Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Балаларның якын дусты бар

Балалар китапханәсенең 3нче филиалында “Сабантуй” журналына 95 ел тулу уңаеннан әңгәмә-күзәтү узды. Әлеге чарада 1нче гимназиянең 2нче сыйныф укучылары катнашты. Журналының тарихы гаять бай.

1924 елның 10 октябрендә 1500 данә тираж белән чыга башлаган “Яшь ленинчы” газетасы (“Сабантуй” журналы) үзенең 95 еллыгын билгеләп үтте. – “Сабантуй” балалар журналына 95 ел тулу язучылар, шагыйрьләр, журналистлар өчен дә зур вакыйга. Аны Шәһит Шаммазов исемле кеше чыгара башлаган. Иң беренче саннар гарәп имласында чыккан, аннан латин графикасына күчкән. Бу 1941 елга сугышка кадәр булган чор, язмаларның күбесе революцион хәрәкәткә, кулак-буржуазларга каршы көрәшкә багышланган. “Яшь ленинчы” сугышка кадәр дә, сугыштан соң да күп тиражлы газета саналган. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда Сабантуй чыгудан туктап торган. Анда эшләгән язучы-журналистлар фронтта булган. Сугыш бетеп күпмедер вакыттан соң, 1961 елда Венера Ихсанова газетаны яңадан торгызган. Башка газеталардан аермалы буларак, язмаларның баш исемнәрен аерым рәссамнәргә буяп, матурлап чыгарган. – Венера Ихсановадан соң, Роза Туфитуллова, Роберт Миңнуллин мөхәррир булып эшләгән.

1991 елда, Роберт Миңнуллин чорында, Яшь ленинчы Сабантуй исеме белән чыга башлый. 90нчы еллар, үзгәртеп кору вакытларында Яшь ленинчы совет чоры беткәч, татар баласы өчен чыга торган газета милли тәрбия юнәлешен ала. Максат – милләтне саклауга юнәлтелә, бүген дә ул шул юлны дәвам итә.

Сабантуй исеменә күчкәч, газета тышкы кыяфәтен үзгәртә, эчтәлеге милли темаларны күтәрә башлый. Ләлә Гыймадиева баш мөхәррир булганда,  компьютерлаштыру килә. 2004 елдан Айдар Гыймадиев баш мөхәррир була. “Сабантуй”ның рәсми интернет бите булдырыла. 2014 елдан башлап, газета айга ике тапкыр чыга торган журналга әверелде.

Балалар белән очрашу вакытында, китапханәче аларны “Сабантуй” журналының 9нчы саны белән якыннанрак таныштырды. Журнал бик күп төрле сәхифәләрдән тора. Әлеге санда “Канатлы ат” сәхифәсендә балалар яшь каләм тибрәтүчеләрнең “Табигатьне саклау – сәламәтлек билгесе”, “Чишмә – табигать күрке”, “Икмәк кадере” кебек иҗат җимешләре белән таныштылар. “Дөнья тирәли” сәхифәсендә балалар нәни блогер, изге күңелле егет һәм яшь археолог белән очраштылар. “Хәерле юл!” – юл йөрү кагыйдәләренә багышланган, бу сәхифә балаларны юлларда үзләрен дөрес тотарга өйрәтә. Журнал укучылар кызыклы язмалар белән генә танышып калмый, мәсәлән, галстукны ничек дөрес итеп бәйләргә, яисә кызыклы кул эшләнмәләре ясарга да өйрәнә ала. “Әйдәгез, уйныйбыз” сәхифәсендә журнал укучыларга кызыклы уеннар тәкъдим иткән иде, балаларга ошады, бергәләшеп уйнап та алдылар. Балалар “Тәм-том” сәхифәсендәге файдалы киңәшләр белән танышты. Укучылар журналның соңгы битендә урын алган мәзәкләрне укып, елмаеп-көлеп алырга да өлгерде. Күргәнегезчә, “Сабантуй” журналы матур рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле басма! Нәни дусларыбыз, балалар китапханәсенә рәхим итегез, яңа журнал белән танышыгыз! Ул сезнең якын дустыгыз булыр.

Материал һәм фото Үзәк балалар китапханәсенең 3нче филиалыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев