Алмалы көянтә (хикәя, 2нче кисәк)
Гүзәл Әдһәмнең тагын бер хикәясен тәкъдим итәбез.
...Инеш сукмагында очраштылар алар. Тик Сания генә сөю тулы йөрәкне яралап үтте:
— Солдат шулпасы үстерә, диләр. Зу-у-у-ур булып үсеп кайт, яме, энекәш! — дип чыркылдады.
Бу көнне чишмә бурасына яңа сүзләр өстәлде, пыяла китеге белән «Сания — 1995» дип сырлады егет. Ә үзе ишетелер-ишетелмәс кенә җыр сузды:
Сания апа суга бара-а-а,
Көянтәсе алмалы-ы-ы.
Алмалы көянтәсенә-ә-ә
Кунмаган кош калмады-ы...
Ә көянтәсе чынлап та алмалы Саниянең. Әтисе Хәбир ясаган кадерле көянтә...
...Авылга бүген солдат кайткан! Иптәшләре клуб буена җыелганнар иде дә, завклуб Саҗидә апа авызларын тиз каплады:
— Ачмыйм клубны! Шундый матур көндә, ничу тузан туздырып ятарга! Әнә, чишмә буена төшегез.
Дөрес сүзгә җавап юк. Йөгерделәр генә! Магнитофон уйнап тора, яңа баш төрткән яшел чирәмдә тыпырдауга ни җитә! Түгәрәк уртасында гел солдат егет булды. Бүген — аның көне, аның бәйрәме. Кызлар шаккатып тел шартлата:
— Армия үстергән сине, малай! Буй да җитми бит үзеңә, — дип көлешәләр.
Фәритнең дә авыз колакта. Кыяфәт шәп егетнең: ул түштәге значоклар, ялтыравык погоннар дисеңме! Тик менә Сания генә... Һаман күренми... Әллә яшьләрнең чишмә буенда җыелганын белми микән? Белмәс — бар! Мондагы музыка тавышы чукрак Самат бабай да ишетерлек, ләбаса.
Тәки килде бит кызый. Алмалы көянтәсен асып, чишмәгә суга төште. Фәритне дә бәхет басты, гомерендә беренче тапкыр Санияне биюгә чакырды. Тагын шулай мең, миллион тапкыр да биер иде ул, тик ниндидер озын чәчле бер егет бәйләнде генә бит кызга. Музыка башлануга — ялт! — килә дә баса кыз каршына, килә дә баса, бер алдына, бер артына төшә. Ә Сания шуны гына көтеп тора диярсең, кош тоткандай, егеткә карап мөкиббән киткән.
...Таралыша башлагач, Сания көянтәсен тапмады. Эзләмәгән бер генә куак төбе дә калмады кебек, тик алмалы көянтәдән җилләр искән иде. Мөлдерәмә чиләкләрнең берсен — Сания, икенчесен теге егет тотып сукмактан күтәрелгәндә, Фәрит нәүмиз генә артларыннан карап калды.
Икенче көнне чыбыксыз телефон авылга яңа хәбәр җиткерде: «Сания шәһәр егетенә ияреп калага ук китеп барган!»
***
Авылга бүген килен төшә. Киленнең дә ниндие әле — Казан кызы!Туй буласы йорт әллә каян күренеп тора. Бизәгәннәр, матурлаганнар үзен, буяулары әле уңарга да өлгермәгән, кояшта ялт та йолт килеп утыра.
Авылда шул инде: килен төшәсе йорт яны мыжлап тора. Анда кем генә юк — бөтен авыл шунда җыелган диярсең.
— Карале, бөтен кеше Казан ресторанында туй үткәргәндә, болар ничек авылда туй итәргә булган соң?
— Фәрит шулай кушкан, ди. Илнары да акыллы малай икән, әтисенең сүзеннән чыкмаган:" Мин монда, төп йортта яшисе кеше, туйны авылда ясыйбыз", — ди икән.
— Ай-яй! Белмим шул. Шәһәр кызы авылда торыр микән?
— И-и-и-и-и, шәһәр кызы дип инде! Үзебезнең авылдан чыккан ла! Хәбир кызы Саниянең Алсуы ла ул! Җәй буе әби-бабай янында булды, чүбен дә утады, сыерын да сауды...
— Санияне әйтәм, теге нәмәрсәсеннән аерылгач, тәки кияүгә чыкмады...
— Соң, Фәритне күр син! Хатыны үлгәнгә — биш былтыр, мал тотып, сыер асрап дөнья көтте, балаларын укытты.
— Җүнле атадан җүнле малай үсә инде. Илнарны үзебезнең мәктәпкә билгеләгәннәр бит!
— Кит аннан! Әллә институтын бетергән дә?
— Бетерми ни! Бетермәсә, өйләнмәс иде. Алсу үзе җыр укытачак, ди. Теге бик зу-у-ур гармун бар бит... пиа... пиаминамы шунда...
— Рояль диген инде...
— Вәйт шул... Балаларны менә шунда уйнарга өйрәтә, ди...
— Кара-кара... Хәбир белән Зөлфирәне күрче! Егет белән кыз диярсең! Яшәреп киткәннәр...
— Беренче оныклары башлы-күзле була бит...
— Кайталар!Кайталар!
— Әнә, авылга керделәр!
Машиналар выжылдап килеп туктады... Илнар кәләшне күтәреп кенә мамык мендәргә бастырды. Алсу бер дә каушамады: мендәрдән җиргә атлады да ак мендәрне, тузаннарын кагыштырып, Фәриткә сузды.
— Менә маладис! Булдырдың, — дип пышылдашты хатын кыз...
Үкчәле түфли кигән, чәчләрен кабартып ясаган чибәр хатынны күпләр башта танымый торды.
— Бә-ә-әй! Сания түгелме соң! Сөбханалла!
Хатын-кыз көнләшеп чыш та пыш килде:
— Шәһәр кешесе картаймый да инде!
Сания вәкарь белән генә Фәриткә күз салды.
— О-о-о! Сания апа! Рәхим ит, рәхим ит! Менә кода-кодагый да булдык!
Сания моны ошатып бетермәде:
— Син бигрәк инде, Фәрит! Мин нишләп сиңа апа булыйм, ди! Икебез бер класста укыдык ла!
— Әйе, классташлар да бит әле без!
Фәрит, елмаеп, кодагыеның кулын кысты...
...Шау-шу, ыгы-зыгы тынып торган бер мәлдә Казан кунакларының берсе гөлдердәгән калын тавыш белән әйтеп куймасынмы!?
— А вот невестага су юлын күрсәтү дигән обычай булачакмы биредә?
Барысы да бер мәлгә тынып калды.
Авылда бу йола онытылып килә иде...
Әйе, онытылган шул... Каршы ярда, чишмәгә терәп диярлек, асфальт салдылар да, инешкә төшә торган сукмакны яшел үлән басып китте. Чишмә суын да хәзер, пластик савытларга тутырып, машина белән генә ташыйлар шул.
Бар иде, бар иде бит андый йола! Алмалы көянтәсенә мөлдерәмә чиләкләрен элеп, чишмә тавыннан каушый-каушый күтәрелгән иде Зөлфирә. Йөрәктәге сөюен кебек, суының тамчысын да читкә тамызмаган иде ул. Әле кичә генә кебек! Күпме гомерләр узган...
Зөлфирә сөю тулы күзләрен Хәбиренә төбәде.
— Чынлап та, нинди матур йола бар иде бит! Әйдәгез, яңартыйк без ул йоланы!
Һәркемнең күңеле күтәрелеп, йөзләре ачылып китте. Яшь килен дә ни арада күлмәген алыштырып, аягына чүәкләр киеп чыккан.
— Мин — әзер!
Аңа һәркем сокланып һәм сөеп карады.
...Чиләкләре бик тиз табылды.
— Ә теге ... ничек әле... кәкрүшкә ... коромысло кайда соң?
Казан кунагының гөлдердәвек тавышыннан башта рәхәтләнеп көлештеләр.
Көлүен көлделәр анысы, тик менә ... көянтә генә юк иде шул. Йорт саен агып торган кран суы көянтәне дә оныттырган, ләбаса.
Әллә нинди уңайсыз, читен бер тынлык урнашты...
— Менә — көянтә дә табылды!
Барысы дәррәү тавыш ягына борылды. Сарайдан чыгып килгән Фәрит алмалы көянтәне яшь киленнең иңнәренә салды.
— Бу бит минем көянтә! Минем алмалы көянтәм!
Сания тутырып Фәриткә карады. Күзләр очрашты... Ирнең яшерен моң сарган серле карашы керфекләрендә эленеп калды.
...Кызлар яшь киленгә су юлын күрсәтә, янәшәдә гаярь егетләр гармун уйнап җыр суза.
Сания апа, чиләгеңнә-ә-ә-н
Суларың түгелмәсе-е-е-н.
Башкалар сүзенә кара-а-а-п
Күңелең сүрелмәсе-е-е-н.
Ә урамда җәй, егерме беренче гасырның чәчәкле җәе патшалык итә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев