Әнигә юл (дәвамы, 4нче кисәк)
Күп тырышлыклардан соң Камиләнең куллары хәрәкәтләнә башлагач, икәүләшеп еладылар.
Битен юа, чәчен үзе тарап үрә ала бит! Менә сөенеч, менә бәхет! Көндәлек тормышта гадәти хәл итеп кабул ителгән кечкенә нәрсәләр зур бәхеткә әйләнә торган көннәр дә була икән...
Сылу сабыйлыгы белән көн исәбен югалткан иде инде. Ул «әйбәт әби» янында калды. Тышта яңгыр, ә әбинең өе җылы, рәхәт. Аларга беркем кермәде, әби үзе дә беркая чыкмады. Ялгызлыктан туйган әбигә бу бала күктән төшкән бүләк булды. Сылуга әбинең кытыршы куллары да йомшак булып тоела иде. Әби аның чәчләрен тарап үрде. Күптән инде бала чәчен үрүне оныткан әбигә бала, әле тегендә, әле монда үремгә керми калган чәчләрне күрсәтеп: «И әби, син чәч тә үрә белмисең икән! Картайгансың шул инде, битләрең дә сынып беткән», — дип көлде. Бераздан: «Ә минем әнием бик матур итеп үрә. Ул үзе дә матур, аны Ходай матур итеп яраткан... Әниемне сагындым...» — дип башын аска иде.
Әмма бала хәтта шушы бик әйбәт әбигә дә юлда үзләренең авариягә очраулары хакында берни сөйләмәде. Сөйләсә, әтисенең машинаны бик кызу, «чаптырып» йөртүен, әнисенең сүзен бервакытта да тыңламавын әйтәсе була иде. Әтисе беркайчан да әнисенең әйткән сүзен тыңламый иде шул. Бу юлы да тыңламагандыр... Юк, беркемгә дә ул хакта сөйләмәс Сылу! Менә әтисе белән әнисен эзләп табар да, «Моннан соң бер дә талашмагыз» дип икесен маңгайга-маңгай чәкештерер. Элек әнисе белән әтисе шулай итәләр дә, озак кына талашмый йөриләр иде. Сылу нәзек кенә тавыш белән үкси-үкси елап җибәрде. Аңа әби дә кушылды...
Карт кешенең елавына аптыраган бала «шып» булды, елавын онытып әбине юатты. «Синең дә әниең югалдымы?» — дип, әбинең аркасыннан сыйпады, җыерчыклы битләрен иркәләде.
Өч көн үтте. Югалган бала, аны эзләгән ата-ана хакында бернинди хәбәр булмады. Баланы беркем дә эзләми! Алма бөртеге кебек бала беркемгә кирәкми! Әби аптырашта калды. Бу бала хакында каядыр хәбәр итәргә кирәктер бит. Иртәгә авыл башлыгы янына барырга кирәк булыр дигән ният белән әби йокларга ятты.
Ул иртән күзен ачканда янында бала юк иде инде. Әби аңлады, бала киткән. Әнисен эзләп киткән... Күңелсез, ялгызлыктан соры төскә кергән тормышын нурга күмгән иде бу бала, явыз кешеләр харап итә күрмәсен, берүк... Кайларда икән, кире кайтмасмы?
Күзләре талганчы юлны күзәтте әби... Кире кайтамы соң инде әнисен эзләп юлга чыккан бала?
Сылу төш күреп уянды. Әнисе ике кулын сузган да: «Кызым, әйдә минем янга, мин сине көтәм», — дип чакыра.
— Мин синең яныңа юлны ничек табармын соң, әнием? — дип сорый Сылу.
— Син зур кыз бит инде... Эзләсәң, табарсың...
— Минем әниемә алып бара торган юл кайда дип кемнән сорарга соң, әнием?
— Үзең табарсың, кызым... Табарсың...
Сылу уянды. Әнисе чакырды бит аны! Бала урыныннан торды, әби тирән сулап йоклый иде. Әби янында бераз басып торды, сак кына юрганын рәтләп куйды. Әбине ташлап китәсе килми иде аның. Әнисен дә эзләп табасы бар... Тагын бераз тәмле итеп йоклаган әбигә карап торганнан соң, Сылу ишекне акрын гына ачып чыгып китте. Әби янына килер әле ул, әнисе белән бергә килерләр. Тик башта әнисен табарга кирәк.
Урамга чыккач, уңга да, сулга да борылып карады Сылу, кайсы яктан килгәнен оныткан иде инде. Кай якка юл тотарга белми аптырап торганда, ерак та түгел автобус тукталышын күреп алды. Шулчак борылышта автобус килгәне күренде. Бала бар көченә шунда йөгерде. Кәрҗин күтәргән әбигә булышкандай итеп, җәһәт кенә эчкә кереп китте. Утырырга урын да табылды. Автобус кузгалып киткәч, бала янына кондуктор килеп басты.
— Үскәнем, кая барасың?
— Әнием янына
— Ә синең әниең кайда соң?
— Минем әнием еракта шул, — дип авыр сулады бала.
— Синең башка беркемең дә юкмыни? Берүзең ерак юлга чыккансың.
Сорауны ишетмәгән кебек, бала тәрәзәгә борылды. Бераз аптырап торганнан соң, кондуктор автобус йөртүче янына барып ниләрдер сөйләде дә урынына барып утырды. Сылу, автобус селкеткәнгә чайкалып бара торгач, йоклап киткәнен сизми дә калды.
Ул уянганда автобустагы кешеләр төшеп беткән, кондуктор янындагы милиционерларга нәрсәдер сөйләп тора иде. Сылу сизгерлеге белән аңлады, аны алырга килгәннәр! Болардан качып калмаса, әнисен эзләп таба алмаячак! Ул шундук автобусның ачык калган арткы ишегеннән чыгып, туктап торган машина янына чүгәләп утырды. Машинаның ишеге ачылып китте, аннан көдрә чәчле бер малайның башы күренде. «Монда кил, мин сине качырам», — дип пышылдады малай.
— Кемнән качтың? Кая барасың? — дип сорады ул машинаның арткы утыргычына чумган Сылудан. — Исемең ничек? — дип кызга кулын сузды. — Минеке Данил.
— Әнием янына, — диде Сылу, үзе кондукторның автобусны биш-алты тапкыр әйләнеп чыгуын машинаның кара тәрәзәсе аша елмаеп күзәтте.
— Әниең кайда?
— Белмим... эзлим...
— Һе...
Машинага бер ир кереп утырды.
— Тааак... Бездә кунак кызы бар икән. Кая бара инде бу матур кыз?
— Ул безгә кайта! Минем кунагым ул, белдеңме!
— Даже так? Ну син егет, Данил! Мин булмый торган биш минут эчендә нинди матур кунак кызы эләктергәнсең! Котлыйм! Тик, мин аңламыйм, кайда бу кызның әнисе, нигә ул кызын чит кешеләргә кунакка җибәрә?
— Әнисе бит аның кайдалыгын белми!
— Ничек инде? Син мине тәмам бутап бетердең, Данил.
— Бу кыз әнисен эзли, без аңа ярдәм итәргә тиеш! Ә хәзер, әйдә, безгә кайтабыз. Тыңламасаң, мин сине уволю!
— Болай булгач, кайтмый булмый инде. Ну делааа...
Мөнирә Сафина
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев