Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Ана күңеле балада (хикәя)

— Баладан баш тартыгыз!

— Баладан баш тартыгыз!

Искерәк кенә җиһазлар белән тутырылган кечкенә караңгы бүлмәнең өстәле артында утыручы урта яшьләрдәге ханыма бу сүзләр өстенә салкын су койгандай тәэсир итте. Әйтерсең, кайдандыр бик биектән язмышларны хәл итеп торучы бер хөкемдар бар көченә бик авыр тимер ук атты: ул, шулкадәр тиз очып килеп, хатынның иелеп төшкән җилкәләренә кунды да аны тагын да көчсезрәк итте сыман тоелды. Ул, күзләрен күтәрәлмыйча, башын гына булса да калкытып куймакчы булды, әмма гаҗизлектән интеккән җанны йөрткән гәүдәсе баш миен тыңламады, бар авырлыгы белән аны идәнгә һәм шыксыз өстәлгә кадады.

Каршысында утырган чигәләре ап-ак ир-ат тынлыкны бозып авыр гына көрсенде дә авыр кулларын өстәл өстенә сузып салды. Йөзендә — әллә битарафлык, әллә озын юл узганнан соң гына була торган тирән арыганлык катып калганы абайланды. Бүлмәдәге әлеге өчәү бер-берсенең күзенә күтәрелеп карый алмыйча, һәрберсе бер бәла ятьмәсенә уралып, үзенчә чыгу юлын табалмыйча бимазалана, тибенә-тыпырчына сыман иде. Ниһаять, ире каршында утырган ханым көч-хәл белән өстәл астыннан аякларын суырып алды. «Кара инде, һәрберсенә берешәр пот таш такканнармыни?!» — дигән ярты мизгеллек уй аңында кабынып алды да шундук сүнде. Ханым ишеккә борылып, чыгугы таба бер адым ясарга омтылып куйды. Моны шундук абайлап алган бүлмә хуҗасы — чәчен килбәтле генә җыеп куйган чибәр ханым — соңгы сүзне әйтергә өлгерим дигәндәй:

— Елъярымда кулыгызда үләчәк бала, яшәр дигән өмет юк. Уйлагыз, кабат-кабат уйлагыз! — дип урыныннан ярым кузгалып, иңенә салган сары шәле белән ана каз сыман кагынып-кагынып алды. Ишек төбенә якынлашкан пар, бераз аның ягына борылып, ярар дигәндәй башларын селкеп куйды...

Кысан караңгы бүлмәдән соң сузылган ал төскә кат-кат буялган тар гына кодирор бетмәс-төкәнмәс булып тоелды. Ниһаять, ир белән хатын ишек төбендә кизү булып утыручы кечкенә генә йомры апакай янына килеп җитеп, һич туктамастан урамга чыгу ягын карады. Шыгырдавык авыр ишекне күтәреп ачуга, йөзенә килеп бәрелгән сентябрь җиленең җылысы ханымның башын әйләндереп җибәрде, чайкалып китеп, ул иренең кулына тотынып калды. Ире, аны йомшак кына култыклап алып, бөтен гәүдәсе белән үзенә сеңдереп кочаклады да, ярым күтәреп, бина территориясендә урнашкан утыргычка алып барды. Бер-берсенә әйтер сүзләре дә юк, һәммәсе дә бу бинаның теге соңгы бүлмәсендә я әйтелеп, я әйтелмичә һавада эленеп калган иде...

— Эшкә китәргә кирәк, Алия. Мин кузгалам, — дип, ире салкынча һавага зың- зың аерым сүзләр тезде. Ул хатынының салкын маңгаеннан үбеп алды да торып коймага таба атлады.

Алия газаплы гаҗизлек катып калган йөзе белән китеп баручы иренә таба борылып карады, әйткән сүзләрен җөмләгә тезеп, фикерен аңларга тырышты. Аңлагач, җирдәге кызгылт-сары яфракларга текәлеп утыра бирде.

«Ба-ла ку-лы-гыз-да ү-лә-чәк!» — дип селкенгәндәй итте иреннәре. Айныргамы, уяныргамы теләп, хатын күзләрен бер ачып, бер йомып, башын озак кына селкеп утырды. Яныннан әллә кемнәр — яшь туташлар, гүзәл ханымнар, өлкән апалар, бөкрәя төшкән әбиләр узгалады. Кем бар да, кем юк — барыбер, барыбер иде аңа...

«Бу бала беркайчан да тулы җәмгыять әгъзасы булмаячак!» — дигән камчы-сүзләр ачы хатирә булып баш миен сызып узды. Унтугыз ел элек беренче тапкыр ишеткән әлеге сүзләр бәгырьнең иң йомшак җиренә кадалып, шактый канлы яшь агызганнар иде. Ә аннан соң камчыны тартып алып, яңа чынбарлык белән яшәргә, аны Яшәү ягына авыштырырга теләп яндылар.

Әйе, унтугыз ел элек Казанның бер бала тудыру йортында Алия белән Аязның кызлары Зилә саңгырау булып дөньяга килде. Кызга өч ай була дигәндә, нидер сиземләнде Алия: ул уенчык тавышына да, әти-әнисенең эндәшүенә дә тулаем битараф иде. Шундук табибка чаптылар дияргә була. Табиб сүзләре яшь әти-әнинең шатлыклы борчулар белән тулы дөньясын акка һәм карага, яхшы һәм яманга, өмет һәм өметсезлеккә бүлде: кызлары тумыштан саңгырау, операция белән төзәтеп булмый, бу гомерлек... 

Ана бәгыре бу сүзләр белән бергә өзелеп төште. Аяз да ике-өч ай рәткә килә алмыйча, эндәшмәс йомыкый бер кешегә әйләнеп калды. Гаилә булып яшәсәләр дә, икесенә уртак бер хәсрәт булса да, үз кайгы чинаягын һәрберсе аерым-аерым чүмерде. Бу вакытлар бик авыр сөрем кебек хәтердә калса да, Алия шуны аңлады: аларның гаиләсендә балага тигән хәсрәтне бер түбә астында, ләкин үзеңчә күтәрә алу — иң зур терәк булуга тиң икән. Менә шулай да тарталар икән гаилә арбасын, шулай да җимерелүдән саклап калалар икән. Юатырга теләгән туган-тумача да, гаилә дуслары да булмады түгел, булды. Тик, кунакка килеп, ай-вай хәсрәтләнмәгез дип китү, һәм уйнап яткан җиреннән нәни саңгырау кызыңны күтәреп алып, кочып-кочып, күз яшьләренә чылатып бетергәнче елау — ул икесе ике дөнья чынбарлыгы шул... 

Ниһаять, Зиләгә алты ай тулып киткәч, ана белән атаның күңеле яңа чынбарлыкны кабул итте: Зилә — саңгырау, әмма Зилә — исән, ул үсә, көн саен әти-әнисен яңа шөгыльләре белән сөендерә. Алия белән Аязның дөнья йөген аның башына аударып салырга хаклары юк. Бу дөньяга кунак итеп Зиләне алар чакырды. Ничек бар шулай кабул итегез, тормышны тулы канлы итеп яшәргә ярдәм итегез дип әйтә иде Зиләнең зәңгәр күзләре. 

Бала табар алдыннан ялга киткәнче, Алия бер фирмада бухгалтер булып эшләсә, Зиләгә яшь ярым булганда, ул икенче бер һөнәр үзләштерергә булды: логопед-сурдопедагог. Баланы үз әнисеннән дә яхшырак кем белә, иң зур ярдәмне бары тик үзем генә күрсәтә алачакмын дип, Алия тырышып-тырмашып гыйлем туплый, Зиләгә булдыра алганча ярдәм итәргә, аны тулы канлы җәмгыять әгъзасы итеп тәрбияләргә кирәк. Әле бер, әле икенче чараны кулланып, атаклы галимнәрнең фикер-методикаларын өйрәнеп, Алия үз кызына да чиксез ярдәм итте, башка балаларны да белгеч буларак кабул итә башлады. 

Кызына алты яшь тулып киткәч, Алия тупырдап торган сау-сәламәт Риязны алып кайтты. Зилә шундый сизгер, олы йөрәкле апа булып чыкты ки, энесе аны һәрнәрсәдә кабатлый торган кечкенә койрык булып үсә башлады. Алия белән Аяз бу мәлдә үз гаиләләренә һәр иртән апа-эне мөнәсәбәтләренең матурлыгы хакында сөйләшеп җылына торган гадәт керттеләр...

Ә бер көнне күрше апа чәйгә кергәч: «Халык юкка гына ана күңеле балада, бала күңеле далада дип әйтми. Игелеген күрегез балаларыгызның, эшләгән изгелекләрегезнең кадерен белүчеләр булып үссеннәр,» — дип дога кыла. Алия бу сүзләрнең мәгънәсен атна буе уйлап йөри: бала күңеле далада булсын өчен, ана күңеле балада булырга тиеш ләбаса.

«Ничек ул алай, Алия?» — «Менә үзең уйлап кара: дала — олы тормыш, дөнья. Яшәү өчен туган яңа кешенең гаме дөньяда булырга тиеш: ул аралаша, белем ала, яңа танышлар таба, эшкә урнаша, зур уңышларга ирешә... Әмма, болар барсы да чынбарлык булып бөреләнсен һәм чәчәк атсын өчен, ана бала өчен маяк та, терәк тә, яклаучы да, саклаучы да булырга тиеш. Тормышны өйрәнүдән арып-талчыгып Бала Ана янына кайта, алга бару өчен көчне Ана янында туплый. Шулай түгелме, Алия?» — «Нәкъ шулай. Килешми мөмкин түгел»...

Бүген Зиләгә унтугыз яшь, ул дизайнер һөнәрен үзләштерү теләге белән яна торган студент. Әнисе аны китап укырга да, тавыш тембрын контрольдә тотып сөйләшергә дә өйрәтте. Ә Риязга унөч, ул каратэ һәм йөзүгә мөкиббән... Алия кесәсеннән телефонын алып, гаилә фотосын ачты, күзләренә килгән яшь аралаш: «Балаларым!» — дип экранны сыйпады. «Балаларның үсеп җиткәндәге бөтен барлыгы, аларның кемлеге — ана хезмәте,» — дип укыган иде ул бер китаптан. Хак сүзгә каршы сүз юк.

Менә бүгенге көнендә, кырыкны узып, ул өр-яңадан әни булырга җыена, тагын бер баланы бу тормышка җитәкләп алып керергә, иртәләрен иренә аның елмаюы, каш җыеруы, аяк тибеп ачулануы хакында сөйләргә тели. Шушы ният белән алар икесе бүген балалар йортына килде. 

Берничә ай алдан йөзләгән кәгазь-документ тутырып, әти-әниләр мәктәбен үтеп, электрон базадан бала сайлап, бүген, ниһаять, очрашуга-танышуга килделәр. Яшь тә дүрт айлык Карина фото буенча шулкадәр Зиләнең нәни чагына охшаган иде: уң колагының бераз тырпаебрак торуы, аскы ирененең өскесенә караганда күпергәнрәк булуы, салам-салам кыска юка саргылт чәчләр — бу бит Зиләнең чалымнарын үз иткән нәни керпекәй. Аяз да фотоны елмаеп өйрәнде. Шул ук көнне Зилә белән Риязны да «таныштырдылар». Дулкынланып бала белән күрешеп танышу көнен көтә башладылар. 

Һәм менә ул көн. Бүген. Төгәл вакытка килеп җитеп, башта директор Наилә Идрис кызы Әгъләметдинова янына уздылар. Ханымның йөзе кырыс, сүзләре аз иде. Өстәлендә өелеп яткан кәгазьләрне өйрәнгән булып утырганда, бераз кашын күтәреп: «Сез әзерме?» — дип сорады. Алия: «Әзер,» — дип талпынып куйды. Ә эченнән без инде күптән әзер, безнең гаиләгә кызыбыз шундый тансык, шундый үз, яраса, тизрәк өйгә алып кайтып китәр идек дип уйлап утырды. Наилә Идрисовна, авыр гәүдәсен урындыктан күтәрде дә, яшькелт итәген бераз рәтләп, беренче булып ишеккә атлады, аның артыннан булачак әти-әни балалары белән танышуга юл тотты.

Карина зур гына агач караватта ялгызы утыра иде. Алия йомшак кына басып якынрак килде. Чүгәләп, кызның күзләрен эзләде: алар яшел иде, яшьле иде, югалган иде. Карина Алиягә күз кырые белән генә карап алды да тик утыруын дәвам итте. Алия кызның кулын сыйпарга базмады, күңеле белән Каринаның эчкә кереп калган күлмәк якасын рәтләргә теләсә дә, артык адымнардан үзен тыеп кала алды. 

— Карина йөрми, аякларында гипотонус, үз яше өчен бик бәләкәй, начар ашый, ашказаны белән бик зур проблемалары бар, — дип тезеп китте ишек төбеннән генә директор ханым.

— Диагнозларны без беләбез, өйрәнеп килдек, — дип итәгатьле генә бүлдерде аны Аяз. Үзе хатыны янына килеп чүгәләде. Карина аралашырга теләмәвен белдереп башын бөтенләй читкә үк борды...

Кире кабинетка кергәч, директор бөтен диагнозларны бәйнә-бәйнә укып, бу баланы нәрсә көткәнне бик озак сөйләде. Алия белән Аяз, бу «язмышны» күз алдына китереп, урындыкларына кадалып утырдылар. Азактан нәтиҗә яңгырады: 

— Сез Каринаны алырга мәҗбүр түгел. Баланың хәле бик авыр. Адаптация һәм реабилитация үтә дә авыр булачак. Сезгә нейрохирургка мөрәҗәгать итәсе, озак еллар нейропсихологлар белән эшлисе булачак. Бу космик дәрәҗәдәге материаль чыгымнар дигән сүз. Ә иң аянычлысы: бала рәткә килмичә, сезнең кулыгызда үләргә мөмкин.

Ир белән хатынның уй кесәләренә шушы сүзләрне тутырып, Наилә Идрисовна уйларга кайтарып җибәрде, төгәл карарны ашыкмыйча ике атнадан соң гына бирерсез диде ул. 

...Ә без уйладык түгелме? Без бит аңлы гомеребез буе ятим бала алу теләге белән яшәдек. Соңыннан бер-беребезгә бу теләк белән яшәвебез хакында хәбәр иттек. Сөенештек. Бу вакытта Риязга өч яшь иде. Моңа чаклы Зилә дип кенә яшәп, ятим бала алу хакында ни сөйләшү, ни эч сереңне ачу юк иде. Ә менә кызны аякка бастырып, тупырдап торган Риязны балалар бакчасына җибәргәч, күңелдәге теләк орлыгы чәчәк атып омтылышка әверелә барды, еллар дәвамында ул үсте, ныгыды, инде менә бүген безне кызыбыз Каринаның караваты янына алып килеп утыртты. Тагын нинди ике атна кирәк безгә? Тагын нинди уйлар кереп-чыгарга тиеш әти-әни башыннан, күңеленнән? Ана хезмәте могҗиза булдыра алмыймы? Ата назы балалары өчен айсбергларны җимермиме? Гаилә учагы тирәсендә Каринага урын юкмы? Әзер бит ул, күптән хәстәрләнгән бит ул бу озын юлга чыгарга. Кирәк икән, логопед, сурдопедагог, эрготерапевт, дефектолог булу янына Алия нейропсихологка да укый ала. Белгечләр ни кушса, шуны үтәргә, һәр диагнозны төптән өйрәнеп, адым-адым Яшәүгә таба кызын җитәкләп барырга алар әзер. Хәзер бит алар Зиләне алып кайткандагы кебек икәү генә түгел, ә гаиләдә дүртәү, җилкәдә тормыш тәҗрибәсе, яраларның җөйләре, яңа мөмкинлекләр, финанс тотрыклылык...

Алия ярымйомык күзләрен шалт итеп ачып җибәрде, күз төпләрен бармаклары белән сөрткәләп, яшел утыргычтан сикереп торды. Ашыга-ашыга аклы-зәңгәрле ятимнәр йорты бинасына таба атлады, калтыранган бармаклары белән «Ирем» төймәсенә басып, телефоннан иренең тавышы ишетелүне көтә иде...

Гөлназ НУРИЕВА
Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев