Әнигә юл (дәвамы, 3нче кисәк)
Бала караңгы төшкәндә генә бер авылга килеп керде. Иң кырыйдагы кечкенә генә йортны озак кына күзәтеп торды. Тәрәзәләрендә ут балкыган йортта бер әбидән башка беркем дә булмавына тәгаен ышангач кына, ишек шакыды.
— Йә, йә... Әйтәсең килмәсә, әйтмә. Мин хәзер телефоннан гына шалтыратып алам, син беркая да китмә, яме.
Сатучы складка кереп китүгә, кыз бала утырган урыныннан сикереп торды. Ие ди... Сылуны тотып теге абыйга бирергә уйлыйдыр әле! Бала шундук кибеттән чыгып китте. Чыгуга як-ягына каранды, урам уртасындагы юлдан китмичә, кырыйдан барырга булды. Алты яше тулып киткән балада моңарчы яшеренеп яткан саклану инстинкты баш калкытты...
Бала караңгы төшкәндә генә бер авылга килеп керде. Иң кырыйдагы кечкенә генә йортны озак кына күзәтеп торды. Тәрәзәләрендә ут балкыган йортта бер әбидән башка беркем дә булмавына тәгаен ышангач кына, ишек шакыды.
— Әби, мин сездә йоклап чыгыйм әле...
— Әстәгъфирулла! Бу ниткән хәл?
— Әби, керим инде. Мин бик әйбәт кыз, сиңа тимәм.
Әбекәй аркасына рюкзак аскан, дерелдәп басып торган баланы куенына алды, тиз генә өйгә алып керде.
— Ниткән хәл инде бу? Балаларын ник карамый бу ата-ана? Шушы кара төндә кая бара инде бу сабый? — дип сөйләнде. — Син кем баласы соң? Безнең авылныкы дисәм, бер дә күргән юк үзеңне. Ашыйсың киләме? Хәзер ашатам-эчертәм дә, минем белән йокларсың, иртәгә әтиең белән әниеңне эзләп табарбыз, җәме!
Шушы сүзләр җитә калды, Сылу әбигә ышанып ятып йоклады. Иртән торуына әби тәмле коймак пешергән иде. Сылуның бу әби яныннан бер дә китәсе килми башлады. Әнә нинди тәмле коймаклар пешергән. Әллә монда гына калыргамы? Юк, калырга ярамас, әнисен коткарырга кирәк. Әнисе инде аны көтәдер, «Сылуым кая китте икән?» дип борчылып беткәндер. Әби күрмәгәндә чыгып китәргә кирәк булыр. Тик менә... әнисе янына бара торган юлны онытты бит әле Сылу. Әллә бу әбидән сораргамы? Әби кешеләрнең белмәгәне юктыр, алар инде бик озак яшәгәннәр бит.
— Әби, сезнең урамдагы юл кая бара?
— Калага, кызым, калага.
"Кала«ны белми иде Сылу, ул аптырап калды.
— Ә без... ә без икенче шәһәрдә яшибез. Әби, син белмисеңме, минем әнигә кайсы юл алып бара икән?
Әби нишләргә белми баш вата иде, кызчыкның соравыннан сискәнеп китте. Әнисен эзләп бала юлга чыккан! Бу баланы әнисе ташлап киткән! Әби баланы җылы куенына кысып, корышып беткән күзеннән чыгар-чыкмас керфегенә ябышып калган күз яшен сөртте. Кемгә әйтеп карарга икән соң? Учаскавайга әйтсә... Балаларын карамыйлар дип, тартып алсалар? Бәлки ялгышлык белән бер-берләреннән аерылып калганнардыр? Дөнья бит бу... Инде алар үзләре дә башларын бәрә-бәрә кайгыралардыр, эзләп таба гына алмыйлардыр. Бәлки эзләп үзләре дә килеп чыгарлар... Әби телевизорны кабызып, радионы ачып куйды, берәр хәбәр булмасмы. Кеп-кечкенә бала әллә каян килмәгәндер. Күрше авылларның берәрсеннән генәдер... Әби үз-үзе белән киңәшеп, бала хакында дәшми торырга булды. Әнисе янына алып бара торган юлны эзләп чыккан бала бит ул! Аны беркем ташламаган! Аның әнисе бар, мондый баланы әни ташлый димени?!
Фаягөл түти, Камиләне алып кайткач, өй бүрәнәсенә «1984 ел, 25 август» дип язып куйды, бик теләп, яратып дәвалый башлады. Авыр хәлдәге хатын башы сызлаудан интегә иде. Түти, үзе генә белгән серләр белән, кызыл балчыктан ясалган мазьны хатынның маңгаена сылап, сызлануларны киметте. Тәненең кара янып чыккан җирләрен каз мае белән ышкыды. Чоланнан киптергән үләннәрен, урман җиләкләрен алып керде. Ванна ясап кертер, чыккач тәмле чәй ясап эчерер, аякка бастырыр барыбер. Әле аның шифалы китабы бар, кичләрен догалар укып, өшкереп тә җибәрсә...
Яшь бәрән тиресендә яткыру, шифалы үләннәр белән ванна кертү, яшь каен яфрагын җебетеп җәелгән простыняга төреп яткырулар — боларның барысы да файдага булды. Камилә аз-азлап тамагына ашый башлады, аңа бераз хәл керде. Әмма кул-аякларын кузгата алмый иде әле. Көн саен ниндидер яңалык уйлап чыгарырга тырышты түти, Камиләнең күңелен өмет белән җылытты. Хатынның авариягә очравын, ире белән кызының кайда булуын белми өзгәләнүен ишеткәч, авария турында белешеп тә караган иде. Тик беркем берни ишетмәгән, күрмәгән булып чыкты.
Болай булмас... Ахирәтенең улы милициядә эшли, аның колагына керерлек сүзләрне җиткереп куйды. Кем белә, булмас дигәндә дә булып куя торган хәлләрне күп күрде инде ул... «Өметсез — шайтан гына, ә без шайтан түгел, кешеләр. Өметләник, Ходайдан сорыйк, ярдәмен салмый калмас», — дип юатты ул бәхетсез хатынны.
Көнаралаш мунча якты, Камиләне аркасына асып алып барды, тәненә тоз кушылган бал сылады, шифалы каен себеркеләре белән ышкыды. Аркасына асып кире алып чыкты. Камиләне көнгә берничә тапкыр әйләндереп яткырды. «Тишелгәнче яту дөрес булмас, без менә болай итик әле», — дип янында көне буе мәш килгән түтидән кыенсына иде Камилә. Әмма берни дә эшли алмый, бүрәнәгә әйләнгән кул-аяклар кузгалырга теләмиләр. Фаягөл түтигә җиңел түгел иде, әмма бер генә дә зарланмады, «эх» дип тә әйтмәде. Йомшак куллары белән Камиләнең бөтен буыннарына массаж ясады. Хәсрәтле хатынны: «Бәхетең бар икән әле, күлмәк киеп тугансыңдыр, синең бер генә сынган җирең дә юк. Ходай кушса, тиз савыгырсың. Әле ярый сынмаган, сынса бик кыен булыр иде», — дип юатты.
Мөнирә Сафина
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев