Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Әнигә юл (дәвамы, 5нче кисәк)

Даниллар ерак тормый икән, күз ачып йомганчы кайтып та җиттеләр.

...
Даниллар ерак тормый икән, күз ачып йомганчы кайтып та җиттеләр.

— Безнең дә шундый зур, матур өебез бар иде, — дип куйды Сылу күңелсезләнеп.

— Ә хәзер бездә яшәрсең, ярыймы! — диде Данил.

— Юк, миңа сездә калырга ярамый. Мин әниемне эзлим, — дип карышты Сылу.

— Башта син бездә кунак бул, аннан соң әниеңне бергә эзләрбез. Килештекме? — Данил Сылуга кулын сузды.

Килешмәде Сылу, шуңа күрә малайга кул да бирмәде. Әнисен табасы бар аның. Данил әтисенә яңалыкны әйтергә йөгерүгә, Сылу урамга атылды. Шофер абый кыз артыннан йөгереп караган иде дә, куып җитмәслеген аңлагач, кулын селтәде.

Йөри торгач, бала вокзалга килеп чыкты. Күп уйлап тормады, кузгалырга торган автобусның арт ишегеннән эчкә чумды.

— Кая барасың? — дип, каршысына шундук үткер күзле кондуктор килеп басты.

— Әнием янына, ул мине көтә.

— Әниең мондамыни? Кайсыгыз бу баланың әнисе?

Беркем дә дәшмәде.

— Бәлки син автобусларны бутагансыңдыр? Әнә теге автобуска кереп карамадыңмы? Валера, туктап тор әле, монда бер бала автобусны бутаган ахры. Надо разбираться!

Сылу башын иде. Шулвакыт автобусның иң арткы урыныннан бер хатын торып:

— Аның әнисен мин беләм! — дип сөрән салды. — Кил монда, үскәнем, мин сине әниең янына алып кайтам.

Сылу куанды, ул әнисе янына кайтачак! Бу апа аның әнисен белә! Бала тиз генә апаның алдына менеп кунаклады. Автобус кузгалды...

Автобустан төшеп калгач, бик озак җәяү кайттылар. Апа сөйләшмәде, Сылуны ашыктырды. Өйгә кергәч, Сылуның матур киемнәрен салдырып куйды да, каяндыр алып, иске киемнәр киертте.
— Моннан соң синең исемең Аза була, үз исемеңне оныт. Мин ни кушсам, шуны эшләрсең. Качарга уйлама да, барыбер юлны таба алмаячаксың. Качасың икән, мин сине бүреләргә ашатам! Белдеңме? Миңа «апа» дип кенә дәш. Аңладыңмы?

Сылу дәшмәде. Апа кеше Сылуның беләгеннән каты итеп чеметеп алды. Авыртуга түзәргә тырышкан кыз, күзләреннән аккан яшен күрсәтмәскә тырышып, килешкәндәй башын какты...
Сылу көн дә хәер сораша башлады. Урман эчендә тегендә-монда урнашкан йортларда яшәүчеләрне бу кызның кем баласы булуы, нигә хәер сорашып йөрүе кызыксындырмады, беркем берни төпченмәде. Үз баласы өйдә, шул җитмәгәнме? Кеше баласы хакында кайгырта торган заман түгел лә бу! Шулай да, көннәр узгач, бала хакында тиешле органнарга хәбәр барып җиткән...

Беркөнне хәер сорашып кайтып кына керде, апа аны тиз генә чоланга бикләп куйды. «Тыныңны чыгарма, эзеңә төшкәннәр, сине алырга килгәннәр», — дип янап алырга да онытмады. Чолан тәрәзәсеннән үзләрен күзәтеп торган кыз баланы милиционер абыйларның берсе дә күрмәде. Әнә, «апа» бу ике абыйга зур сумка белән күчтәнәч бирде. Димәк, алар дуслар... Болар апага берни әйтмәячәкләр, Сылуны коткарырга килмәгән алар... Сылу ишетте, берсе: «Саграк бул!» — дип әйтте. Тәрәзә шакырга җыенган бала кире уйлады. Абыйлар киткәч, "апа«ның үзен кыйнавын теләми иде ул. Йодрыгын шактый татыды инде, күзләреннән ут чыкканчы суга бит ...

Бер тапкыр тикшерү килгәч, апа шикләнә калды. Җаен туры китереп, хәер сорашырга тәмам остарып җиткән баланы бер адәмгә сатып җибәрде...

Йокыга талган Камилә сискәнеп уянып китте. Кызын, Сылукаен төштә күреп, ана йөрәге баласына килгән бәлане сиздеме? Кайда икән аның алма бөртеге? Кайларда тилмереп йөри икән?
Их, аяклары йөрсәме? Ник катып калдыгыз инде? Камилә кулына эләккән очлы чәнечке белән аякларына кадап алды һәм... авыртуга түзә алмый кычкырып җибәрде. Ничек инде? Аның аяклары авырта? Димәк, Камиләнең аяклары сау-сәламәт! «Фаягөл түти!» — дип аваз салды хатын, үз тавышын үзе танымыйча. Камиләнең гайре табигый тавышын ишетеп, Фаягөл түти бүлмәгә атылып керде. Тагын икәүләшеп елый-елый сөенү... Бәхет кошы тоткан кебек, табиб янына ашыгу... «Ходайның могҗизасын аңларга минем баш җитми... Көтегез, болай булгач, аякка басачак, әмма көчле бер тетрәнү кирәк булыр», — диде гаҗәпләнүен яшереп тә тормаган табиб. Тагын могҗиза көтүләр...

Вакыт уза, төртелеп тормый. Тик Камиләнең аяклары гына кабаттан йөреп китәргә ашыкмый...
Беркөнне Камилә тәрәзәдән карап моңаеп утырганда, капкадан кереп килүче милиция формасындагы ир-егетне күреп алды. Башыннан алып аягына кадәр ниндидер кайнарлык йөгергән Камилә дер-дер калтыраган хәлдә аш бүлмәсендә кайнашкан Фаягөл түтигә кычкырды: «Безгә милиционер керде, тиз генә каршы чык! Сылу табылган!» Кызының табылуына тамчы да шикләнмәгән Камиләнең йөрәге очарга омтылган кош кебек тыпырчына башлады. Менә хәзер ишек ачылып китә дә... Фаягөл түтинең: «Ай Аллам! Ай Аллам!» — дип такмаклаганын ишеткәч, Камиләнең тамчы да шиге калмады. Ничек итеп коляскадан торды? Ничек итеп аш бүлмәсенә чыкты? Ул боларның барысын да аңсыз рәвештә башкарды. Фаягөл түтинең аптыраулы йөзен күргәч кенә үзенең аякта басып торуын аңлады. Түти исә, сөенеп, Камилә тирәли: «Сөбханалла! Сөбханалла! Сөбханалла!» — дип такмаклап йөри иде. Камилә күзен тутырып керүчегә, баһадирдай зур гәүдәле, тышкы кыяфәтеннән үк ышанычлы кеше булуы күренеп торган ир-атка карады. Хатынны ток суккан кебек булды...

Мөнирә Сафина

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев