Әнигә юл (дәвамы, 2нче кисәк)
Фаягөл түти хастаханәдән ерак яшәми иде, авыру бераз тернәкләнгәч, хатынны күчерү кыен эш булмады.
...Фаягөл түтинең батырлыгын белми калдылар, табиблар өчен хатынның күзен ачуы могҗизага тиң иде.
Түти хатын янында бөтерелде, үзе җай килгән саен табиб колагына:
— Ни... Әллә мин әйтәм... үземә алып кайтып дәвалап карыйммы? Сезне җәфалаганчы дип әйтәм... Эчендәге бер генә әгъзасына да зыян килмәгән дисез бит. Мин шулай башына зыян килгән бер кешене дәвалап аякка бастырган идем... Хәтерлисездер, баш сөяге чәрдәкләнеп беткән иде. Бу әле кызы барын хәтерли, теге кеше үзенең кем булуын да әйтә алмый иде. Аякка басты бит, хәтере дә кайтты. Тәҗрибәм бар дип әйтүем, — дип пышылдады.
Фаягөл түти хастаханәдән ерак яшәми иде, авыру бераз тернәкләнгәч, хатынны күчерү кыен эш булмады. Махсус караватын да бирделәр, беренче көннәргә җитәрлек дарулар, уколлар белән тәэмин иттеләр. Әмма Фаягөл түтигә аларның кирәге юк иде, үзе белгәнчә дәваларга тели иде ул, укол-дарулардан башка...
Фаягөл түти үз исәбенә бер ай ял алды һәм җиң сызганып эшкә тотынды. Үзенә ышанган түтигә мондый вакытта әллә каян гына гайрәтле көч иңә һәм ул элек эшли алмый торган эшләрне дә бер дигән итеп башкарып чыга иде.
Бала урман аша озак барды. Курыкмады, урман куе түгел, юлы киң, туп-туры төшкән кояш нурлары белән уйнап, барды да барды. Бераздан, су эчәсе, ашыйсы килә башлагач, бик нык арыгач кына елый башлады. Атлар хәле калмаган бала бер агач төбенә утырды.
Агач төбендә изрәп йоклап утырган бала янына машина килеп туктады. Машинадан озын буйлы, хәрбиләрчә нык гәүдәле ир төште. Як-ягына каранды да, баланы уятудан курыккандай, сак кына күтәреп алды, машинаның арткы утыргычына яткырды һәм, бала уянмасын диптер, сак кына кузгалып китте...
Бала машина селкеткәнгә уянды. Үзенең машинада баруын аңлап, тиз генә торып утырды. Әтисе белән әнисе аны эзләп тапканнар! Әмма рульдә әтисе түгел, чит кешене күреп, сагая калды. Кайчан, нигә бу кешегә утырган ул? Кая алып бара аны бу абый? Аңа әтисе белән әнисе чит машинага утырырга кушмый иде бит. Бала мышык-мышык килеп борын тарта башлагач, ир заты артына борылып: «Елама, хәзер мин сиңа кибеттән тәмле конфет алып чыгам», — дип юатты. Сылу конфет яратмый, аңа конфет кирәк түгел! Чит кешедән конфет алып ашарга кушмады аңа әтисе белән әнисе. Әмма кыз бала бу кешегә каршы сүз әйтмәде, әнисе өйрәткәнчә, килешкәндәй башын гына кагып куйды. Җай чыгуга качачак ул бу абыйдан
Урман аша чыккач, ир заты юл чатындагы кибеткә кереп китте. Бала шундук машинадан сикереп төште, кибетнең арт ягына йөгерде. Менә арт як ишек ачылды, кемдер чүп ташлап кереп китте, әмма ишеген япмады, ачык калды. Сылу күп уйлап тормастан, ишектән эчкә кереп, өеп куелган капчыклар артына качты. Үзе дер-дер калтыраса да, кибет эчендәге тавышларга колак салды. «Балагыз кем, кызмы, малаймы?» дип сорый сатучы. «Кыз» ди теге бәндә.
— Кызым диген.
— ...
— Харап икән, сөйләшәсең килмәсә, сөйләшмә!
Акчасын түләгәч, ир заты чыгып китте. Сылу урыныннан кузгалмады. Склад тәрәзәсеннән яшеренеп карап торгач, теге бәндәнең аны эзләвен аңлап алды. Тиз генә китмәде ул бәндә, тирә-якны тикшереп чыкты, әмма сатучы янына кермәде. Бу абый әшәкеме? Сабый арыган иде, ул урын җайлап утырды. Талчыккан баланың керфекләренә янә йокы эленде...
Капчыклар артына яшеренеп, изрәп йоклап яткан кыз баланы сатучы уятты.
— Каян килгән бу матур кыз безгә? Исеме ничек икән бу матур кызның?
— Сылу... Мин монда качып утырам...
— Кемнән качып калдың? Ә-ә-ә, син әтиеңнән качкансың!
— Ул минем әтием түгел!
— Шулаймыни? Синең әтиең кайда соң?
Сылу сагая калды. Нигә бу апа сорый да сорый әле? Әтисе белән әнисе җирдә ятып калганны әйтсә... Юк, иренен кып-кызылга буяган бу апага әйтергә ярамас. Бала шундук дәшмәс булды. Күпме генә тырышса да, сатучы аның телен ачтыра алмады. Шулай да, кыз баланың битләрен юдырды, ертык күлмәген салдырып, өр-яңа күлмәк кидерде. Сылуга яраклы җылы кофта да табылды. Кибеттә ашарга ни бар, кыз бала алдына куйды. Үзе читтән генә Сылуның кабалана-кабалана ашаганын карап торды. «Кемнең газиз баласы икән бу? Әллә ташлап киткәннәрме? Әгәр дә шулай булса?»
Сылу телен тешләгәндәй тынып калды. Бу апа аңа тагын ошамый башлады. Сорый да сорый. Нәрсәгә төпченә?...
Мөнирә Сафина
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев