Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Мине көтәләр 

Сезнең игътибарга хезмәттәшебез Зөлфия Примакова хикәясен тәкъдим итәбез.

Куллары комны капшауга, ул күзләрен ачты. Дулкын шавын ишетте. Әтисе аны көймәгә утыртып җибәрде. Туганнары ярда калды... 

Салкын булып китте, шунда гына кызчык киеменең юешлеген тойды. Көймә күренми, кыз көчле җил һәм биек-биек дивар булып диңгез суы күтәрелгәнен генә хәтерли. Төрле төсләргә кереп җемелдәгән ком бөртекләрен учыннан шудырып, торып басты. Аяк астында яткан ташлар йомры, эреле-ваклы. Шул вакыт комга шәүлә төште. Аңа таба сузылган кул артык олы һәм иләмсез күренде, кемдер тезен чүгеп, нидер әйтте, аңлашылмады. Тавыш тыныч һәм мәрхәмәтле яңгырый, бер дә куркынычка охшамаган. Кыз башын күтәрде. Әлеге адәмнең иңендә биштәр, ул аны салып, аннан нидер алды, кызның учына салды. Бәләкәй бер таш, сап-сары, балыкка охшаган. «Күләгә» яр буйлап атлады, кыз аңа иярде. Чәчләре күптән таралмаганга охшый. Бераз баргач, ташлар өеменә килеп чыктылар, анда тагын кирәк-ярак бар икән. Монысы капчык, саллы күренә. Караңгы төшә башлады. Кыз учына йомарланган таш балыкны тагын да ныграк кысып, бара да бара. Теге кеше вакыт-вакыт аңа таба борылып карый. Юк, усал түгелдер ул... 

Берән-сәрән куаклар күренде. Тау өстенә менделәр, аннан сукмак тагын түбән төшә башлады. Аста салам түбәләр шәйләнде. Чыпта ишек ачылды. Алда тычкан күзедәй яктылык җемелдәде дә, каршыда чыра тотып басып торган карчык пәйда булды. Ул бер сулы табак китереп куйды, аннары сөлге һәм озын җиңле күлмәк алып килде. Почмакта морҗалы мич колгасына киемнәр эленгән икән. Идән уртасында торган такта өстәлдә табасы белән балык тора, зур кара күмәч ак тастымалга телемләп кисеп куелган. Табын янына Балыкчы килде. Кызчык аны шулай атарга булды. Бу балыкны карчык тотмаган бит инде, дип уйлады ул. Балыкчы аның алдына икмәк телеме куйды. Карчык чәй китерде, аңа ым какты, утырган җиреннән генә үрелеп, каяндыр җамаяк чыгарды, шуңа табадан балык алып салды да, кыз алдына этәрде. Үзенә балыкны кыягаз кисәгенә салды. Бу икәвенең ничек ашаганын карап тормады ул, карыны ачкан иде. Чәй чынаягына үрелгәч, күзләре дымланды. Елый түгелме соң ул? Болай килешмәс.

— Рәхмәт.

Балыкчы да, карчык та җанланды. Алар кул учларын кушырып:

— Аллаһыга рәхмәт. Көннәребезне бәрәкәтле итсен. Амин, — дип, бит сыпырды. 

Менә шушылар аның көндәлегенә язып куелган. Төшләрен язып бара торган гадәте бар иде шул. Ун сыйныфны тәмамлап, еракка китеп укый башлагач, андый язмалар бетте. Ике арада йөрү башланды. Авыл — шәһәр, шәһәр — авыл. Атна ахырына сагынып кайта да, шәһәргә килгәч, онытылып тора, өйгә кайткандагы шатлык аңа канатлар үстерә иде. 

Тора-бара ияләште, кайтып-китүләр сирәгәйде. Гаиләле һәм эшле булып төпләнеп калды. Инде балалар да үскән. Ялгызы калгач, фатирының астын-өскә китереп, иске әйберләрдән арыныйм дип тотынган иде, шушы дәфтәргә юлыкты. Эше генә түгел, дөньясы туктагандай булды. Нинди озын төш. Салам түбә. Каян килгән? Аның андый өйне күргәне бар идеме соң? Булгандыр, бала чакта.

Әйе-әйе. Алар турысында гына тәбәнәк өй, анда торучы әби болын ягыннан кайтып килә. Болай да бәләкәй гәүдәсе бөтенләй иелгән. Ул җилкәсенә нидер күтәргән, әллә чыбык-чабык, әллә нәрсә. Бәләкәй җил капкасы алдына туктап, йөген чирәмгә төшерә дә, җыерчыклы куллары белән маңгай чәчәләрен рәтли. Үзе елмая. Өйләре чынлап салам түбәле иде шул. Бердәнбер кызын ялгызы үстергән әби озакламый вафат булды. Кызы үзе әби яшенә җиткәндә, түбә салам түгел иде инде, тик йорт бөтенләй каралып, җиргә иңеп бетте. Шунда авылдашлар өмә ясап, колхоз бүләк иткән бураны йорт итеп күтәрделәр. Яңа тәрәзә йөзлекләре куйдылар. Күрше әби үзе матур киенергә ярата, чәчәкле-бизәкле күлмәк-яулыкларын көненә генә дә берничә тапкыр алыштыра иде. Якты төсләр белән ерактан ук игътибарны җәлеп итә торган муенсаларын, алкаларын җемелдәтеп, урам уртасына чыгып баса.

Колонкадан су алган кызга карап, башта:

— Итәгең кыска! Бүтәне җукмыни? — дип кычкыра, аннары «кет-кет» көлә башлый... 

Ә Балыкчы?

Яр буенда балык тотканы булды аның, чөнки ире балыкчы булып чыкты. Чулман буена төшүгә, беренче тапкыр кармак салырга баргач, киреләнеп маташкан иде. 

— Син кармакны карап торырсың гына, мин хәзер киләм. Калкавыч селкенә башлауга, миңда кычкырырсың. 

Үзе яр буйлап китте, нәрсәдер эзләдеме, танышлары янына киттеме. Хатын калкавычтан күзен дә алмады. Балык каба башлагач, күпме генә кычкырса да, җил шавы комачаулады, ире аны ишетмәде. Балыкны ярга тартып чыгаруга, кызыксынып, күз салган иде, аптырап китте: мондыйны күргәне юк иде әле. Балык тәңкәсез, зур башлы, аңа бөтенләй шөкәтсез күренде. 

— Беренче балык тотуың, котлыйм! 

— Ул нәрсәдер йоткан бугай, тамагыннан чыгып тора, — диде ул, борылмыйча гына. 

Ире көлде. Балыкның мыеклары шундый икән.

— Безнең күлдә мондыйлар юк.

Менә шулай башланган иде балыкчы белән тормыш. 

Төшләрен язып бармаса да, кайберләре күңеленә кереп калган. 

Җәйге кояшлы бер көн икән. Алар ире белән икәүләп авылга кайтып баралар. Кулларында икешәр сумка, юлның ике ягы да ям-яшел үлән, чәчәкләр үсеп утыра, күбәләкләр оча. Кинәт көчле җил чыкты, баш өстендә болытлар куерды. Ә ул текә ярда ялгызы басып тора. Аяк астында дүрт юл сумкасы, дүртесе дә бертөсле... Чулман буе түгелме соң бу? Әнә, караңгы дулкыннар эчендә, көймәдә, ире аннан ераклашканнан-ераклаша. Ул аннан кая китәсең, дип сорый. Ишкәкләрен каерып ишүче ирнең аркасы гына күренә, ә тавышы колакта яңгырый:

— Алабугада кал! Алабугада кал! Алабугада кал! 

Шул тавышка уянгандай булды. Өн түгел икән бит. Авылга кайткач, әнисеннән төш юратты. «Дүрт юл сумкасы — синең дүрт балаң. Икегез күтәрәсе йөкне хәзер берүзең тартасың инде,» — диде ул.

Ире вафатыннан инде ике дистә ел узган. Аның сүзен «тыңлап», Алабугадан китмәде ул. Кызларның туган шәһәре бит, биредә үссеннәр, дип уйлады.
Кайбер төшләр кабатланды. Бервакыт күрә: ире тайга буйлап бара, аны үз артыннан чакыра, йорт күрсәтмәкче. Сөйләшми, барыбер аңлашыла. Бер аланга килеп чыктылар. Нинди матур җир! Биек таулар, түбәләрендә кар ята. Зур йортка таба баралар икән. Моның тәрәзәләре кая соң дип уйлауга, ул инде өй эчендә. Тәрәзә бер генә якта, идәннән түшәмгә кадәр бөтен диварны алган. Аннан ерактагы таулар күренеп тора. «Юк, отшельник кебек, кешеләрдән читтә яшисем килми,» — ди һәм уянып китә.

Күп тә узмый, ире икенче мәртәбә чакыра, бу юлы да торак күрсәтә. Матур, яңа, бүлмәләре иркен. «Монда бит балкон да юк, болай да беренче катта күпме тордык, балконсыз,» — шулай диюенә, уяна. 

Өченчеләй керә төшкә ире, тагын фатир күрсәтә. Монысы биек катта, балконга чыгып карый бу. Янәшәдә күршеләрнеке, имеш, култыксада мәче йоклап ята. Аска карый, анда яшел чирәмнән каз узып бара, артыннан күп бәбкә иярткән, ул арада каз үзенең берәм-берәм тезелгән бәбкәләре белән аның күз алдына ук менделәр. Аптырап китте, ничек инде болар сигезенче катка кадәр менеп баралар? Уянгач, озак исенә килә алмый ятты. Төштә бар төсләр дә ачык, якты иде, нәкъ өндәге кебек. 

Монысына инде әнисе каты итеп:

— Син үзеңне сакла! Балаларыңны үстер, — диде. — Кара аны, алдыңны-артыңны карап йөр, син шундый игътибарсыз!

Анысы бар. Игътибарлылыкка әтисе дә өйрәтеп маташкан иде. Мәктәптән кайтуга, ул киемен генә алыштыра һәм өстәл янына йөгерә. Инде кич булган, әле ул көндез дә ашамаган. Пионер эше дип йөргән чаклары.

Кашыкка үрелүе була, әтисе сорый:

— Кызым, карале, нәрсә үзгәргән?

Ул як-ягына карангалап алгач:

— Бернәрсә дә үзгәрмәгән, — ди.

Өстәл-урындыклар элеккечә, мич тә күчмәгән. Әтисе үз урынында эшеннән соң ял итеп ята. 

— Игътибар беләнрәк кара инде!

Шуннан соң да уңай җавап булмагач, көрсенеп куя. Үзгәреш бар икән бит: китап шкафын стенаның башка ягына күчергән әтисе. Ул моны махсус эшләгән бит, кызын өйрәтер өчен. Әтиләренең тәрбия алымнары бу гына түгел. Менә аның өченче сыйныфта укыган чагы. Капка төбендә иптәш кызы көтеп тора. Ашыгып чыгып китәм дигәндә генә:

— Тукта! Кире кил әле, — ди әтисе. — Кызлар матур атлап йөрергә тиеш.

Йөреп тә күрсәтә. 

— Ярар, аңладым. Мине көтәләр! — Чатка җиткәнче, тырышып атлый кыз, урамнан борылуга, тагын үз җаена чаба...

Ахыры бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев