Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Алабуга районының татар авылларында олы тарих чагыла

Күптән түгел генә “Алабуга ягы татар авыллары” исемле китап дөнья күрде.

Аның авторы — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Алабуга нуры» газетасының алыштыргысыз хәбәрчесе Фирдәвес Хуҗин.
Авыллар тарихы — халкыбыз тарихының аерылгысыз бер мөһим өлеше ул. Автор әйтеп киткәнчә, тикмәгә генә халыкта «Җиде буын бабаңны бел!» дигән әйтем яшәмидер. Без ерак әби-бабаларыбызның да, татар милләтенең дә, шәһәр һәм авылларыбызның да тарихын белергә тиешбез, юк — бурычлыбыз! Үткән тарихы белән кызыксынмаган кешенең — киләчәге юк!" — диләр бит.
Яңа гына табадан төшкән бу китап та Алабуга районының татар авыллары —Иске Юраш, Илмәт, Ядегәр, Көек һәм башкалар тарихына багышлана. Автор тарихи чыганакларга, шәҗәрәләргә, истәлекләргә, кулъязмаларга таянган, авылларның өлкән яшьтәге кешеләре белән сөйләшкән, матбугат басмаларын барлаган, байтак фотолар туплаган.
Үз районының авыллары өчен шулай җан атучы, күз нурларын түгеп, күпме көч, вакыт сарыф итүче фидакарь шәхесләрнең булуы өмет бирә. Мондый кешеләр булганда авыллар яшәр һәм үткән белән киләчәк арасындагы күпер нык булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев