Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Кичер, әнкәй! (Хикәя)

Бүген без сезгә Мөнирә Сафина хикәясен тәкъдим итәбез.

Кабинетында кукраеп утырган Зөлфәт Фәритович телефон шалтыравына сискәнеп китте. «Тфү, корт чаккыры! Нишләп сискәндерде соң әле? Әйтерсең лә беренче тапкыр», — дип, үз-үзен битәрләп алды ул. Әнисе икән, улының хәлен белешүе. 
«Ярый әлегә, әни! Үзеңнең хәлләрең ничек соң? Казларны урнаштырып бетергәч, киләм дигән идең, хәбәрең дә юк. Әгәр дә киләм дисәң, машина җибәрәм. Әни, мин хәзер зур кеше бит, служебный машинам, шоферым бар», — дип гөрләде ул. Телефонын куйгач та күңел күтәренкелеге кимемәде Зөлфәтнең. Әйе, зур кеше ул хәзер, әнисен куандыра алды. Улын шәһәрнең иң дәрәҗәле оешмасына җитәкче итеп куйгач, ничек сөенде әнисе! Әнисе аңа гел: «Улым, зур кеше булырга тырыш», — дип әйтә килде. Тырышып укытты, өйдәге бар авыр эшне үзе эшләде. Әле дә, өч айга бер кайткан улын эшләтми: «Ял ит, үзем эшлим», — дип кенә тора. Инде яше дә... Туктале, ничә яшь икән соң әле аның әнисенә? Менә адәм көлкесе! Әнисенең ничә яшьтә икәнен тиз генә исенә дә төшерә алмый.
...Хөмәйрә карчык улы белән сөйләшкәннән соң, күршесе Гайшәбикә карчыкны чәйгә дәште. Туксанны тутырган күрше карчыгы җилләрне көнләштерерлек тизлек белән килеп кергәндә, Хөмәйрә карчыкның кабартмасы кабарып пешкән, чәе кайнаган иде инде. Озаклап, тәмләп чәй эчкән арада, авыл хәлләрен барлап, белгән-ишеткән яңалыкларны уртаклаштылар. Күршесенең калага барырга теләвен белгәч, Гайшәбикә карчык "әчкеч«не үзе алып калырга булды. «Ике тавык, бер әтәчкә генә ашарга салырлык рәтем бар әле. Гөлләрең дә сусыз тормас, бар, бар, борчылма», — диде ул. Бу сүзләрдән соң Хөмәйрә карчыкның калага бару теләге тагын да көчәйде. Аның улын, бигрәк тә «зур урында утырганын» күрәсе килә.
Улына шалтыратып тормаска булды карчык. «Машина кайтарып, кеше борчып, килешмәгәнне... Аякларым йөри бит әле!Юлда машина бетә димени. Саулыгым да шөкер, калага килеп җиткәч кенә шалтыратырмын», — дип, кәрәзле телефонын кесәсенә салды. Бик кадерләп, төреп паспортын да алды. «Пашпуртсыз юлга чыгарга ярамый хәзер, ни булмас, Алла сакласын!» — дип сөйләнде ул, аның юлга җыенуын күзәтеп утыручы үзе белән картайган мәчесенә. Яңа суелган ике каз да сумкага кереп урнашты. Әзерләп куелган күчтәнәчләре күп иде әле карчыкның. Шулай да: «Җитәр, Хөмәйрә! Яшең туксанга таба барганын онытма», — дип үзен кисәтеп куярга ашыкты. Соңгы вакытта карчык беләкләренең хәле юклыгына зарлана башлаган иде. Менә, быел асраган биш казын да күрше килене йолкып бирде. Исәнлеге булса да, киләсе елга асрый да алмас инде. Шуңа күрә, «Әле кайчан кайталар, авыз итә торсыннар», — дип, үзе белән икесен алырга булды.
Карчыкның бәхетенә, күршеләре калага барырга җыенган икән, аны да үзләре белән алырга бик теләп риза булдылар. Үз дәрәҗәсен белеп кенә машинага кереп утырды карчык. «Юл озын, Хөмәйрә әби, җайлап урнаш. Йоклап барырга уйласаң, бәләкәй мендәрне баш артыңа куярсың», — диде аңа шофер егет. Кузгалдылар.
Җиңел машина яхшы юлдан җилдерә генә. Шофер егет белән күршесе Ганиулланың үзара сөйләшеп барган тавышлары карчыкның йокысын китерде, йокыга изрәп барган карчык, «Зөлфәт» дигәнне ишетүгә, колакларын торгызды. Туктале, болар, карчык йоклап киткәнне күреп, аның улы хакында сөйләшәләр түгелме соң?
— Зөлфәт абый яхшы эшкә урнашкан, молодец!
— Эше яхшы, әмма урын кешене боза. Менә, баргач күрерсең, үзең белән исәнләшеп тә тормас әле. Гордый бит ул.
— Булмас, Хөмәйрә апа кебек изге күңелле кеше дип уйлыйм мин аны.
Улы хакында җылы сүз ишеткән ана изрәп йокыга китте.
...Төне буе йоклый алмый борсаланып чыкты Зөлфәт. Нигә борчыла соң ул? Бар да тәртиптә кебек. Әнисе белән кичә генә сөйләште. Гаиләсендә дә тынычлык. Әмма, нидер буласын сизгән кебек, күңеле тыныч түгел. Мондый вакытта «Тфү, шайтан!» дип әйтә торган гадәте бар Зөлфәтнең. Бу сүз берничә тапкыр кабатлангач, шоферы түзмәде, сораулы карашы белән хуҗасына борылды. Әмма шул минутта ук: «Авария!» — дип тормозга басты. Болай да «энә өстендә утырган» Зөлфәт, йөзен чытып: «Әйдә инде, нигә туктадың? Авария күргәнең юкмы әллә?» — дип мыгырданды. Шофер егетнең: «Анда кешеләр, бәлки ярдәм итәрбез?» — дигән сүзенә дә җавап бирмәде ул. Аз гына икеләнеп торганнан соң, машина урыныннан кузгалып китте. Алар артыннан ук килеп туктаган машинадан чыккан егет берүзе ярдәмгә ашыкты.
Үзе хуҗа булса, китәр идеме егет бу урыннан? Һич юк! Бик яхшы кеше дигәннәр иде бит аның хакында, ялгышканнар, димәк. Эче черек булып чыкты яңа хуҗаның. Егет ачуыннан машинасын бик каты куа башлады.
Эш урынына барып җиткәндә, хуҗаның телефоны шалтырады. Бик озак шалтыраганнан соң, ялындырып кына җавап бирде Зөлфәт. Ниндидер таныш булмаган ир-ат тавышы. «Авария» ди, «Паспорты бар» ди, «Сезнең әниегезме?» ди... Зөлфәтнең маңгаена тир бәреп чыкты. Әйтелгәннәрдән аңлавынча, нидер булган һәм ул «нидер» Зөлфәтнең әнисе белән бәйле. «Килә аласызмы?» Кабат шул ук ир-ат тавышы. Инде адресын әйтә. Йа Хода, бу бит... «Илдар! Борыл тизрәк!» Зөлфәт үз тавышын танымады. «Әйдә, ку машинаны, тизрәк, тизрәк!» Алар авария булган урынга килеп җиткәндә, ашыгыч ярдәм табибы кемгәдер: «Өч мәетнең дә үлгән вакытларын теркәп куй», — дип, күрсәтмә бирә иде.
Зөлфәт җиргә сузып салынган әнисе янына килеп тезләнде. «Их, әни! Нигә миңа әйтми юлга чыктың?!. И-их, туктагач, нигә машинадан чыкмадым соң? Әни, кичер мине, кичер!»
Зөлфәт янына бер егет килеп басты. Ни дияргә белмәгәннән, ул егеткә: «Зур кеше бул, дип тели иде, зур кеше булганымны күрми калды», — дип куйды. Ачуы чыккан егет: «Зур кеше бул дип теләгәнче, чын кеше бул дип теләгән булса, әниегез исән калыр иде. Мин килеп ярдәм күрсәткәндә, бу әби исән иде әле, күп кан югалтудан үлде ул, үзем генә туктата алмадым», — дип, Зөлфәтне аягыннан ега язды. Бу егет — бая алар артыннан килеп туктаган машинаның шоферы иде.
Авыр иде Зөлфәткә, әнисенең җәсәде янында басып торуы гына түгел, ачы телле бу егетнең сүзләрендәге хаклык, шоферының күзләрендәге нәфрәт каршында оят иде. Ә иң кыены — намус газабы икәнлеген ул соңрак аңлар әле...

Мөнирә Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев