Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес

Үткән атнада, 12 ноябрьдә Алабуга үзәк китапханәсенең уку залында шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан “Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес” дип аталган әдәби кичә узды. Әлеге чарага филология һәм тарих факультетында белем алучы икенче курс студентлары чакырылган иде.

Һәр милләтнең үрнәк шәхесләре була. Татар халкы да Утыз Имәни, Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади һәм Садри Максудилар һ.б. кебек зыялылар белән горурлана.

Алар арасында зур шәхес – Закир Рәмиев-Дәрдемәнд тә бар. Дәрдемәнд татар халкының милли үзаңын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. Фәлсәфи тирән эчтәлекле шигырьләр авторы, татар вакытлы матбугатын булдыруга зур өлеш керткән абруйлы нәшир, актив җәмәгать эшлеклесе, җир куеныннан алтын чыгару белән танылган эре сәнәгатьче... Китап-дәреслекләр басып тарату, татар телендәге иң күп тиражлы һәм бай мәгълүматлы “Вакыт” газетасын, киң җәмәгатьчелекне милли-тарихи эчтәлекле очерк-мәкаләләре белән җәлеп иткән “Шура” журналын нәшер итү, авылларда мәчетләр төзү, мәктәп-мәдрәсәләр тоту, хәйрия җәмгыятьләренә иганә кылу, югары белем алуга омтылган сәләтле яшьләргә ярдәм итү кебек изге гамәлләре белән танылган зат.

Закир Рәмиев үз заманының иң бай, иң укымышлы, гаять тыйнак табигатьле кешеләреннән берсе. Үз халкын белемле, мәдәниятле итәргә омтыла. Бөтен гомерен, көчен, байлыгын шуңа бирә. Дәрдмәнд бик нечкә күңелле, күзәтүчән, матурлыкны күрә белә торган кеше булган.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, “Мәңгелек шагыйре” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Студентлар Дәрдемәнднең “Бәллү”, “Балалар, әйдәгез мәктәпкә”, “Кораб” шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Әдәби кичәнең икенче өлеше Закир Садыйк улы Рәмиевка (Дәрмедәнд) багышланган видеоролик карау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев