Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

«Алабуга нуры» редакциясендә Фирдәвес Хуҗинның яңа китабы сатыла

«Суслонгер» дип аталган повесте «Казан утлары» китапханәсенең унынчы китабы булып басылып чыкты.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин — уннан артык китап авторы. Әле генә аның «Суслонгер» дип аталган повесте «Казан утлары» китапханәсенең унынчы китабы булып басылып чыкты.

Суслонгер хәрби өйрәнүләр лагере Бөек Ватан сугышы башлангач, Мари Эл урманнарында ачылган булган. Анда эләгеп, коточкыч сынаулар аша узган авылдашлары истәлекләренә нигезләнеп язылган бу әсәр, өлешләп, башта безнең «Алабуга нуры» газетасы битләрендә урнаштырылып килгән иде.

«Арыганнар иде. Отделение командиры биш минутлык ял белдерде. Бераз утырып хәл җыяр өчен, колач җитмәслек агач төбендә өелеп торган чыбык-чабык өемен сайладылар. Өстендәге карын каккалап төшергәч, тезелешеп утырырлык булды тагын.

— Йә, нишлибез инде, — ди командир. Аның югалып калуы йөзенә чыккан. Барысына да оят иде. Взводның башка сугышчылары, ротадагы бүтән взводлар алдында оят. Һәремгә: «Ватык компас биргәннәр, шуңа күрә куелган бурычны үти алмадык», — дип аңлатып йөреп булмый бит. Хәзер инде табарга тиешле ноктаны эзләүнең кирәге бармы икән? Бәлки, килгән юлдан лагерьга кире кайту дөресрәктер? Сержант шундый карар кабул иткән булып чыкты. Аның «кайтабыз!» дигән әмере яңгырады. Кашшаф иптәшләренең арган-талчыккан кыяфәтенә күз салды. Иреннәр ачулы кысылган. Мөгаен, лейтенант Ивановка ачулыдыр алар бу минутта. Тик торуны белмәс Борис, әллә эчке кичерешләр тәэсиренә бирелеп, куллары белән «шарт та шорт» китереп, чыбык сындыргалый. Ул кинәт пружинадай атылып, аягына торып басты.

— Нәрсә пу? — ди, әле генә җайлап утырган урынына карап. Аның кыяфәте сәер, еш-еш сулыш ала. Башкалар да, ни булганын белергә теләп, урыныннан купты. Чуваш егете тирәсенә җыелыштылар. — Ана, курасызмы? Ана! — ди ул, никтер һаман нәрсә турында сүз алып баруына ачыклык кертмичә.

Кашшаф Борисның бармагы төртеп күрсәткән тарафка күз салды...»

Күз алдына китерергә дә кыен күренешләр тасвирланган бу китапның эчтәлеге белән танышасыгыз килсә, аны безнең редакциядән килеп алырга мөмкин, бәясе — 100 сум. Кесәгә сыярлык бу җыентыкка «Штурман язмалары» повестеннән өзек тә кертелгән.

Эш сәгатьләребез: 8.00 — 17.00 (төшке аш 12.00 — 13.00)

Редакция адресы: Төзүчеләр урамы, 16а.

Телефон: 3-81-11, 8 927 429 99 67.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев