Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Әнигә юл (дәвамы, 7 нче кисәк)

Күптән инде кеше арасына чыкканы да юк. Урамга чыгарга, тәрәзәдән карарга ярамый, Илгиз абый аларның икесен кемнәндер бик нык саклый...

...

Күптән инде кеше арасына чыкканы да юк. Урамга чыгарга, тәрәзәдән карарга ярамый, Илгиз абый аларның икесен кемнәндер бик нык саклый... Кыш көне чана шуарга чыгасы килгән иде дә, Илгиз абыйсы «ярамый» диде. Инде яз да килеп үтеп китте. Шомырт агачының чәчәк атканын тәрәзәдән генә карап, әнисен сагынып утырды. Кичә әби: «Бер атнадан Илгиз абыең икебезне авылга кайтарып куям диде. Минем йортым бар анда. Иске булса да, түбәсеннән су үтмәгәч, яшәргә була. Анда кайтсам, савыгып бетәм мин, борчылма, әниеңне дә табарбыз», — дигәч кенә кәефе күтәрелде баланың. Бер көн үткән саен стенага бер сызык сызды. Сызыклар арткан саен баланың күңеле ачыла барды. Әмма...

Көннәрдән бер көнне әбинең улы килми башлады. Бер атна узды, ике, фатир ишеген ачып керүче булмады. Телефоннан шалтыратуның да файдасы булмады, теге баштан ишетелгән тавыш «телефон не доступен» дип кабатлады. Инде әбинең көн дә эчә торган дарулары, улы китергән ризыклар бетте. Кайгыга баткан Сылу ярты көн эчтән фатир ишеген шакыды, берәрсе ишетер дип өметләнде. Әллә ишетмәделәр, әллә ишетәселәре килмәде... Ишеккә килүче күренмәде. Әби кабат урынга ятты. Ашыйсы килгән саен су эчеп торган баланың да хәле бетә башлаган иде инде. Өметен өзеп тәрәзә аша урамны күзәткәндә, ишек ачылган тавыш ишетелде. Әби сөенеп башын күтәреп карады, Сылу таныш абыйны каршы алырга атылды. Әмма керүче бөтенләй ят хатын-кыз булып чыкты. Бермәлгә өчесе дә тын калдылар.

***
Камилә китәргә булды. Аягы йөри, тагын ни көтеп ята инде? Күпмегә кадәр кеше җилкәсендә ятарга була? Үз йортына кайтыр... Әмма Фаягөл түти аның бөтен планын җимереп ташлады.
— Кая бармакчы буласың? Паспортың янып беткән, башка документларың бармы? Эшкә керәсең килсә, урнаштырам мин сине. Минем урынга кер әнә. Мин инде болай да эштән китәрмен дип йөри идем. Гадел синең документларыңны эшләтеп алып була диде. Бераз сабыр итеп тор.
«Гадел» исемен ишетүгә, Камиләнең ике бите яна башлады. Йөрәге сулкылдап типте, һич кенә дә үзен кулга ала алмады. Ошый иде аңа Гадел. Ошый дию генә аз, бүтән хис иде бу, моны аңлый Камилә, әмма үзенең хисләрен тыеп кына тора. Фаягөл түтидән дә оят...
Фаягөл түти исә әллә кайчан сизгән иде. Шуңа күрә ул Камиләнең аркасыннан кагып:
— Оялма, гашыйк булу оят эш түгел, Гадел үзе дә сине күргәч имәнеп китте. Ярата ул сине, бергә булырсыз, Ходай кушса, — дип сүзне икенчегә борып җибәрде.
Камилә бераз тынычланды, документсыз беркая китеп булмаслыгын аңлый иде ул. Бәлки ул арада кызы да табылыр. Табыла аның кызы, табыла! Фаягөл түти гел шулай әйтергә куша: «Була дигән эш була, булмый дип кул селексәң, булмый. Табыла дип әйт!» — дип тукып тора. Табылыр, күңеле сизә Камиләнең, табылачак аның кызы!
Йомшак юрган астында яткан ана төне буе йоклый алмый борсаланып чыга. Кайларда йөри икән аның бәгырь җимеше? Төнгә урамда калса, этләр таламасмы үзен? Мондый уйдан ана бөгәрләнеп килә, йөрәге сулкылдап тибә башлый. Берәр яхшы кеше күреп, өенә алып кайтса, ничек әйбәт булыр иде. Гадел «тирә-якка ориентировка җибәрдек, фотосы булгач, табарга уңай була» дип юата да бит... Һәркем үз кайгысы белән яшәгән заманда ышанып та булмый. Әле ярый Гадел очрады, кемгә таяныр иде. Камиләнең сулкылдап, әрнеп типкән йөрәге сөенеч белән тулды. Яраттырды бит егет, бер күрүдә гашыйк иттерде. Тик бу хистән ояла хатын. Югалган балаң хакында уйламыйча, кемгәдер гашыйк булып, шуның хакында уйлап ят инде, дип үзен әрли. Әмма, күзен йомуга, Гадел килә дә баса. «Кайгырма, табабыз Сылуны», — дип Камиләнең чәченнән сыйпый. Рәхәтлектән оеган хатын йоклап киткәнен тоймый да кала.

***
— Та-а-ак, син кем? Монда нишләп йөрисең?! — дип җикерде ят хатын Сылуга.
Бала куркып әбигә сыенды.
— Мин Аза, — дип пышылдады.
— Чегән кызы түгелсеңдер бит? Тьфү! Бар-дак!
— Әле син исәнмени? Кайчан катасың инде? — Бусы карчыкка төбәп әйтелгән сүзләр иде.
Сылу дер-дер калтырап әбинең колагына пышылдады:
— Кем бу?
— Илгиз абыеңның... ние... дусты.
— Нәрсә пышылдашасыз анда? Мине алдаган булып, ялганыгыз тотылды! Монда качырган булган икән сине. Ялган тотылмый калмый ул, катты үзе дә!
Әби хатынның бу сүзеннән куырылып килгәндәй булды, калтыранган гәүдәсе белән:
— Илгиз улыма берәр нәрсә булмагандыр ич? Ходаем... — дип елый башлады.
Хатын баланы кулыннан җитәкләп алды да, фатирдан чыгарып ташлады. Сылу ишек аша ишетелгән тавышларны хәйран калып тыңлады. Ишеткәннәр яхшыга түгел иде: Илгиз абый авариягә очрап үлгән. Бу апа әбине каядыр илтеп ташларга тели. Сылу ят апа чыкканчы качып торырга булды, ул киткәч, әбине алыр да, әнисен эзләп китәрләр. Әмма апа китмәде, Сылуның әйберләре тутырылган чәчәкле рюкзакны ишекне ачып кына ыргытты, ниндидер кешеләр килеп, әбине алып чыктылар. Алар артыннан Сылу да урамга атылды.
Әбине машинага салып маташкан бер егет аннан:
— Син әбинең кеме буласың? — дип сорады.
— Беркемем түгел, куып җибәрегез аны, йөрмәсен буталып, — диде карчык, бала авызын ачып берәр сүз әйткәнче.
Үзе Сылуга: «Кит тизрәк, кач моннан!» — дип кулын болгады. Сизгер бала хәлнең яман икәнен аңлап, якындагы куак арасына кереп качты. Вакытында өлгергән, теге хатын чыгып, егетләргә акча бирде дә: «Больницага түгел, дурдомга илтегез, сөйләшеп куелган, каршы алырлар», — диде. Әбине алып киттеләр.
Хатын, янына килеп баскан котсыз кыяфәтле иргә: «Бүген кич очрашабызмы? Безнең план сработал, сын похоронен, мать в психушке», — дип чыркылдады. Горур кыяфәт белән кара машинаның ишеген ачып, кереп утырды, машина яшен тизлегендә алга ыргылып, юк та булды.
Шулай итеп кыз бала тагын ялгыз, урамда калды...
Шушы көннән ул үз исемен онытачак, олы кешеләр дә түзә алмаслык хәлләрдә калачак...
***

Мөнирә Сафина

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев