Мине көтәләр (ахыры)
Бу хәл начар төштер, аның белән килеп чыккан очрак түгелдер. Чеметергәме үзен? Бәлки, уяныр! Шундый да уңайсыз, җайсыз халәт.
...Әйе, аны гаиләсе көтә. Көтеп торучың булганда, син бәхетле. Чакыручың булганда да. Берчак гаилә дуслары кунакка дәште. Хуҗабикәнең туган көненә. Ул эштән соң чәчәкләр павильонына йөгерде. Анда эш сәгате тәмамланырга биш минут калып бара икән. Керешли, сулуы кабып, бер матур роза чәчәге сорады. Тышта гыйнвар суыгы булгангамы, чәчәк сатучы кыз аны кат-кат төрә башлады. Аннары инде кулына тоттыра дигәндә, чәчәкне бирмичә, аска иелеп нидер эзли башлады.
— Мин аны тагын газетага да төрәм, — диде ул.
— Рәхмәт, кирәкми, ерак барасы түгел.
Кыз бер табак бит газета алып төрде дә, читләрен каптыргалап та куйды.
Бәйрәм кунаклары табын артында күңел ача иде инде, бүләкне хуҗабикәгә сузуы булды, аны залга әйди башладылар. Соңлаган өчен «штраф» тәкъдим итеп көлештеләр, өлеш тәлинкәсенә төрле яктан салат салу китте. Хуҗабикә аш бүлмәсеннән кайнар пилмәннәр алып килде дә янәшә утырды.
— Ошаттыңмы чәчәкне? Берәү генә инде, аның каравы — нинди!
— Нинди иде соң?
— Ә син карамадыңмыни?
— Карадым... күрмәдем.
Шул вакыт ул хуҗабикәнең йөзенә текәлде. Тегесе күңелсез генә:
— Ышанам, бик матур булгандыр, — дигәч, тәлинкәсен этәрде дә:
— Тукта-тукта, ничек инде... булгандыр? Әйдә, бергә карыйбыз.
Аш бүлмәсенә чыктылар. Бернинди ваза да, чәчәк тә күренмәде.
— Кая соң ул?
— Кәгазьләре монда...
Чүп чиләгеннән алып, башта газетаны, аннары көрән төстәге калын кәгазьләрне, аннары үтә күренмәле пленканы җентекләп карап чыккач, андагы каптырмаларны да күздән кичергәч, үзе дә гаҗәпкә калды.
— Роза юк идеме?
— Роза идеме ул? Нинди төстә иде?
— Кызыл...
— Ә-ә, бик матур булган икән. Мин яраткан чәчәк. Төшеп калмагандыр бит?
Бу хәл начар төштер, аның белән килеп чыккан очрак түгелдер. Чеметергәме үзен? Бәлки, уяныр! Шундый да уңайсыз, җайсыз халәт.
— Ничек төшеп калсын? Менә бит, каптырылган иде. Мин аны әле өскә каратып кына бардым, озын сабагы сына күрмәсен дип.
Шул чагында ул үзенең тантаналы төстә бер чәчәк тотып урамнан йөгерүен күз алдына китерде дә шаркылдап көлеп җибәрде.
— Ярар инде, ярар, тынычлан, — диде хуҗабикә. Ул-бу булмагае, диме?
Шул вакыт бусагада өй хуҗасы күренде:
— Бер-бер хәл бармы?
— Юк... Берни дә юк, без... чәй куйдык.
Ул көнне чәчәк турында сүз кузгатмадылар. Еллар үткәч, андый салоннар чат саен эшли башлагач, бик еш көлеп искә алдылар. Ә ул һаман гаҗәпләнә: нишләп әле бер генә чәчәк алган иде соң ул? Акчасы шул гына булганмы?
Бу өйдә аңа һәрвакыт шат булдылар. Бүләгем юк инде, соңрак алып килермен дип барса да, «син үзең бүләк» дип, түргә утырталар иде.
Бүләк... Беренче курстамы, икенчедәме укыганда, туган көне шимбәгә туры килде. Дәрес калдырмыйм дип, өч парны да бетереп, соңгы рейс белән Мамадышка кайтты. Шәһәр башындагы кечкенә кибет янында рәсми булмаган тукталышта, шул як авылларга кайтучылар «попутка» көтә иде. Инде караңгылана да башлады, машиналар һаман Тәкәнеш ягына гына, алар авылына таба берәү дә юк. Бер мотоцикл әллә ничә тапкыр кибет тирәсеннән урап менгәннән соң, аның каршысына килеп туктады.
— Куда собралась-то? — ди рульдәге яшь ир-ат. — Что так поздно?
— Дома ждут. У меня сегодня день рождения.
Студент кызны кызганып, кайтарып куярга булды бу. Ул вакытта әле юллар чокырлы-чакырлы, биек дамба буйлап бераз баргач, мотоциклын сүндереп, караңгылыкка кереп китте. Төртсәң дә берни күренмәслек тирә-якка карап торганда, бер кочак ап-ак сиреньнәр күтәреп килеп чыкты бу. Аның мондый сиреньне гомер күргәне юк, урам чатындагы шәмәхә чәчәклесеннән башка.
Елмаеп, чәчәкләрне кулына алуга, кырыс тавыш эндәште:
— Вот тебе подарок. Теперь держись, быстро поедем!
Кайтып җиткәндә инде дөм караңгы иде. Мотоцикл гөрелтесенә тәрәзәдән әбисенең ак яулыгы күренеп алды. Аннары кече капка ачылып, аннан... уклау тоткан әнисе чыкты.
Кыскасы, аны китереп куючы китеп баргач та, ни булганын аңлап өлгермәгән кызга сорау арты сорау яуды:
— Кем белән кайттың? Бу вакытка кадәр нишләп йөрдең? Исеме ничек? Чәчәкләрне ул бирдеме?
— Дәресләр беткәч кенә чыктым, пардан качасы килмәде. Исемен белмим...
— Исемен дә белмәгәч, нишләп ул сиңа чәчәк бүләк итә?
— Туган көнем белән...
Соңгы җөмләсен әйтмәсә, яхшырак булган да бит.
Әнисенең тиргәве шундый нык булды, җир ярылса, җир тишегенә керерлек иде.
Икенче көнне Мамадыш буйлап барганда, вокзал урамына бер тыкрык калды дигәндә, каршы яктагы йорт турысында утын ярып маташучы берәү эндәште:
— Ну что, крепко попало от мамы?
— Нет, она добрая. Просто за меня переживает... очень.
Ул эшен ташлап, юл аркылы чыкты. Кайсы факультетта укуын сорашты. Чаллыда торуын, монда туганнарына җәйге ялга кайтуын әйтте.
— Будешь в Новом городе, заходи. Если меня дома не будет, жена откроет. Записывай адрес...
Кызларның күбесе стипендия алган саен баралар иде шул Чаллыга. Ул йөрмәде.
Бу вакыйганы әнисе һәм апасы янында бервакыт исенә төшеп сөйләгән иде. Рәхәтләнеп көлештеләр.
Өйдә һәрвакыт көтәләр. Туган йортта көтәләр. Туган якның таллары да, вакыт үткәч, көтә сыман. Уйлар кинәт бөтенләй әллә кая очты. Әбисе, үләр алдыннан, килененә:
— Бүген китәм инде. Мине көтәләр, — дигән, — ишетәсеңме? Кызлар җырлый...
Иртә таңда кем җырлар дип, тәрәзәгә караган әнисе. Ә анда беркем юк, ди.
«Мин атна кич үләрмен, җомга көнне күмәрсез, карагыз аны, беркемне дә көтмәгез», — дип йөргән әбисе тыныч кына бәхилләшеп, атна кичтә китеп барган. Ураза тотып, намаз укып гомер кичергән кеше тормышының һәр мизгеле тәртипкә корыла, күрәсең, һәм ул үзен ахирәттә дә көткәннәрен белә.
Алаймы-юкмы, ләкин аның да шундый тәртипкә якын буласы килә.
Зөлфия Примакова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев