Әнигә юл (дәвамы, 10нчы кисәк)
Камиләнең кызын янына кертеп салдылар. Ул баланың мес-мес килеп йоклап ятуыннан Камиләнең башы әйләнде, күңелен рәхәт бер хис биләп алды.
...
* * *
Камиләнең кызын янына кертеп салдылар. Ул баланың мес-мес килеп йоклап ятуыннан Камиләнең башы әйләнде, күңелен рәхәт бер хис биләп алды. «Кызым, кызым... кызым син минем», — дип пышылдап, баласын сөйде. Бар гәүдәсен назлап, тикшереп чыкты. «Шөкер, сау-сәламәт икәнсең, дөньяга килүең белән котлыйм сине, балам!» — дип пеленкасыннан кат-кат үпте. Күпме яратсаң да, яратып туймаслык бу яшь баланың исе... Берни белән дә чагыштырып булмый аны. Бала исе — бөтенләй икенче, хуш ис. Ул — яшәү, яңа тормыш, синең дәвамыңның исе... Бу исне татымаган хатын-кыз беркайчан да бәхетле булмастыр... Камиләнең башыннан шул уйлар йөгереп үтте. Кинәт ул сискәнеп, башын күтәрде. Нәрсә булды? Бүген ничәсе әле? Бүген бит... Ничек хәтереннән чыгып китте әле?! Камилә уңайсызланып куйды. Бүген аның Сылуының туган көне... Тагын бер ел үтеп китте... Нинди зур бәйрәм булыр иде. Менә нинди бүләк ясаган булыр иде Камилә олы кызына, сеңел алып кайтты аңа! Тик... күпме эзләсәләр дә, таба алмыйлар бит әле апа кешене. Бөтен милиция бүлекләрендә тиешле мәгълүмат бар, барысы да барысыннан да хәбәрдар. Әмма бала табылмый. Хәер җыючыларның хуҗаларын дер селкеттеләр, алар исә җилкәләрен сикертеп: «Бездә сезнең кыз юк!» — диләр. Балалар йортларының һәр почмагын диярлек айкадылар. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә дә тынычлык булмады, әле берсе, әле икенчесе килеп, сораулар биреп йөдәтте... Юк Сылу! «Исән түгелдер», — диләр... Камилә кызының исән булмавына ышанырга да теләми. Ул хакта уйлыйсы да килми, Сылуы исән аның, исән! Ана йөрәге тоя бит ул, бик ерактан да... Кайчан булса да күрешерләр, эзләр, таба алмаса да эзләр...
Камиләнең хәлен тоеп, аңлап яшәгән Гадел кушылуларын тизләтте. Камилә: «Сылу кайткач», — дип сузмакчы иде, Гадел: «Сылуны бергә каршылыйк», — дип сүзендә нык торды. Әллә Камиләнең күңелен күрергә тели, әллә үзе дә ышана, Гадел: «Сылу табылачак, аны без таба алмасак та, ул безне үзе табачак», — дип кабатлап тора. Озак бит инде, бик озак... Камиләнең йөрәге тетелеп беткән иде инде, әле ярый бала туды. Әле ярый Гадел очрады, аны тормышка, яшәүгә кире кайтарды. «Сылуым, синнән башка яшәвем өчен кичер мине... Рәнҗемә миңа, балам... Мин сине көтәм, кайт!» — дип пышылдады Камилә, борынын нәни төргәккә терәп. Пеленка эчендәге җан иясе боргаланды, ниндидер аваз чыгарды. «Нәрсә, балам? Табыла дисеңме? Авызыңа бал да май, кызым!» Камиләгә каяндыр көч иңде. Өмет яшәтә кешене, хыял да, мәхәббәт тә түгел, өмет!
***
Бер бәхетсез гел бәхетсез була, диләр, Әмир белән Аза рюкзак белән мәш килгән вакытта больницага опека вәкилләре килеп җиткән икән. Баш врач чакырткан, Әмирне дә үзләре янына киңәшмәгә дәштеләр. Моның ни белән бетәчәген аңлаган Әмир палата ишегенә урындык аягын кыстырып куйды да: «Безне алырга килгәннәр. Мин детдомга бармыйм, качам. Минем белән качасыңмы?» — дип Азаны да үзе белән әйдәде.
Палата ишеген шакыдылар. Ишек тоткасына кыстырып куелган урындык озак чыдамаячак иде. Әмир җәһәт кенә икесенең дә рюкзагын тутырып куйган иде инде, иңнәренә элделәр дә, тәрәзә аша чыгып, кеше аягы басмаган яктан урманга таба йөгерделәр. Кемдер больницаның чүбен яга башлаган, куе төтен урман ягына таба юл алган, балалар өчен бу бик уңай булды. Битләрен каты үлән сыдырып бетергән ике бала хәлдән тайганчы йөгерделәр.
Ниһаять, якында гына поезд кычкырткан тавыш ишетелде. «Юк, мин башка бара алмыйм, хәлем бетте», — дип, Аза яшел үлән өстенә аугач, Әмир дә аның янына тәгәрәде. Әмма әлсерәшеп яткан ике балага тынычлап ятарга насыйп булмады, кемнеңдер: «Ә, менә кайда икән алар!» — дип дәшкән тавышына сикерешеп тордылар.
— Йөгердек!
Әмир Азаның җиңеннән тотып алга әйдәде.
Арттан кемнеңдер:
— Әй туктагыз! Мин шаярдым гына бит, — дип кычкырган, әче итеп сызгырган тавышы ишетелде.
Нинди туктау?! Җилдән җитез Әмир Азаны «канатларына утыртып» очып китте. Кайдан килә диген аңа шуның кадәр көч?
— Әнә, поезд кузгалып маташа, сикерә аласыңмы? — дип Азага карады Әмир. — Курыкма, үзем булышам.
— Кая бара соң ул?
— Анысы мөһим түгел хәзер. Кая булса да китәргә кирәк.
Уйлап торырга вакыт юк иде, Әмирнең ышанычлы булуын тойган кыз бала, курыкса да, сиздермәде. Бер мизгелгә тукталып калган поездның ниндидер тимеренә ябышты. Әллә Әмир артыннан этеп җибәрде, әллә кемдер аны кулыннан өскә тартып алды. Кыз куркудан күзләрен чытырдатып йомган иде, аягы каты җиргә баскач, Әмирнең тавышы ишетелгәч кенә күзен ачты...
Аларга кул сузып ярдәм итүче проводник егет мәрхәмәтле кеше булып чыкты. Балаларны үз бүлмәсенә яшерен генә кертте, кайнар чәй белән сыйлады. Бер кат яңа утырган пассажирларның гозерләрен үтәп килгәч, балалардан барысын да сөйләтте.
— Менә нәрсә, балалар, хәзер сез йоклагыз, иртән берәр нәрсә уйларбыз.
— Ә сез безне сатмассызмы? Безгә детдомга эләгергә ярамый бит, абый!
«Абый» дигәнең яшь кенә егет иде, күзләрен тутырып карап торган балаларга ни дияргә белмәде. Иртән милициягә тапшырырга уйлаган иде бит ул аларны. Кара син күз карашларын! Боларга ничек ярдәм итми каласың?
— Тыныч булыгыз, сүз бирәм, беркемгә бер сүз әйтмәм, мин сезгә ярдәм итәргә тырышырмын. Ә хәзер ял итегез, купедан чыкмагыз, кычкырып сөйләшмәгез, сезнең монда икәнлегегезне беркем дә белергә тиеш түгел. Аңладыгызмы? — дип Әмиргә кул сузды проводник егет.
Балалар икесе бергә баш кактылар. Егет чыгып китте, ике бала сөенечләреннән нишләргә дә белмәде. Башта тәрәзә аша артта калган агачларны, йортларны күзәттеләр. Бераздан бу туйдырды, проводник егет кереп, аларга йокларга кушып, кабат чыгып китте. «Эшләре күп икән проводникларның, бер утырып тормый Валера абый», — дип сөйләнде Аза һәм йокларга урын җайлый башлады. Әмма егет купе ишеген ябуга нидер булды, балалар икесе дә утырган урыннарыннан очып төштеләр. Аза башын бәреп, аңын җуйды. Әмир бераз тынсыз ятканнан соң көч-хәл белән күзен ачып, Аза янына шуышты.
— Эһ... Син исәнме? Тора аласыңмы? Эһ... Сулыш алып булмый... Аза, синең кай җирең авырта?
— Әмир... мин Сылу бит!
— Ничек дидең? Эһ... Кабатла әле!
— Мин Салихова Сылу Дамировна.
— Ә Иванова? Рюкзактагы?
— Анысын белмим, исем-фамилиямне, адресны бик тырышып ятлаткан иде әнием. Аның исеме бик матур...
Шулвакыт кемдер купе ишеген ачып җибәрде.
— Монда ике бала бар. Врач ярдәме кирәкме сезгә, балалар? Үзегез йөри аласызмы? Кай җирегез авырта?
Ишекне ачучы балаларны капшап карады да кемгәдер:
— Балаларны читкәрәк алып китегез, артык куркыныч зыян юк, әмма тиешле ярдәмне күрсәтегез, — дип боерды.
Сылу белән Әмир, купедан чыккач, тирә-яктагы мәхшәрне күреп, телсез калдылар. Ауган, рельслардан читкә төшкән вагоннар... Мәрхәмәтле проводник егетнең үле гәүдәсен күргән Әмир тиз генә кыз каршына килеп басты, күрми калуы хәерлерәк булыр... Төрле якка чабышып йөргән кешеләр... Кайсының башы бәйләнгән, кемдер канга баткан аягын тотып, аксый-аксый әле бер якка, әле икенче якка бара... Кемнәрдер исемнәрен кычкыра-кычкыра якыннарын эзли... Кемнәрдер елый, «Коткарыгыз!» — дип кычкыручылар да ишетелә...
Шок хәленнән айный башлаган Әмир:
— Абый, ни булды? — дип яннарыннан узып баручыны туктатып сорады.
— Ике поезд бәрелеште бит, исән калганыңа сөен! — дип китеп барды каядыр ашыгучы...
Мөнирә Сафина
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев