Әкълимә (хикәя)
Гүзәл Әдһәмнең эчтәлекле хикәсен укырга тәкъдим итәбез.
Өченче кыңгырау яңгырап, театр утлары сизелер-сизелмәс тоныклана башлагач, тамаша залына ике ханым килеп керде. Гафу үтенеп, рәтләр арасыннан кысыла-кысыла, үз урыннарын табып утырганда, пәрдә ачылган, һәм сәхнә алдындагы "чокыр«да урнашкан оркестр кереш музыкасын төгәлләп килә иде.
Ханымнар җиңел сулап куйды. Күңелләрендәге шатлыкны сүзсез генә уртаклашып, сәхнәгә төбәлделәр. Әкълимә исемлесе, дулкынлану һәм сөенеч тулы күңел ашкынуын тыялмыйча, калтырап куйды. Дулкынланмассың, бар! Ай буе Казанда яшәп, татар театрына барырга элегрәк җае чыкмады бит! Ашкынып көтте ул бу көнне! Бер ай бит! Бер ай!
Яшьлегенең иң кадерле мизгелләрен саклаган бу кала һаман да шундыйдыр, үзгәрмәгәндер кебек тоела иде. Ханым үзе дә, аның мохитенә уралып, элеккеге халәтенә кайтыр кебек! Кая ул! Казан — танымаслык булган! Кая карама — ят матурлык, чит язулар, таныш түгел йөзләр...
Юк, таба алмады Әкълимә бу салкын калада күңел юанычын. Ярый әле, курстагы укулары бик тыгыз булды. Хатирәләргә бирелеп, ямансулап утырырга буш минутлары калмады диярлек. Илнең төрле почмакларыннан җыйналган баш врачларга мәгълүматның кирәген дә, кирәкмәгәнен дә шыплап тутырырга тырыштылар, ахры.
«Һәр кичне татар театрына барачакмын!» — дигән хыялын тормышка ашырырга җае һаман чыкмады. Бүген дә очраклы гына эләкте бу залга. "Кырыс айсберг«ны хәтерләткән театр яныннан үтеп баралар иде. Әллә кайдан, чыжылдап, өр-яңа бер машина килеп чыкты. Ишеге ачылды да, бер ир-егет пәйда булды:
— Кызлар, премьерага ике билет кирәкме?
Ханымнар, киңәшләшеп, бер-берсенә карашырга да өлгермәде, ишеге «шарт» ябылып, машина күздән үк югалды.
Билгесез ир затына күңелдән генә рәхмәт укып, театрда утыралар хәзер. Театрның серле дөньясы, ханымнарның үткән яшьлекләрен, көндәлек мәшәкатьләрен оныттырып, өермәдәй үзенә суырып алды...
...Беренче пәрдә тәмамланып, залда утлар кабынгач та, урыннарыннан кузгалырга ашыкмадылар.
— Тышкы яктан ямьсез күренсә дә, эче матур икән бу театрның, — диде Әкълимә, җем-җем иткән люстраларны күзләп.
— Кышын гына шулай нурсыз ул, — дип каршы төште Сәрия. — Яз җитеп, бозлар эрегәч, Кабан күле үзенең матурлыгы белән бинаның бөтен шыксызлыгын йота. Ярты Казан җыела монда!
— Ә миңа, никтер, иске театр кадерлерәк... Студент чакта бер премьераны да калдырмый идем!
— Нос-таль-гия! — дип, әңгәмәгә нокта куйды Сәрия, бинокльдән партерны күзәтеп. — Мин үзем гел бельэтажда утырырга ярата идем. Бинокльдән тамаша залын күзләми түзә алмыйм. Беләм! «Культурасызлык» галәмәте дисәләр дә ризамын... Элегрәк күпме танышларымны очрата идем... Ә хәзер...«Бу — Биктимер, Мөхәммәт кем? Берсен дә белмим — әллә кем!» — диде ул, ямансулап.
— Охо! Безнең курстан бер егет күренә. Симергән... «Дядя» булган... Яшьтәшләрне күргәч кенә, үзеңнең ни дәрәҗәдә картайганыңны тоясың. Әнә ул! Әнә... Дүртенче рәттә... Исеме ничек иде соң? Хәтерләмим... Онытылган...
Әкълимә дә партерга күз салды. Ак, кара, сары чәчле башлар өстеннән карашы йөгереп узды.
Татар театрын күрмәвенә унбиш ел тулган икән! Унбиш ел! Ай-һай, үзгәргән дә соң тамашачы! Затлыланган! Мәскәү театры, диярсең. Яулыкларын дүртпочмаклап, таратып бәйләгән татар карчыклар да шактый күренә.
Кинәт Әкълимә, тыны буылып, катып калды. Әллә йөрәге, дөп-дөп итеп, бугазына килеп төелде инде? Җиңел генә калтыравык бөтен тәннән йөгереп узды да бармак очларында эленеп калды. Дерелдәгән бармаклардан бинокле чүт кенә аска очмады. Әллә ничә йөз баш арасыннан ханым берсенә генә төбәлде...
Бу — «ул» иде! Әкълимәгә аның юкара төшкән коңгырт чәчле башы, сул як чигәсе, алсуланып торган колагы гына күренә. Шундый якын, кадерле колак! Йа Раббым, күзләрен күрмичә дә, кешене танып була икән! Йөзе күренмәсә дә, йөрәге белән сизенеп, күңеле белән тоеп, магнитка тартылгандай, аңа төбәлде Әкълимә.
Аста, якында гына, егерме биш ел буе җанын сыкраткан Сәлим утыра. Әкълимәнең кошка әвереләсе, берни сизенмичә, түбәндә утырган шул Сәлим янәшәсенә очып кунасы, канатлары белән чәчләреннән иркәләп, аның җылы күкрәгенә сыенасы килде...
...Спектакльнең икенче бүлеген Әкълимә бөтенләй карамады диярлек. Ярым караңгы залда Сәлимнең ак якасын эзләп тапты да, күзләрен аңа төбәп, ерак хатирәләргә кереп чумды...
***
...Сигез яшендә әнисез калган Әкълимәне әтисе ялгыз үстерде. Тол калгач, икенче тапкыр нигә өйләнмәде икән ул? Әллә гомер иткән хатынын бүтәнгә алыштырасы килмәгәнме? Әллә олыгайгач кына туган бердәнбер Әкълимәсен үги ана кырыслыгыннан шулай саклавы булганмы?
Әтисе үзе дә кырыс кеше иде шул. Күзләрен кысып, кызына сөзеп караганда, Әкълимәнең йөрәге «дөп-дөп» килүен сизде микән ул?
Ике баласы бер-бер артлы йогышлы чирдән егылгач, сугыштагы иренә хат юллаганда, әнисе ниләр кичерде икән? Күкрәге орден-медальләр белән тулган солдатның аягына егылып күз яше түккән ул:
— Саклый алмадым... Саклый алмадым шул... Кичерә күр мине!
Хәмит солдат үзе дә хатынына кушылып елаган, ди...
...Сагыш тулы җиде ел шулай үткән. Инде өметләре өзелгәч, дөньядагы гаделсезлек белән килешеп, ризалашып яши башлагач кына — Әкълимә дөньяга килгән!
Сабый туу — сүнеп барган ир белән хатынны яңадан тергезгән. Хәтерли Әкълимә, бик яхшы хәтерли...
...Беренче сыйныфка баргач, янәшәсендә басып торган түбән оч малае, бер кызга, бер аның әти-әнисенә карап торды да:
— Кешеләрнең әбисе белән бабасы да килгән! — дип, көнләшү хисен белдерде.
Рәхәтләнеп көлешкәннәр иде!
Күп тә үтмәде, әнисе урынга егылды.
— Әтиеңне кадерлә... Үз кадереңне үзең бел... — дип пышылдады аның иреннәре.
«Әтиеңне кадерлә!» дигән сүзне сигез яшьлек сабый яхшы аңлады. Тик «үз кадереңне үзең бел!» дигән гыйбарә генә аңына барып җитә алмый адашып йөрде. Кат-кат кабатлагач кына, хәтергә сеңеп, әнисенең соңгы сүзләре буларак, күңелдә уелып калды. «Үз кадереңне үзең бел!» — дип, нәрсә әйтергә теләде икән әнисе?
...Әнисез үссә дә, Әкълимә берәүдән дә ким булмады. Мәктәптә яхшы укыды. Унсигезе тулганда, зифа буйлы, озын чәчле сылу булып җитеште. Унынчыны тәмамлауга, эше дә табылды: үз мәктәбенә пионервожатый итеп алдылар. Гаиләдә ялгызы үскәнгәме, балалар шау-шуы тансык иде аңа. Үзенең көндәлек мәшәкатьләре белән уралган мәктәп ыгы-зыгысы кызны бөтереп алды. Концерт-кичәләр, смотр-ярышлар берсе артыннан берсе тезелде генә. Әкълимәне яраттылар. Мактау кәгазьләре дә арта барды. Әтисе дә кызы өчен шатланып туя алмады.
...Унтугызы тулган язда кызга әллә нәрсә булды. Йөрәге сөю тансыклап сулкылдады. Берәүнең җылы күкрәгенә сыенып, йөрәк тибешен тыңлыйсы килгән минутлары артканнан-арта барды. Хыялында ул шул "берәү«нең чәчләрен сыйпап иркәләде, йомшак җылы иреннәренә кагылды, колагына назлы сүзләр пышылдады...
...Тик «берәү» генә һаман да күренмәде. Әкълимә белгән егетләр арасында да хыялдагы «берәү» юк иде шул...
...Ул көтмәгәндә килде.
...Май бәйрәме көннәре иде. Ул елны табигать майны ямь-яшел чирәмнәре, кечкенә нәфис яфраклары белән каршылады.
...Кыз, үзе теккән «кояшлы» күлмәген киеп, Арча чүәкләре белән «керт- керт» басып, чишмә суыннан кайтып килә иде. Чишмә сукмагы тау итәге буйлап күтәрелә дә, колхоз идарәсенә җитәрәк, Әкълимәләр урамына борылып керә.
...Тау башында басып торган егетне кыз әллә кайдан күреп алды. Күрмәссең, бар! Әнә егет Әкълимә ягына караган да кемгәдер кул болгый. Кемгә икән? Кыз сукмактан ялгызы күтәрелә ләбаса. Кыска җиңле ак күлмәк кигән таныш түгел егет кемгә кул изи соң? Ара якынайганнан-якыная бара. Кыз егетнең ыспай гәүдәсен дә, коңгырт чәчләрен, күркәм каш-күзләрен дә ачык күрә хәзер. Әкълимәнең йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Бу — ул! Кыз өметләнеп көткән «берәү» иде.
(Дәвамы бар)
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев