Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Мин ничек итекле булдым

Адәм баласы олыгайган саен балачагы, яшьлеге турында күбрәк уйлана, сагынып искә ала икән.

Миңа тугыз-ун яшь. Бер кышны балачак дустым Хәмдиягә әнисе бик матур кап-кара киез итекләр алып кайтты. Фагыйлә апа авылда яшәмәде, каядыр читтә эшләде. Хәмдия әбисе белән үсте. Акчалы эштә булгач, әнисе кызына төрле матур нәрсәләрне жәлләмәде. Минем әти-әнием колхозда труддингә хезмәт куя, аларга акча бик тәтеми. Минем бик тә Хәмдиянеке кебек итекләр киясем килә.

Ул елларда кыш фасыллары хәзерге кебек җылы түгел, зәмһәрир суыклары белән килә иде. «Кайчан минем дә шундый итекләрем булыр икән?» — дип, әнидән сорыйм. Әни мине тынычландыра: «Булыр, кызым, булыр. Әнә бит, безнең сарыкларыбыз бар. Исән-сау бу кышны чыгып, яз җиткәч, аларның йонын алырбыз, аны теттерербез. Янә кыш җиткәч, авылга читтән итек басучылар килер. Шул чакта бастырырбыз сиңа итекне. Әлегә бит сиңа әз генә зуррак булса да минем итекләр ярап тора. Бераз сабыр ит», — ди. Нишлисең, түздем, әни итекләрен кидем. Түземсезлек белән язга чыгып, сарыкларның йонын кыркуны көттем.

Менә ул көн килеп җитте. Ямьле җәй башында бер көнне әни сарыкларны көтүгә чыгармады, йон алганда миңа булышырсың, диде. Әти белән әни ишек алдында мәш киләләр, бу олы эшкә әзерләнәләр. Ике әнкә сарыкны, шактый исәйгән дүрт бәрәнне берәм-берәм абзардан алып чыгып, әти көйләп куйган махсус урынга — өстәлгә ипләп кенә күтәреп салалар. Әни белән мин башын, аякларын тотып торабыз. Әти аякларны йомшаграк нык бау белән урап ала да, тагын бөтен гәүдәсен өстәлгә беркетеп бәйли. Мин бичара малкайны жәлләп сыпыргалыйм. Әни үткен кайчы белән чыж-пыж йонын кыркый башлый. Сарык тыпырчына. Әни дә кызгана: «Чәбә-чәбә, сабыр ит, малкай, синнән генә калмаган, өммәтең шул бит инде, нишлисең. Җәйгә синең туныңны гына салдырабыз бит, курыкма», — дия-дия, сарык белән сөйләшеп, ипләп кенә эшен дәвам итә. Мин дә кулга кайчы алып булыша башлыйм. Әни миңа ничек итеп авырттырмыйча кыркырга кирәклеген күрсәтә, киңәшләрен бирә. Бичара малкай ике ягыннан да тунын салдырганчы тыпырчынмый ята. Минем тизрәк итекле буласым килә. Чистартып бетергәч, шәрә калган хайван өстәлдән сикереп төшеп китә. Аннан икенче, өченчесенә чират җитә.

Шул рәвешле көн буе әвәрә килгәннән соң зур бер каз кәрзине йон белән тулды. Берничә көн аны тигәнәктән, чүптән җентекләп чистарттык. Инде йонны теттерергә дә була. Димәк, мин тиздән итекле булачакмын дип уйлап сөенеп йөрдем. Әмма иртәрәк шатланганмын икән. Ул чакта авылда һәр хуҗалыкка салым бар иде. Мал асрасаң да, асрамасаң да йорт саен ит, сөт, йон, йомырка түләргә задание бирелде, аларны кичекмәстән тапшыруны катгый таләп иттеләр. Бер кәрзин йонны әни белән икәүләп бәләкәй арба белән илтеп тапшырырга туры килде. Бу елны миңа итек тәтемәде.

Икенче җәйдә тагын сарыкларны «чишендердек». Инде бусын теттерергә күрше Удмуртиянең Алнаш авылына барырга кирәк иде.

Бәхетемә каршы, өченче кышка кергәндә Тоймага шундый йон тетү җайланмаларын кайтардылар. Зур гына ике станокны безнең өйдән ерак түгел таш стеналы каланчалы пожар йортына куйдылар.

Ул чакта әле Ильич утлары юк иде. Әтием бөтен эшкә дә оста булганлыктан (ул бер аяксыз, сугыш инвалиды иде), аңа шушы станокларны урнаштыруны, эшләтеп җибәрүне, карап торуны йөкләделәр. Мин шунда әтигә булышып йөрдем, кирәк әйберләрне алып килеп тордым. Әле дә хәтердә, станокларга киң каешлар, тимерчыбыклар, тагын әллә нәрсәләр тоташтырып, тышка суздылар. Ә анда махсус җигүле ике ат бер зур агач тәгәрмәчне әйләндерә. Авылның бөтен бала-чагасы шушы атларны жәлләп, алар янында мәш килде, аларга нәрсә булса да алып килеп каптыралар иде. Галәмәт авыр тәгәрмәч хәрәкәткә килүгә, бераз читтәрәк торган җайланма (динамик) трактор кебек кабынып китә, моторы ток бирә. Шул көч ике станокны эшләтеп җибәрә. Алар гөрләп эшли башлый. Ике хатын-кыз аларга бер яктан вак-вак итеп йон салып тора. Станокның икенче ягыннан метрлы калын тукыма кебек эшкәртелгән мамыктай йомшак йон полосасы сузыла. Аны рулонга төреп алалар. Шулай итеп тетелгән йон куллануга әзер була. Безгә йон теттерергә күрше авыллардан да килә башладылар. Бераздан ул станоклар юкка чыкты.

Инде миңа әни әйткән итек басучыларны гына көтәргә калды. Хәер, аларның кирәге дә чыкмады. Йөз төрле һөнәр иясе әткәем узган кышта килгән итекчеләрдән бу эшкә дә өйрәнеп калган булып чыкты. Бераздан миңа итекләрне үзе басып бирде. Алар искиткеч, Хәмдиянекеннән дә матуррак иде. Шатлыгым эчемә сыймады. Алдагы кышта Хәмдия белән парлап матур итекләрдә мәктәпкә йөрдек. Бик саклап кына киеп өч-дүрт кышны уздырдым ул кадерле итекләр белән.

Әлеге йон тетү машиналарын кую Тойма авылы тарихына кереп калырлык вакыйга булды. Шуннан соң әткәем итекне гел үзе басты. Сеңлем белән икәү, үсеп җитеп гаиләле булгач та, безнең балаларга да бүләк итте. Бик үтенеп сораган авылдашларны да кире какмады, итекле итте. Калыпларын да размерлап үзе ясады. Әти баскан итекләр әле хәзер дә бар, һаман матур, җылы алар. Хәзер дә салкын кыш көннәрендә кадерләп киям.

Якын дустым Хәмдия урта мәктәпне тәмамлагач та, Бондюг почтамптында озак еллар телеграфистка булып эшләде. Әнисе белән икесенә бер бүлмәле фатирлы булдылар. Һәрвакыт ачык йөзле, ихлас күңелле, балалардай беркатлы җан дустымның бар эшкә дә кулы ятып торды. Тик бәхет дигәне аны урап узды — шәхси тормышы барып чыкмады, гомере дә кыска булды: 1986 елның гыйнварында 43 яшендә каты авырудан вафат булды.

Бу язмам балалык дустым Хәмдиянең рухына дога булып ирешсен, урыны җәннәттә булсын иде!

Миңнеһөдә ХАФИЗОВА, матбугат ветераны

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев