Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Мине көтәләр (дәвамы)

Көндәлекләрнең тулган берсе юкка чыга барды. Беркем дә укымасынга, алар утка очты.

Янып торган учак каршысында озак торганнан битләре кызышканы әле дә исендә. Ялкын ялмап алган дәфтәр битләре куырылып, соңгы хәрефләре кара көлгә әверелгәнче карап торган иде.
Бүген зиһенен хатирәләр чорнап алган.
— Хуҗа килде, — диде әбисе, самоварга тотынып. Нинди хуҗа? Ишегалдына чыкса, бабасы белән берәү сөйләшеп тора. Урам якта ат пошкырганы ишетелә. Атка атланып күрше авылдан килүче аларның әбисенең Хуҗа исемле энесе икән. Малайларын да күрде ул аның соңрак. Берсе тракторда килгән иде. Күчтәнәчләрен өстәлгә куйды да, тутасының хәлен белүгә, китеп барды.
— Мине көтәләр, — диде ул. Шул чагында кыз колагына киртләп куйды да инде: «Мине көтәләр» дип әйтсәң, сине беркем дә, бернәрсә дә тоткарламый. Шаулап кайнап чыккан чәй дә.
Хәзер үзе әби, ә әбиләренең яратып искә алган туган җирен — Вахит авылын күрмәде ул. Исәнлек булса, бер барып кайтырга кирәктер инде. Әбисе, сагынган саен, җитмеш яшендә дә җәяүләп китә иде. Хәзер әнә сөйләгәннәре искә төшә. Яучылар килгәч тә, әтисе төпчек кызыннан сорый икән, кызым, фәләннең улына барасыңмы, дип. «Шулай утыра торгач, егерме икегә җиттем. Бездә базар була торган иде. Вахит базары. Бабагыз мине шуннан, арбасына утыртып, урлап кайтты. Әти мировой судья булгач, аңа мине бирмәс дип уйлагандыр инде. Ә мин күптән күз салып йөрдем. Ул ат тәгәрмәчләре, кисмәк, көянтә ише әйберләр сатарга килә. Мине утыртып киткәнен күреп калганнар да, әтигә барып әйткәннәр, кызыңны Комазанга алып киттеләр дип. Ул да арттан ат белән чыккан. Өйләренә килеп керүебезгә, капкадан ук тавышы ишетелде. Мин мич ягыннан чаршау артына качтым.     
Әти керде дә сорый:
— Кызым, син минем беләнме, әллә каласыңмы?
— Рөхсәт итәсеңме, әткәй? Калыйм әле?
Шуннан өстәл артына утырдылар, туйны килешә башладылар...»
Төп йорт бөтенләй икенче урында, чишмә тыкрыгыннан өскә таба. Хәзергесе — аларның башка чыгып салган өйләре. Һәр кешенең тормышы — үзе бер тарих. Әтисе ягыннан гаилә тарихын аз булса да белә. Әнисе ягыннан — ачылмаган китап. Аңа биш яшь чагында, пароходта кайтканнарын хәтерли. Юл буе: «Әби дип әйтә күрмә, нәнәкәй диген», — дип тукып килсәләр дә, бәләкәй капканы ачып, ишегалдына керүгә, әбисенеке кебек итеп яулык бәйләгән, чәчәкле күлмәкле әбине кочаклап алды да:
— Исәнме, әби! — диде.
— Әби түгел, нәнәкәй!
Табын тулы ризык истә калган, нәнәкәсе шуларның әле берсен, әле икенчесен, елмаеп, аңа таба этәрә.
Беренче һәм соңгы күрешү шул булган икән. Ул икенче курста укый башлаган көздә нәнәкәләре китеп барды. 
Кышын алынган посылка эчендәге күчтәнәчләр арасыннан чыккан бияләйләргә нык гаҗәпләнгән иде. Өчпочмак башлы булгангамы, сәер тоелдылар. Нәнәкәләре ак сарык йоныннан бәйләгән. Сарык дигәннән, шул кайтудагы бер вакыйга аның рус телен мәктәпкә барганчы ук өйрәнә башлавына сәбәп булды, күрәсең. 
Туган апаларының балалары җыелышып лапта уйныйлар. Ул читтән генә карап утыра. Аларның «сорок один, сорок два» дип санауларын үзенчә аңлап:
— Безнең дә бар сарыклар барын, тик алар әбинеке, — ди икән. Моны мунчага су ташып йөргән әнисенә сөйләгәннәр. Өйләренә әйләнеп кайтуга, әти-әнисе ике бала белән дә ара-тирә русча сөйләшә башлады. 
Әнисе аңа немец телен дә өйрәтеп маташты. Анысы унынчы сыйныфта булды бугай. Институтка укырга кергәч, немец төркеменә язылырсың, дигән иде әнисе. Укытучысы булмагач, авыл мәктәбендә мәктәптә чит тел кермәде. Документында билгесе юк бит, ничек мине шул төркемгә куегыз дисен, инглиз төркеменә язып куйдылар. Шулай беркөнне филфак расписаниесендә беренче курслар өчен чит тел торганын күргәч, алар җентекләп аудиторияне ачыклады. Алар — мәктәпләрендә чит тел өйрәнми калган студентлар. Кем кайсы телне өйрәнергә бара?
Пар башлануга ук, аның фамилиясен атадылар. Торып басты да, бирелгән сорауларны аңламыйча, дәшми тора. Укытучы гаҗәпләнүен йөзенә чыгарып, тагын нидер әйтте. 
Янында утыручы староста кыз аның итәгеннән тартты: «Утыр ди, утыр, «икеле» куям, ди». Дәрес ахырында мөгаллим янына йөгерде, бер чит тел дә өйрәтмәүләрен аңлатты. Тагын бармы шундыйлар, дип сорады укытучы. Шул рәвешле, алтылап кеше, алфавиттан башлап өйрәнеп, икенче семестрдан инде башкалар белән бергә текстлар укуга барып җитте. 
Күңеленә тигәне, шушы шәһәргә килүенең беренче елларында татарча сөйләшсәң, кырын караулары булды. Беркөнне үзе торган фатирга кайтып барганда, Ленин мәйданы тукталышында, автобуска алар белән бергә укыган кызлар керде.
— Восточкага менәбез без дә! — диде берсе. Алар янына килүгә, нәрсә турындадыр сөйләшү китте.
— Хватит на своем тараторить! — Кисәтеп әйтелгән тавыштан сискәнеп куйдылар. 
93нче елларда гына хәлләр үзгәрә башлады. 
Мәктәптә беренче елын эшләгәндә, унберенче сыйныфта бер укучының дәресләргә йөрмәвен белде. Бер атна үтте дигәндә, килде бу бала. Арткы өстәл артына барып утырды. Дәфтәрен, каләмен алды. Тик укымый да, язмый да. Рәсем ясап утыра. Үзе күзәтә. Нишләр микән, ди бугай. Татар төркеме, ә ул русча гына җавап бирә. 
— Исемең дә, фамилияң дә татар, өйрәник әйдә татарча сөйләшергә.
— Кирәк түгел ул миңа.
— Чынлапмы? Ярар, менә берәр татар кызына гашыйк булырсың да, өйрәнүеңне сизми дә калырсың әле.
Аптырагач, моның сыйныф җитәкчесенә әйтә, билге куярлык та җавап бирми, нәрсә дә булса эшләргә кирәк, ди.
— Сүз әйтә күрмәгез, утырсын шунда, без бит аңа мәктәпкә йөргән өчен рәхмәт әйтәбез.
— Нишләп?
— Ул бит алтынчы класстан бирле йөрми.
Кайтышлый китап кибетенә сугылды. Күзе Аяз Гыйләҗевнең яңа гына басылып чыккан «Яра» повестендә тукталды. Төн йокламый укып чыкты. Әдәбияттан алдагы дәрес планын үзгәртеп, сыйныфтан тыш уку дәресе ясады. Сугыш, мәхәббәт, гаилә, тугрылык, ватанпәрвәрлек... Әллә никадәр тема сыйдырышлы эчтәлек җәлеп итте. Яшүсмер кыз һәм егетләрне битараф калдырмастыр. Еллар узгач, «Яра» повесте буенча Казанда спектакль дә куелды. Шуңа күрә, хәзер белә: ул вакытта шушы әсәрне сайлап ялгышмаган. Укучылар бирелеп тыңлады, үзләре дә кызыксынып укыды. Туган телен өйрәнергә теләмәгән егеткә кайсы өзек ошады, шуңа рәсем ясап кил, билгең булыр дип бирем бирде. Рәсемнәрне кулга алуга, аңлашылды: бу яшүсмер күңелендә ниндидер каршылык ята, аңа кешеләр белән аралашу кыен. Димәк, мәктәпкә йөрмәвенең сәбәбе тирәндә. Тик ул психолог түгел шул. Һәм ул аттестат алып, мәктәптән китү алдында. Ул арада гына нәрсә эшләп була? «Син болай эшлә, андый булма, мондый бул,» — дип кешегә тәэсир итеп булмый бит. Үрнәк кирәк, күбрәк яхшы үрнәк.
Ничә ел узгандыр, хезмәт хакы алган көн, йортлары каршындагы кибеттән ашамлыклар алды. Сумкасына әйберләрен тутырыганда, артыннан чиратта торган кешенең төбәп караганын тойды. Башын күтәреп караса, шул укучысы. Мәһабәт гәүдәле, киң җилкәле, танырлык та түгел үзен.
— Исәнмесез, — диде ул бик матур итеп. — Хәлләрегез ничек? Сез һаман да мәктәптәме?
Урамга чыккач, сорады:
— Ничек әле шулай сөйләшергә өйрәндең?
— Әйттегез бит, татар кызына гашыйк булырсың дип. Өйләндем, малай туды. Бакчага урын булмагач, баланы авылга кайтарып куйдык, хатынның әби-бабасы янына. Малай янына кайтам, минем белән татарча сөйләшә. Менә шулай. Өйрәнергә туры килде...
Шуннан соң ул: «Ярый, мине көтәләр,» — дип, саубуллашып китеп барды.
Ахыры бар

Зөлфия Примакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев