Алабуга нуры

“Ай күрдем аман белән...”

2019 елның 11 гыйнварында (җомга көнне) мәңгелеккә арабыздан киткән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган төзүчесе Габбас Мөхәммәтшаһның ноябрь анда шундый исемдәге китабы басылып чыкты.

Гомеренең ярты гасырдан артык вакытын колачлаган мизгелләрне ак кәгазь битләренә бары тик “үзе өчен генә” туган ягы, милләт, тарих турында уйланулары; күңел чайпалышларын шигъри форма рәвешендә төшерә барган (татар һәм рус телләрендә), классик рәссамнар кимәлендә табигать күренешләрен иҗат иткән Габбас Нурулла улының, белгечләр әйтүенчә, күпъеллык тупланмалары чынлыкта энциклопедик хезмәткә тиң. Олуг зат үзе исән чагында бу иҗат җимешләрен билгеле бер калыпка салып 8 аерым томнан торган китап макетлары рәвешендә дә эшләп куйган, тик аларны басмаханәдә күптиражлы итеп бастырып чыгарырга гына өлгермәгән.

Габбас Мөхәммәтшинның вафатыннан соң, аның якын фикердәше һәм дусты, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин, күренекле шәхеснең архивларын барлап, Татнефть берләшмәсенең “Рухият” фонды ярдәмендә 680 биттән торган “Ай күрдем аман белән һәм Песнь жаворонка” дип исемләнгән татар һәм рус телләрендәге сайланма әсәрләрен бастырып чыгаруга иреште. Ә инде 4 декабрь кичендә Казандагы ТР Язучылар берлеге бинасының затлы Тукай клубында китапны тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Кичәнең сценариен Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисткасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Резедә Сәләхова язган.

Әлеге кичәне Резедә ханым үзе һәм Идел Кыямов алып барды. Башлап җибәрү өчен сүзне Татарстан Язучылар берлеге Рәисе Данил Салиховка бирделәр. Ул үз чыгышында Габбас ага Мөхәммәтшинның республика халкы, барлык төрки-татар дөньясы өчен үрнәк булуын ассызыклап, аның кылган изгелекләре онытылмавын, бу эштә Фирдәвес Хуҗинның аеруча тырышлык куюын әйтеп китте. Еллык планда Габбас Мөхәммәтшинның сайланма әсәрләрен бастырып чыгару каралмаган булса да, Фирдәвес Хуҗинның Әлмәт нефтьчеләре булышлыгы белән 10 ай эчендә мәҗмуганы укучылар хозурына ирештерүен зур тәвәккәллек дип бәяләде. Данил Хәбибрахман улы Г. Мөхәммәтшинның хәләл җефете Светлана ханымга хөрмәт йөзеннән чәчәк бәйләме бүләк итте. Аннары сүз идея авторы Ф. Хуҗинга бирелде. Язучы залдагыларга үзенең Габбас ага рухына багышлап язылган “Мәңгелек һәйкәл” балладасын (баллада “Алабуга нуры” газетасының 23.01.19 ел һәм “Мәдәни җомга”ның 23.08.19 ел саннарында басылып чыкты. – Авт. иск.) укып ирештерде. Күренекле җәмәгать эшлеклеләре, академиклар, профессорлар һәм фән докторлары, язучылар, Габбас һәм Светлана Мөхәммәтшиннарның гаилә дуслары, әдәбият-сәнгатькә гашыйклар җыелган кичә 2 сәгать дәвам итсә дә, бер мизгел кебек үтеп китте. Чөнки Габбас аганың якын дусты, Татарстан Дәүләт шурасы һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты булып эшләгән Фәндәс Сафиуллинның чыгышы (аерым алганда Фәндәс ага дустының беркайчан властька омтылмавын, югыйсә, гади депутат кына түгел, ә эрудиция буенча премьер-министр һәм хәтта республика президенты булып эшләрлеген; Татарстан дәүләт флагы проектын Дәүсоветның 1992 елда нәкъ менә аның эскизы нигезендә кабул итүен һәм башкаларны әйтеп китте), профессорлар Хатыйп Миңнегулов һәм Тәлгат Галимуллиннарның тәкъдир ителгән китапка һәм аның авторына карата әйтелгән бик күп җылы сүзләре, 40 еллап Казан мәктәпләрендә балалар укыткан, БТИҮнең “Мәгариф” комитеты әгъзасы, Мөхәммәтшиннарның гаилә дусты Гөлфәния Җәләлова (ире – биология фәннәре докторы Абуллаҗан Җәләлов белән) истәлекләре, татар милләте өчен җан атып йөрүче Кәшиф Гатинның ялкынлы чыгышы һәм башкалар артист Рәшит Вәлиуллинның автор шигырьләрен сәнгатьле укуы, җырчылар Газинур Фарукшин, Сөмбел Кыямоваларның моңлы һәм дәртле җыр башкарулары белән үрелеп барды.

Светлана Мөхәммәтшина кичәгә җыелучыларга һәм оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен ирештереп: “Татарстанга, татар халкына шундый ул үстерүенә Аллаһның рәхмәтләре булсын”, – диде татарчалап (милләте буенча рус булса да, ирен һәм татар халкын гомере буена хөрмәт иткән Светлана Александр кызы), күзләре яшьләнеп. Кичә, яше туксаннан арткан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, академик һәм сугыш ветераны, “Хәтер” мәчете имам-хатибы Харис хәзрәт Салихҗановның вәгазе, Тукай шигырьләрен укуы һәм Габбас Мөхәммәтшин рухына дога кылуы белән тәмамланды. Аннары эчкерсез сөйләшүләр чәй табыны артында бер сәгатьлек әңгәмә белән дәвам итте.

Фәнил ХАДИЕВ, Рәшит ГАЙФЕТДИНОВ, Морт мәктәбе укытучылары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: