Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Әнигә юл (ахыры, 12нче кисәк)

Гадел «ике бала» турындагы хәбәрне ишеткәч, төн уртасы дип тормады, вокзалга китте.

...
Гадел «ике бала» турындагы хәбәрне ишеткәч, төн уртасы дип тормады, вокзалга китте. Камиләгә хәбәр итеп тормаска булды. Бала белән тыныч кына ятып торсын. Бәлки бу юлы да өметләре бушка булыр...

Гадел килеп җиткәндә, аның егетләре килеп баскан иде инде. Аптыраган йөзле вокзал җитәкчесен күргәч, Гадел барысын да аңлады: балалар юк...

— Качтылар... Шустрый кыз, кулны тешләде бит... — дип сөйләнде тәбәнәк буйлы, олы яшьтәге абзый.

Гадел балаларның тышкы кыяфәтләрен җентекләп сораштырды. Абзыйның сөйләве буенча, малай Гоша булырга тиеш. Ә кызны үзенең дә фотода гына күргәне бар. Бала үскән саен үзгәрә бит, бәлки чыннан да... Гаделнең эчке сизгерлеге «Бу — Сылу!» диде... Кичекмәстән балаларны табарга кирәк! Кайсы якка китәргә мөмкин алар? Тиз генә картаны таратып салган Гаделгә абзый бармаклары белән бер ноктага төртеп күрсәтте.

— Малай булдыклы, башлы егеткә ошаган, шундук качу планын төзү һәркемнән булмый. Менә шушы якка киткән булырга тиешләр. Шактый баргач юл кырыенда бер кафе бар, шунда кереп сорагыз, — дип озатып калды ул.

Ашыгырга кирәк, ашыгырга, кабат югалтмаска иде аларны!

Көчле машина уктай очса да, Гадел шоферын ашыктырды, берничә тапкыр «катырак куаларга» кушты.

— Моннан да катырак барып булмый инде, Гадел Ризванович, гафу итегез, — диде шофер егет.

— Юк, үзем сабырлыгымны җуйдым, гафу, — дип Гадел тыела төште. Уйларына чумды... Балалар ач, кафега керми калмаслар, юл буендагы кафеларда ниләр генә булмый... Гаделнең күңеленә беренче тапкыр курку хисе керде. Их, соңармаска иде!

Юл буендагы кафега кинәт кереп, мәхшәр ясады Гадел. Алай ярамаганын белә торып, шашлык пешерүчене бугазыннан тотып, аякларын идәннән аерды.

Ысылдаган тавыш белән аның котын алды.

— Балалар кайда?

— Т-т-т-туда пашли...

— Нишләттең аларны? Ну?!

— Да вот... маленький золото брал... больше ничего не брал... Возьмите, они мне не нужны... Детей не трогал... пили... ели ... ушли, — диде мәхлук җан, куркуыннан очкылык тота башлап.

Үзе кесәсеннән бер уч алтын эшләнмәләр чыгарды, башын балалар киткән якка изәде, балаларга йокы даруы салынган сок эчерүләрен генә әйтмәде.

Балаларны эзләүчеләрнең ике рюкзак табулары хакында хәбәр алгач, Гаделнең шиге калмады, алар дөрес юлда!
— Эзләгез, әллә кая китә алмаганнардыр. Группаны урман аша алып чык, вакытны кулдан ычкындырмагыз, икегә бүленегез. Алар хәлсез, куелык аша чыга алмаслар, сукмаклар буенча барыгыз! — дип команда бирде ул отряд командирына.
Аннан соң кесә телефоныннан шалтыратып:
— Бусы минем сиңа шәхси үтенечем: тап син аларны, Давыт, тизрәк тап. Алар минем... балаларым! — диде.

«Балаларым» диюенә сәерсенеп караган шоферына Гадел башын гына селекте:
— Менә шулай, шушы минуттан синең шефың өч бала атасы булды. Шофер елмаеп кабат башын чайкады: «Ну и дела!» Яхшы кеше аның шефы, бик яхшы кеше!
Ә бу вакытта...
Әмирнең күз аллары караңгыланды, ул инде үзенең бер адым да атлый алмаячагын аңлап, Сылуны агач төбенә аркасы белән сөяп утыртты. Сылуның сулышы сизелми иде.
Әмир кызны дер селкетте:
— Сылу, ач күзеңне! Йокларга ярамый! Ач инде! Әниеңне табасың бар, ач!
Тереклек билгесе сизелмәгән Сылуның гәүдәсе буш капчык кебек авып төште.
Урман эченә Әмирнең:
— Коткарыгыз! Ул үлә! Кто-нибудь! Помогите!!! — дип соңгы көче белән кычкырган тавышы таралды.
Бу тавышны урмандагы агачлар гына түгел, эзләүчеләр дә ишетте. Бер минуттан, хәле киткән Әмир дә аягында басып кала алмады. Үткен чалгы кыеп төшергән үлән кебек Сылу янына ауды.

***
Камилә сискәнеп уянып китте. Әллә төшендә, әллә инде өнендә, Сылуы кулларын сузып: «Әнием!» — дип дәште. Бу шундый сагындырган, кадерле, йөрәккә якын тавыш иде... Камилә күзләрен ачты. Торып палата ишеген ачып карады, коридорда беркем күренми. Төнге дежурдагы ак халатлы Света, өстәленә башын салган да, рәхәтләнеп йоклый. Әйтерсең лә, башы каты өстәлдә түгел, йомшак мендәрдә...
— Света... Света...
Ак халат иясе шундук башын күтәрде:
— Ә, нәрсә кирәк, Камилла Курбановна?
— Син күрмәдеңме?.. Юк, юк, гафу итегез, мин болай гына...
Камилә кире палатага кереп, башын каты мендәргә салды. Ишек ярыгыннан Светаның башын янә каты өстәлгә салып йоклап китүен күргәч, «Баласыз кешенең хәсрәте юк, йокысы каты була шул», — дип уйлап куйды. Аның йокысы качкан иде инде, ул тәрәзә янына килеп басты.
Тиздән балалар елашкан, дөбер-шатыр килеп бала өләшкән тавышлар ишетелде. Камилә дә кызын каршы алырга әзерләнде. Әллә әнисенең тынычсызлыгын сизде, бала күкрәк сөтен аз гына имде дә башын читкә борды. Шулвакыт палата ишеге ачылып китте...

Шуннан соң барысы да кинодагыча бик тиз булды. Гаделнең бер карашыннан барысын да аңлады Камилә — Сылуы табылган! Аның хәле китте, йөрәге чыгардай булып типте, авызы кипте, телен әйләндереп бер сүз әйтә алмады. Ике күзеннән тыелгысыз кайнар яшь аккан хатынын Гадел кочагына алды.
— Хәзер мин сине аның янына алып барам. Борчылма, барысы да яхшы, — дип юатты.

Ничек коридор аша атлап бара алды... Палата ишеген ачып кергәч, ничек кызын күреп һуштан язмады...
Палатадагы ялгыз караватта күзләрен йомып яткан кызын күреп, Камилә аңа ташланды. Карават янына тезләнеп, кызының кулларыннан кат-кат үпте:
— Кызым, кызым минем... Сылуым! — дип сөйләнде.

Үзе бертуктаусыз кызының кул-аякларын сыпырды. Менә бала күзен ачты. Әнисен күреп урыныннан тормакчы булды, тора алмады. Аларны күзәтеп торган шәфкать туташы, кузгалмаска кушып ишарә ясады.
— Әнием... минем әнием! — диде бала хәлсез тавыш белән. — Син мине таптың...
— Юк, кызым, син мине таптың! Мин сине таба алмадым... Бик каты эзләдем... озак эзләдем... Бик озак эзләдем... таба гына алмадым... Кичер әниеңне, кызым! Бик кыен булгандыр... бик авыр булгандыр... Озын юллар кичкәнсеңдер, кызым. Авыр булгандыр сиңа! — дип өзгәләнде ана.
Сылу күзләрен тутырып әнисенә карады.
— Юк, әнием, юк, арымадым... Юллар күп булса да, әнигә алып бара торганы иң матуры икән, — дип әнисенең башын күкрәгенә кысты. Бераз тын гына торгач, Сылу сорап куйды:
— Әнием, миңа ничә яшь инде?
Камиләнең тавышы карлыкты, үзәк өзәрлек тавыш белән:
— Кызым, багалмам, сиңа бүген ун яшь тулды, — дип кызының битен күз яшьләренә чылатты.
Шулвакыт акрын гына палата ишеге ачылып китте. Гадел артына качып торган Әмир Сылуга күз кысты.
Гадел кулындагы төргәкне:
— Менә, кызым, бу сиңа бездән — әниең белән әтиеңнән зур бүләк, син хәзер апа булдың, — дип, Сылу янына җайлап куйды.
Сылу шатлыгыннан нишләргә белмичә кулларын сузды, үзенә иелеп торган якын кешеләрен, Камилә белән Гаделне муеннарыннан кысып кочты. Өчесе өчен дә рәхәт минутлар иде бу.

Шулвакыт, «болар мине оныттылар» дигән кебек, төргәк кыштырдады, селкенде дә нечкә тавыш белән кычкырып елап җибәрде
Әмир башкалар сизмәгәндә тиз генә Сылу янына килеп утырды. Сагынган иде ул аны, берничә сәгать эчендә гомер буе күрмәгән кебек сагынган иде. Сылу да оялып кына кулын Әмирнең кулына куйды. Ике йөрәк арасында мәхәббәт бөреләнеп килгәнен күреп, Камилә белән Гадел бер-берсенә мәгънәле карап куйдылар.

Ә төргәктә тавыш тынмый, яңа туган адәм баласы гаиләдә яңа тормыш башлануын хәбәр итә иде...

Мөнирә Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев