Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Алай да була икән... (хикәя)

Гүзәл Әдһәм

Тәнзилә карт кыз булып утырып калды...

Югыйсә, берәүдән дә ким җире юк иде кебек: мәктәпне бер "өч«лесез бетереп, беренче елында ук институтка да барып керде. Аны тәмамлавына, Казанның шактый дәрәҗәле оешмасына эшкә дә урнашып куйды, бер бүлмәле генә булса да, фатир да юнәтте, эсбиркнижкәсендә машиналык акчасы да җыелып килә. Укып, права аласы гына калды. Менә шундый уңган-булган башың белән кияү дә табалмый йөр инде! Артискалар кебек үк чибәр булмаса да, буй-сыны да зифа булып, күз-кашлары да шактый килешле, югыйсә. Димләүчеләр дә бар барын. Тик төрле әтрәк-әләмгә кияүгә чыгарга сез аны кем дип беләсез!

Дус кызлары инде әллә кайчан, башлы-күзле булып, бала үстереп ята. Бер Тәнзилә генә — япа-ялгыз. Бер елны мәктәптә сыйныфташлар очрашуы уздырганнар иде. Тәнзилә шуннан, ник барганына үкенеп, үртәлеп кайтты. Нәрсә турында гына сөйләшә башласалар да, сүзләре гел бала-чагага килә дә төртелә, килә дә төртелә.

— Минем кызым тәпи йөри башлады инде...
— Ә минеке... минеке беренче сүзен әйтте...«Әннү», ди...
— И-и-ии... Минем кызым әллә кайчаннан савыт-сабаны үзе юа...
— Улым быел беренче класска бара...

Шуннан китәләр тезеп, китәләр тезеп. Дөньяда баладан башка берни дә юк диярсең.

Ә Тәнзиләгә нишләргә кушасыз? Утырды инде — авызына су кабып. Башка андый очрашуларга аяк та басмады.

Җитмәсә, көтмәгәндә-уйламаганда, авылдагы төп йортта торучы энесе дә өйләнеп җибәрде. Ял көннәрендә авылга кайтып, «үз ишек алдында», «үзенең бәрәңге бакчасында» хозурланып йөрүче Тәнзиләнең борыны салынды шунда. Ник дисәң, яшь килен — үзе дә авыл кызы — бөтен йорт-җиргә хуҗа булды да куйды.

— Тәнзилә, балам, син кайткач, бакча казырбыз, бәрәңге утыртырбыз...
— Казларны син кайткач суярбыз, дип торам, кызым...
— Челтәр пәрдәләрне юып элсәң иде... — дия торган әнисе дә килененә карап шым булган.

Әле җитмәсә:
— Рәхәтләнеп ял ит, кызым, Наиләбез бик җитез, бар эшне дә ялт итеп куя, — дип, шул киленне мактап торган була.

Моңарчы бакча казудан башка эшкә кысылмаган энесен әйтер идем: хатынының итәгенә чат ябышкан, чүп утарга да чыга, кыярга су да сибә, күршеләр көлмәсә, билләһи, сыерны да үзе савар иде.

Бер кайтып ял итте Тәнзилә авылда, ике кайтты... Әкренләп, авылга кайтып йөрүләрне дә киметә төште. «Шуны эшлибез», «моны эшлибез» дип, дүрт күз белән көтеп торучы булмагач, анда да аяк тартмый башлады. Казан театрларында ул карамаган спектакль калмады. Анда да заллар хатын-кыз белән шыплап тулган. Кая карама — гел хатын-кыз, яулыклы карчыклар да... Тәнзилә ише карт кызлар... Күзенә берәр күркәмрәк ир-ат чалынса, анысы янында — кукрайган хатыны генералдай басып тора: «Бу мал — минеке, кагылып кына кара! юкса күрмәгәнеңне күрсәтәм!» — дигәндәй, ялт-йолт каранган була, җитмәсә.

Әнә шулай кая барып бәрелергә белмәгән бер мәлдә, бергә эшләүче хатын үзенең бакчасын тәкдим итте аңа:

— Бакчага гомер буе әни генә йөрде. Хәзер ул — юк, суган-кишер — кибеттә дә буа буарлык. Юкка налог түләп ятканчы... Телисең икән — хуҗа бул! — дип, әйтте дә салды.

Ике уйлап тормады Тәнзилә. Тиешле акчасын тоттырды да, бетте-китте!
Бакча дигәне әллә ни ерак түгел — Бөреле стансасында булып чыкты. Электричкадан төшеп, ярты сәгатьләп теркелдәгәч, барып та җитәсең.
Бөтен күңелен шунда салды Тәнзилә. Шул биш сутый җир аңа җан рәхәтлеге бирде дисәм, бәлки ышанмассыз да. Әмма чыны — шул. Такта-токталардан әтмәлләп куйган кечкенә генә йортын да, карават, өстәл һәм шкафтан гайре нәрсә сыймаса да, ошатты Тәнзилә. Үзенеке бит! Үз бакчасы!Үз йорты!

Бакчалы булып алгач, язны тизрәк җиткерә алмый җәфаланып бетте. Тышта буран котыра, ә Тәнзиләнең тәрәз төбе эреле-ваклы тартмалар белән шыплап тулган. Кайсында помидор үсентесе борын төртә, монда — борыч, баклажан, тагын әллә ниләр. Чәчәк орлыгының ниндиен генә алмады ул!Монысы — астра, тегендә — сальвия, арырак — циния бугай... Ә менә бусы... Уф! Үзе дә буталып бетте инде...

Майның кояшлы матур бер көнендә, зу-у-ур тартмага кечерәкләрен урнаштырып, анысын тагын полиетилен капка салып, ничек кирәк алай, Бөрелегә таба юл алды ул. «Правага укуны ашыктырырга кирәк. Гел болай йөреп булмас».

Күтәренеп трамвайдан төшүгә, теге капның бер тоткасы «шарт» итте дә, өзелде дә куйды, тартмалар әздән генә җиргә капланмады.
— Зараза-а-а!

Бу — Тәнзиләнең иң яраткан сүгенү сүзе. Әйбәт түгеллеген дә белә, югыйсә, нишләтәсең аны — ачу килгәндә атыла да чыга бит авыздан.
Тегеләй итте, болай итеп карады, һич кенә дә җайлаштырып булмый тартмаларны: әле берсе, әле икенчесе авыша, ничә айлар тилмереп тәрбияләгән үсентеләре зыянлана күрмәсен дип борчылып, кызый тиргә батты.

Ул арада электричкасының да борыны күренде. Аңа өлгермәсә, «бетте баш!» Утыр аннан өч сәгать буе, платформа саклап!
— Каяле!

Кояшта янган зур гына ике кул эреле-ваклы тартмачыкларны җитез генә кочагына җыеп, Тәнзиләгә бер генә сүз әйтте:

— Киттек!

«И-и-иии... Рәхмәт яугыры!»

Калган тартмаларны үзе эләктереп, Тәнзилә аңа иярде.

Алар вагонга килеп керүгә, ишекләр шаплап ябылды. Кызый шунда гына "Киттек!«кә күтәрелеп карады.Утызлардан узган бер ир-ат икән. Күзләре очрашкач, теге «Киттек!» утыз ике тешен ялтыратып елмайды:
— Кая барыш?

Тәнзиләнең транспортта чит-ят ирләр белән сөйләшү гадәте юк иде.
— Бөрелегә кадәр...

Сүзләре әллә ничек шуып кына чыкты.
— Чәчәкләр яратасың икән, — диде егет, үсентеләргә ишарәләп.
Тартмаларны урнаштыргач, кара-каршы утырыштылар. Тәнзилә, үзенең сөйләшергә теләмәвен сиздереп, күзләрен тәрәзәгә төбәде.
Әмма сөйләшергә туры килде...

Бер тукталыш үттеләрме-юкмы, вагонга контролерлар килеп керде. Бакчага йөрисе булгач, айлык билет алу хәстәрен күргән иде Тәнзилә, билетын күрсәтеп, тәрәзәгә генә борылган иде, юлдашының сүзеннән дертләп куйды.

— Минем билет анда... хатында... — диде егет, кызга ымлап.
Тәнзилә телсез калды. Контролерның өлкәнрәге үзенә борылгач кына, иреннәрен көчкә кыймылдатты.
— Нәрсә-ә-ә-?

Егет, бер дә исе китмичә:
— Билетны әйтәм... синдә ич... — дип кабатлады.

Билет тикшерүче Тәнзиләгә төбәлде.
— Ирегезнең билетын... Рәхим итеп!
— Нинди ир? Бумы? Мин аны — «знать не знаю!»

Егет тагын утыз ике тешен балкытты:
— Менә күрдегезме? Минем хатын шундый инде ул. Бераз гына үпкәләшсәк, «знать не знаю!» — ди башлый.

Тәнзилә, күзләрен шарландырып, аңа акайды:
— Между прочем, мин сезне бүген беренче мәртәбә күрәм!

Егет рәхәтләнеп шаркылдады:
— Беренче мәртәбә диме?

Контролер Тәнзиләгә сынап карады:
— Сез нәрсә? Әллә ирегезгә билет алмадыгызмы?

Тәнзилә әздән генә елап җибәрмәде:
— Ирем түгел ул минем! Ирем түгел!
— Ирегезме, түгелме, анда минем эшем юк! Билетын күрсәтегез дә — вәссәләм!

Тәнзилә бераз һушын җыйды:
— Мин үз билетымны күрсәттем. Аныкын — аның үзеннән сорагыз!

Егет авыр сулап куйды:
— Бик күрсәтер идем дә... Әллә миңа җиңел дип беләсезме? Получканы тиененә кадәр сыдырып ала да...

— Оятсы-ы-ыз...- диде кыз еламсырап.

Шулчак янәшә утыргычтагы бер карчык телгә килде:
— Менә шул-шул... Елап ышандыра алар... Минем килен дә шулай! Балакаемның кесәсендә тәмәкелек тә акча калдырмый, кырып-себереп алып бетерә... Ә үзе: «Моны эшлә!», «Тегене эшлә!» дип өйрәтеп утырырга ярата-а-а-а...

Тәнзиләгә сөзеп карады да ачуланып өстәп куйды:
— Әйберләреңне күтәрткәндә бик тату идең бит әле син дә! Нәрсә, хәзер «ызнат низнай» дип утырган буласың!

Тәнзилә монысына ук түзә алмады, елап ук җибәрде:
— Белмим мин аны! Ирем түгел дим бит!

Шау-шуга бер «эшләпәле» дә килеп кушылды:
— Без яшь чакта тормышны ЗАГСтан башлый торган идек. Ә хәзер нәрсә? «Граҗданский брак» дигән булалар да... Бүген — бергә, ә иртәгә — «знать не знаю!»

— Ник торасың шуның белән? Дөньяда кызлар беткәнме! — дип чәрелдәде теге карчык.

Егет, утыз ике тешен балкытып, тагын елмайды.
— Яраткач, нишлим соң! Бер күрүдә гашыйк булдым бит!
...Вагондагы вакыйга Тәнзиләнең штраф түләве белән тәмамланды.
Ул арада электричка Бөрелегә дә килеп җиткән иде. Егет җитез генә урыныннан сикереп торды, эреле-ваклы тартмаларны кочагына төяп чыгарга ашыкты.

— Әйдә!
Аптыраган-каушаган Тәнзилә аңа иярде.

Вагондагы халык, кайсы елмаеп, кайсы шелтәләп, аларны озатты.

— «Гражданский брак» — брак ул, сеңелем, ЗАГСка барырга кирәк! — дип кычкырып калды «Эшләпәле» алар артыннан.

... Ике-өч ай да үтмәде, ап-ак күлмәкле Тәнзилә, утыз ике тешен балкыткан кияү егетен култыклап, язылышып та кайтты.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев