Үксү (хикәя. Башы)
Сезнең игътибарга Гүзәл Әдһәмнең тагын бер хикәясен тәкъдим итәбез.
«Өянкеләр озак яши микән? Алтмыш... Җитмеш елмы? Әллә, аның кебек, туксан укмы?»
Һәдиябану карчык моны белми иде. Югары очтан төшеп килүче берәүне шәйләп алуга, өянке ышыгындагы утыргычка тагын да сеңә төште дә, кулындагы төенчеген кая куярга белмичә бәргәләнде.
«Йа Хода, сизеп алсалар, нишләрмен?» Төенчекләр белән кая җыендың?" дип сорасалар, ниләр дип җавап бирермен?"
Арык куллары, болай да бәләкәй төенчекне тагын да кечерәйтергә теләгәндәй, бөтерә-бөтерә, күкрәгенә кысты. Ниндидер очлы, каты нәрсә, чәнчеп, кабыргасына төртте. Карчык авыртудан чак кына кычкырып җибәрмәде. Шулай да түзде. Якынлашып килүченең сәламен алып, елмаеп җавап кайтарырга үзендә көч тапты:
-Аллага шөкер, олан, аллага шөкер...
-Көне бигрәк кызу, Һәдиябану апа, май ае димәссең...
-Ие, олан, ие...
Аңа тагын нидер әйттеләр, ул тагын җавабын бирде, куллары исә күкрәкне чәнчегән теге әйберне һаман капшады, кармалады.
«Ни булыр бу? Төенчеккә ике күлмәк белән берничә яулык кына сыйган иде бит, югыйсә».
Дөрес, аның күлмәкләре әле тагын да бар, алъяпкыч-яулыклары да җитәрлек, тик бүгенге мәхшәрдә алар турында уйларга вакыты да, теләге дә юк иде карчыкның. Бөрешкән бармак битләре белән теге каты нәрсәне капшады да капшады. «Ни микән ул?» Кинәт, зиһене ачылып, күңеле күтәрелеп китте.
«Гарифҗанның ордены ләбаса! Кызыл Йолдыз ордены!»
Инде бармаклары тукыма аша шул орденны иркәләде.
«Зәңгәр чәчәкле күлмәгенең түш кесәсенә салган иде лә. Хәтердән чыгуын күр инде».
Кинәт йөрәге өшеп киткәндәй булды, аннан дөпелдәп тибәргә тотынды.
«Ә медале?... Медале кайда соң?»
Ашыга-кабалана тагын кармалады. Хәлсез бармаклары түгәрәк тимерне эзләп тапкач кына, күңеле тынычланып, бушанып калды.
...Гарифҗанның, күкрәгенә орден-медальләр тагып, сугыштан кайткан чаклары хәтерендә яңарды. Үзәкне өзгеч моңсу хәтирә, йөрәкне телеп, күзне яшьләндерде. Сытылып кына чыккан сыңар күз яше җыерчыклар арасында буталып адашты. Карчык, үзалдында пышылдап, күңел түрендәге шул берәүгә дәште:
-Га-риф-җа-а-а-а-а-н... Ишетәсеңме мине?
Әллә карчыкның колагына гына шулай ишетелдеме: карт өянке ыңгырашып, уфылдап җавап кайтарды.
Бар иде, бар иде бит аның да яшь, сылу чаклары! Бик күптән, кайчан икәнлеге буталырлык ерак елларда, шул өянке төбендә, төенчеген кочаклап, Гарифҗан белән янәшә басып тордылар... Шахтер Саматка кияүгә бирергә җыенуларын сизгәч, Һәдиябану егеткә ябышып чыккан иде.
...- Әйдә, керик инде, Һәдиябану...
-Уңайсыз бит, Гарифҗан... Оялам...
-Нигә ояласың, оялма. Яныңда — мин, ләбаса.
-Әллә ничек шунда... Ябышып чыгу оят икән... Комсомолка башым белән, җитмәсә...
-Алайса, ябышып чыкканыңны әйтмәбез. Урладым, диярмен...
Кыз йомшак кына көлеп куйды:
-Ышанмаслар шул...
-Нигә?
Кыз, егеткә сыена төшеп, тагын көлде.
-Син шундый зур булсаң да, бигрәк кыюсыз ла...
-Нәрсә?
Егет кызны, төенчеге-ние белән күтәреп алды да, чытырдатып күкрәгенә кысты:
-Уенга төшкән җиреннән урладым да кайттым, диярмен.
-Төенчеге беләнме?
Кызның кулындагы төенчеккә шунда гына игътибар иттеләр. Икесе дә көлеп җибәрде. Егет җитез генә төенчекне өянкенең куе ябалдашлары арасына яшерде.
-Әлегә шунда ята бирсен...
Аннары Һәдиябануны кысып-кысып кочаклады. Икесе дә бик яшь, үбешә дә белмиләр иде әле...
Әтисе Донбасстан күп акчалар эшләп кайткан "бай кияү«гә бирергә ни хыялланса да, планнары барып чыкмады. Шулай да карт тавышланып-нитеп йөрмичә генә ризалашты, кияүнең монысы да таза тормышлы һәм эшчән иде.
Әнә шулай яшәп киттеләр. Һәдиябану Гарифҗанны яратып торды. Бер дә аерылмаслар, мәңге шулай булыр кебек тоелган иде. Сугыш чыккан елны тупырдатып ике малай сөяләр иде инде...
...«Ай, гомерләр... Аккан су икән лә... Гарифҗан вафатына да күпме еллар үткән ләбаса... Уллары да... Ә ул һаман яши. Инде туксанын тутырып килә»...
... -Күлмәкләреңне җый да, сыпырт моннан! Кеше карау яшем күптән чыккан инде, үземне дә караучы кирәк! Әнә — яраткан киленеңә бар! Бераз ул тәрбияләсә дә ярар...
Килене Наҗия йөзенә бәргән яулык-күлмәкләрен җыеп, тизрәк чыгып китәргә ашыкты ул. Тегесе исә аның саен төрткәләде:
-Әйдә, әйдә, атла! — дип, йодрыкларын тырпайтып, ишеккә этте. — Бар әнә, яраткан киленең белән тор!
...«Утыргычка чыгып утыруына күпме булды микән? Бер сәгатьме! Әллә ике үкме?»
Карчык Наҗиянең тынычлануын көне буе көтәргә дә риза анысы.
«Тузгыр, тузгыр да бер тынар әле. Элеккечә ягымлы ук булмаса да, чәй эчәргә дәшәр».
Һәдиябану карчыкның үтереп-үтереп чәй эчәсе килә башлады. Авыз эче дә кисәк кибеп китте ахры, телен, көчкә әйләндереп, кибешкән иреннәрен чәпелдәтен куйды. Карты Гарифҗан белән самавыр янында кара-каршы чәй эчүләр үзәкләрне өзеп хәтердән узды.
«Дәшмәве, чакырмавы булды, ахры»...
Ә күңел ышанмады, һаман көтте дә көтте.
Карчык уянып киткәндәй булды, як-ягына каранып алды да, төенчеген карт өянке куышына атты.
«Шунда ята бирсен. Килене тынычлангач, бер чыгып алыр әле. Өйдән куганнарын күрше-күлән сизә күрмәсен! Ояты ни тора! Улы Шәрифҗан исән булсамы!? Һәдиябану карчыкны түр башында гына утырта иде дә... Кисәк китте шул Шәрифҗан, бигрәкләр кисәк булды. Әле алтмыш бишен дә тутырмаган иде... Бу гомер дигәннәрен Аллаһы Тәгалә нигә шулай бүлә икән? Берәүләргә үкенерлек дәрәҗәдә аз бирә дә, ә Һәдиябану кебекләргә — кеше үзе дә туярлык күп итеп... Якыннарың китеп беткәч, яшәүләрнең ни яме дә, ни фәтуасы кала соң?!»
Карчык, оеган тәнен язып, кымшанып куйды. Карт сөякләре шыгырдап ыңгырашып алды.
Гарифҗанын хәтерләгән йорт-җир инде күптән юк. Улы Шәрифҗан капка-кура, сарайларны да өр-яңадан төзегән иде. Йортны да калай түбәләрен буяп, тәрәзә наличникларын сырлап-бизәкләп эшләде. Барысы да өр-яңа... һәм ят иде. Теге — үзе килен булып төшкән йорт, күпкә кайтыш булса да, күңелгә якынрак иде шул. Әле ярый, хәтирәләргә бай карт өянке исән дә, карчыкны ышыклап, күңел юанычы булып тора. Тукта-тукта, онытып җибәргән түгелме соң? Капка баганасына кадакланган тимер чылбыр Гарифҗанныкы ләбаса! Әйе, әйе, шул чылбыр! Наҗия килен карышып маташты маташуын, имеш: «Өр-яңа капка баганасына искереп беткән чылбыр такмасаң!» Улы, томырылып, бер генә карады: «Әти истәлеге!» Гомер буе атлы эштә йөргән Гарифҗаны әбәткә кайтыр иде дә, дилбегә кыршавын шул чылбырга эләктереп куяр иде. И-и-и-и, яратты да соң малкайларны ире! «На-а-а-а!» дип дәшүенә кадәр башкаларныкыннан үзгә, ягымлы, җылы иде аның.
Теге сыңар яшь тагын күздән сытылып чыкты...
Икенче улы Сәлихҗаны искә төшкәч, карчык кеткелдәп көлеп куйды. Анысының өйләнүләре бик мәтәвекле булып чыкты, тик ул чактагы борчулары хәзер татлы төш кенә булып калды...
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев