләр һәм эчкерсез мәхәббәт тарихлары тасвирлана. Китапның бәясе нибары 100 сум.

Моннан кала Марат Кәбировның «Киллер», Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах», Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак», Кәрим Караның «Җиләкле алан», Зөлфәт Хәкимнең «Ятимгә дә яз килә», Физәлия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар», Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап» китаплары сатыла. Бәяләре 100әр сум. 150 сумга Зиннур Хөсниярнең «Зөләйха кыйссасы» китабын сатып алырга мөмкин. Тормыш чынбарлыклары белән сугарылган әсәрләр бер сулышта укыла. Китаплар кесә форматында, шуңа күрә аларны үзең белән йөртү уңайлы, кайда гына булсаң да, алып укырга менә дигән!

Шулай ук төсле ябыштыргычлар белән балалар өчен буягычлар (100 сум), «Йолдызлы сканворд» (70 сум) бар.

Үзегезгә ошаган китапларны Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча эш көннәрендә сәгать 8.00дән 12.00гә кадәр, 12.00дән 17.00гә кадәр килеп алырга мөмкин. Шулай ук кайбер китаплар 37нче кибеттәге һәм Үзәк базардагы (12нче микрорайон) газета киоскында да сатыла. Китаплар санаулы гына. Укырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз! Сезне көтеп калабыз! 

Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев