Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Әллә нигә сине юксынам... (хикәя, дәвамы)

Гүзәл Әдһәмнең тагын бер хикәясен укырга тәкъдим итәбез.

...Шул язда армиядән Харис кайтып төште. Нуриягә әллә ни булды. Аның әле берәү белән дә яратышып йөргәне юк иде, Харис аның бөтен күңелен яулап алды. Бик рәхәт, бик тә, бик тә рәхәт иде аңа Харис янәшәсендә. Көзен шау-гөр китереп туй үткәрделәр дә, Нурия аръякка килен булып төшкәнен сизми дә калды. Армиядә Наил атлы бер үсмер барлыгын яшь килен бөтенләй исеннән чыгарып җибәрде ул чакта.
...Шәмсия Нурияне дәресеннән чакырып чыгарды.
— И-и-и, җаныем, сагынып беттем үзеңне, — дип, бермәл яшь хатынны кочагына кысып торды. Аннары әллә нинди еламсыраган тавыш белән:
— Улыма ник хат язмыйсың? — дип тә өстәде.
Нурия аптырап китте:
— Соң, Шәмсия апа, бәгьрем, мин кияүгә чыктым бит... Харис әллә ни уйлар...
— И-и-и, җаныем, чыксаң ни...
— Наилгә дә бу турыда күптән язып салдым...
Шәмсия эчке кесәсеннән бер конверт тартып чыгарды:
— Наил белми... Хатыңны җибәрмәдем...
Нурия шаккатты.
— Барыбер беләчәк бит, Шәмсия апа! Нигә яшерергә инде?
— Син хат язуыңны бел. Калганы — минем эш! Кырык тугызда тапкан улым ул минем!
...Солдат хатларын Шәмсия мәктәпкә китереп бирә торганга әйләнде. Китерә дә:
— И-и-и, җаныем, рәхмәт инде сиңа... кызым, — дип пышылдый.
Бервакыт елый-елый шешенеп беткән карчыкны күреп, Нуриянең коты очты:
— Ни булды?
— Өч атнадан артты! Малайдан бер хәбәр дә юк!
— Уф! Котымны алдың, Шәмсия апа! Нәрсә булды икән дип торам. Наил диңгез флотында хезмәт итә бит...
— Булса ни...
— Соңгы хатында «учениегә китәбез!» дип язды, ләбаса. Алар кораблары белән — диңгездә! Аңлыйсыңмы — диңгездә! Тиз генә хаты килмәс әле, борчылма син...
Шәмсия елый-елый өенә юнәлде. Әллә шатлыктан, әллә диңгез куркынычы янаган улы өчен күз яше түкте — белмәссең.
Ике айдан бер төргәк хат күтәреп килде ул. Төп-төгәл илле хат!
— И-и-и, җаныем, сиңа хат бар... кызым!
Конверт тышына Шәмсия кулы белән, «бер», «ике», "өч«дип, саннар куелып, хатлар тәртип буенча тезелгән, буталмасын өчен, җеп белән бәйләп тә куелган иде. Илле хатның да мөһерләре бертөрле. Димәк, Наил диңгездә чакта да аңа һәркөнне диярлек хат юллаган, ярга чыккач, барысын бер үк көндә почта тартмасына салган. Ә менә хатларның язылу тәртибен Шәмсия каян белгән диген?
Кыска гына, җыйнак, гадәти хатлар... Бернинди ярату, мәхәббәт сүзләре дә юк анда. Соңгы җөмләләре генә гел бертөрле тәмамлана:
«Әллә нигә сине юксынам...»
Армиягә китүенә елдан арткач, Наил үзе ялга кайтып төшмәгән булса, бу хат язышулар күпмегә кадәр сузылыр иде — белгән юк.
Нурия инде ул чакта декрет ялына чыккан иде. Район үзәгендә йөргәндә ниндидер озын буйлы, зур, таза солдат, аны күтәреп алды да зыр-зыр әйләндерә дә башлады. Нурия куркудан телсез-авызсыз калып, күзләрен чытырдатып йомды. Аяклары белән «дык» итеп асфальтка бастырып куйгач та, бер мәл күзен ачарга куркып торды әле.
Ачса — шаккатты: зур, таза солдат дигәне — Наил икән ләбаса! Авызын колагына кадәр ерып, битендәге сипкелләрен балкытып торуын күр син! «Солдат ипие үстерә» дигәннәре шушы була икән! Егет очрашу шатлыгыннан шундый дулкынланган, «Нурия!» дә «Нурия!» дип, аның бер алдына, бер артына төште. Нуриянең шактый калынайган гәүдәсенә баштарак игътибар да итмәде ул, бертуктамый сөйләнүен белде. Кинәт, нәрсәдер сизенеп, әллә нишләп китте. Кызның уң кулын чытырдатып кысып алды да, бер — атсыз бармактагы балдакка, бер — аның күзләренә карап тораташтай катты. Егет күзләренең үтә күренмәле яшь элпәсе белән каплана баруын Нурия шундый якыннан күрде ки, менә теге элпә түбәнгә җыелды, бераздан яшь бөртегенә төенләнде дә, керфекләрен чылатып, бите буйлап түбән тәгәрәде. Кызның күзен дә әллә нәрсә ачыттырып куйды. Нурия күзләрен сыпырган арада, егеттән җилләр искән иде инде...
Тик Наил алай тиз генә югалмады әле. Кичен абзарда мал карап, сыер савып йөргән Нурияне саклап торып котын очырды:
— Ник мине көтмәдең? — дип, янагандай итте хәтта.
— Наил, акыллым... — дип ялынган Нуриянең ай-ваена карамыйча, яшь хатынны кочаклап ук алды.
— Мин сине барыбер урлыйм! — дип ярсыды солдат егет, ычкынырга тырышкан хатынның кулларын каерып.
Эшләр харап иде. Кеше ишетүеннән шикләнеп, баштарак шыпырт кына ялварган Нурия куркуыннан кычкыра ук башлады. Тавышка кайнанасы йөгереп чыкты. Аңа тагын кайната да иярмәгән булса, вакыйга ни белән тәмамланыр иде, белгән юк. Китте шау-шу, ызгыш. Шулчакта эштән кайтып җитешкән Харисы да килеп өстәлде, Наилнең:"Мин аны барыбер урлыйм!" — дип, бертуктамый кабатлап торуына чыдый алмый, солдатны бәргәли дә башлады. Тынсыз-өнсез булып стенага сеңгән Нуриянең барлыгын бермәлгә барысы да онытып җибәрде бугай. Һушларына килгәндә, Нурия инде, ыңгырашып, абзар идәнендә ауный иде. Иң башта кайната айныды:
— Туктыйсызмы — юкмы! Җитте сезгә! — дип, Харис белән Наилнең икесен ике якка селтәп җибәрде.
Аннан:
— Мәхәббәткә маңка мишәйт итми, диләр, — дип, Нурияне җиңел генә күтәреп алды да өйгә юнәлде.
Абзардагылар ул чакта әнә шулай тиз суынды. Иртәгесен Нурияне бәби табу йортына алып киттеләр. Ул әни булды...
... Ул чакта кайната киленне гаепсез дип табып, өйдәгеләрне бик ныгытып кисәткән иде, ахры. Бу вакыйга турында хәтергә алмаска килешенгәнгә, Наил исеме йортта бервакытта да кабатланмады.
Нуриянең улы бик елак булды, әнисен яныннан да җибәрми интектерде. Бәби мәшәкатьләренә чумган Нурия Шәмсиянең үлеме турындагы хәбәрне карчыкның инде җидесе узгач кына ишетеп шаккатты.
— Шәмсияне балалары бик олылады. Сәдаканы да бик зурдан тараттылар. Солдат улы да үзенең армиясенә әнисе каберенә ташын куеп, чардуганын коргач кына китте... — дип сөйләделәр авылда.
Шәмсиянең шулай көтмәгәндә-уйламаганда үлеп куюына, Нурия никтер үзен дә гаепле тойды:
«Нигә шулай килеп чыкты соң? Аның бит күңеле гел яхшылыкта булды. Берәүне дә рәнҗетәсе, үпкәләтәсе килмәгән иде!» Ике күкрәк арасын нәрсәдер авырттырып тырнады, йөрәк үзе дә, сулык-сулык итеп, күпмедер сызланып йөрде әле...
...Гомер үтә торды. Шәмсия, Наил турындагы хатирәләр инде онытылды дигәндә, тагын бер хәбәр Нуриянең тынычлыгын бозды.
— Шәмсиянең Наиле авылга бөтенләйгә кайткан, ди...
— Кайчан гына орчык буе малай иде, хәзер үзе өч бала атасы икән!
— Хатыны бик чибәр икән... Башкорт ягыннан ди...
Күп тә үтмәде, Шәмсиянең шактый искерә төшкән йорты урынында менә дигән таш пулат калкып чыкты. Бер авылда яшәгәч, күрешми — ни чара! — дигәндәй, буранлы кышкы кичтә районнан җыелыштан кайтучы Нурияне Наил, туктатып, машинасына утыртты. Наил бик үзгәргән, тагын да зурайган, битендәге сипкелләре дә каядыр җуелып, үзе шактый олыгайган иде.
— Менә тагын очраштык, Нурия!
Нурия үзен тыныч тотарга ни тырышса да, йөрәгенең дөпелдәвенә һәм тавышының калтырап чыгуына да хуҗа була алмады. Алар шактый юлны сүзсез генә үттеләр.
— Мин сине кайчан ярата башладым, беләсеңме?
Нурия «дерт» итте. Теге чакта сыер абзарында булган вакыйга исенә төшеп, машинаның ишегенә сыена төште. Әмма Наил шундый тыныч, үзалдында елмайган килеш, кышкы юлга төбәлгән дә сөйли бирә:
— Кичке мәктәпкә күрше авылга йөргәнне хәтерлисеңме? Мин синең өчен генә бардым анда. Сиңа карыйм да, хыялланып тик утырам. Син шундый чибәр, зифа буйлы матур кыз. Ә мин — карсак малай, җитмәсә сипкелле дә. Ул чакта сиңа яратуымны белдерсәм, син хурланырсың дип курыктым. Көлүен көлмәс идең анысы, син андый түгел идең...
Нурия дә, тынычлана төшеп, машина тәрәзәсе каршында биешкән кар бөртекләрен күзәтте.
— Армиядә чакта язган хатларың өчен рәхмәт сиңа... Бервакыт өч ай учениедә булдык. Күз алдына китерәсеңме? Өч ай буе — су төбендә! Беренче тапкыр бит! Кайбер егетләргә психолог ярдәме дә кирәк булды хәтта. Ә мин сине уйлыйм да учениедән соң вәгъдә ителгән отпуск турында хыялланам. Мин ул чакта буйга үскән идем инде. Бер ел эчендә егерме биш сантиметрга үстем, аңлыйсыңмы? Менә кайтам да, «мин сине яратам!» дип, курыкмыйча әйтәм дим... Синең кияүгә чыкканыңны белгәч, никтер, син бәхетсездер кебек тоелдың... Барыбер — урлыйм! — дип, үземә сүз бирдем. Урлыйм да — бәхетле итәм!
Нуриянең йөрәге кысылып куйды, сулыш алырга да куркып, тынып калды. Күңелдә бер уй: «Никләргә утырдым аның машинасына?»
Ә Наил буранлы юлдан күзен дә алмый, иреннәре елмайган, үзе сөйли дә сөйли:
— Әнине җирләгәч, атна буе авылда тордым. Шул чакта мин сине урлау планын кордым. Барыбер бер чыкмый калмас дип, өегез янында төн буе сакладым. Урлап китәм дә, бәхетле итәм, имеш. Шунда мин сезнең өйалдында йоклаганны абайлап алдым. Шундый якында, янәшәдә генә! Такта стенаның теге ягында! Стенага сеңеп, сезне тыңлый башладым... Шунда мин искитмәле бер ачыш ясадым: син бәхетле идең! Аңлыйсыңмы? Син шундый бәхетле идең! Мин, бары тик мин генә бәхетле итә алам дип хыялланган кыз — инде бәхетле...
... Яңа уку елы башланыр алдыннан, Нурия, кулына исемлек тотып, беренче классларны барларга чыкты.
«Закиров Шамил Наилевич»... Бу — Наилнең улы иде.
Нурия тәрәзә төпләрендә гөлләр балкып утырган зур матур йортның ишегалдына үтте. Ишек бикле булмаса да, кыңгырауга басуны кирәк санады ул. Бераздан теге якта аяк тавышлары ишетелде. Инде килеп җитте, ишекне менә ача дигәндә генә, ишек «дык» итеп ябылды да, кемдер аңа эчке якта бик салып өлгерде. Нурия, аптырап, кыңгырауга тагын, тагын басып карады, соңрак тәрәзәгә күз төшерде. Челтәр пәрдә читеннән үзенә туп-туры төбәлеп торган чибәр хатынның уттай күз карашы белән очрашкач, калтырап куйды...
Бу хәл тагын берничә тапкыр шулай кабатланды. Наил хатыны аңа бервакытта да ишек ачмады, өенә дә кертмәде. Юллары туры килгәндә дә, Нурия белән очрашмас өчен, урамның каршы ягына чыгып үтә иде ул.
Ә малайлар бер-бер атлы мәктәпкә килә торды. Өч ел укытып, берсен күрше авыл мәктәбенә озатуга, аннан кечерәге беренче класска килеп керә, аннары — өченчесе... Кечкенә буйлы, сипкелле малайлар, аз сүзле булсалар да, яхшы укыды, мәктәптәге җыелышларга гел әтиләре йөрде аларның. Наилнең үзенә туп-туры төбәлгән карашыннан, Нуриянең еш кына сүзләре буталган чаклар да була иде...
...Ә бүген алар бусагасында — шул хатын! Рүзилә!
— Үлем хәлендәге кешенең теләге бит, апа!
— Булса!
Кайнана каты торды.
Рузилә аның саен ялварды:
— Нурияне күрәсем килә, ди! Әллә нигә шуны юксынам, ди!
Нурия калтырый ук башлады.
Күңелдәге теге моң да: «Әллә нигә сине юксына-а-а-ам...» — дип ыңгырашты.
— Нурияне җибәрмим! Гомердә булмаганны!
Шунда өйалды идәне усал шыгырдады.
— Холыксызланма!
Кайнатаның кинәт яңгыраган тавышыннан әллә теге моң да калтырап куйды инде?
«Әллә нигә сине юксына-а-а-ам...»
— Нурия кызым! Бар, бәхилләш Наил белән!
Нурия чаршау артыннан алар янына чыкты. Биш пар күз аңа төбәлгән иде. Улы Раил белән булачак киленнең аптыраулы карашы астында ашык-пошык плащын өстенә киде ул...
...Көзге яңгыр туктауны белми койды да койды. Ике хатын, лычкылдык пычракны ерып, төн караңгылыгына кереп югалды. Тайгак җирләрдә, егылмас өчен бер-берсенә тотынышып, сүзсез генә атлады алар. Күңелләре иртәгә туачак таңны Рузиләнең дә тол хатын булып каршылыйсын сизенсә дә, йөрәкләре шул котылгысыз дөреслекне танырга теләми бәргәләнә иде...

Тәмам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев