Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Алабуга китапханәсендә “Тажи Гыйззәт елы”н ачу тантанасы узды

Бүген Үзәк китапханәнең уку залында “Таҗи Гыйззәт елы”н ачу тантанасы үтте.

“Гыйззәт кабызган чаткылар” дип исемләнгән чара ТАССРның 100 еллык һәм күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллык юбилее  кысаларында уздырылды. 2020 ел – Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия  Владимир кызы Нәҗипова игъланы белән “Таҗи Гыйззәт елы” дип игълан ителде.

Бәйрәмгә Казаннан мәртәбәле кунаклар да чакырулы иде: татар әдәбияты белгече, профессор, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының, Россиянең атказанган Мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимулла улы Галимуллин, Европа телләре һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, күренекле драматург оныгы Гүзәл Казбек кызы Гыйзәтова. Шулай ук кунаклар арасында Татарстан Язучылары берлеге әгъзалары Фирдәвес Хуҗин, Гөлзадә Әхтәмова һәм башкалар бар иде.

Әлеге чарага бай эчтәлекле китап күргәзмәләре оештырылды. Бәйрәм музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары шигырьләр укыды, Мәдәният каршында эшләүче “Ак каз” халык фольклор ансамбле солисты Римма Золотухина һәм “Көзге” татар халык театры режиссеры Нина Салимуллина матур җырларын бүләк итте, баянда Эмиль Хуҗиәхмәтов уйнады.

Чара барышында китапханәчеләр Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры белән таныштырдылар. Казаннан килгән кунаклар да драматургның иҗатына бәя бирделәр, истәлекләрен сөйләделәр. Оныгы Гүзәл Гыйззәтова бабасының китапларын бүләк итте.

Бу хакта тулырак "Алабуга нуры" газетасының киләсе санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев