Әнигә юл (дәвамы, 9нчы кисәк)
Шушы "бәлки"ләр күпме булды инде. Алар Камиләгә көч биреп, өметен үстереп тордылар.
...
Шушы "бәлки"ләр күпме булды инде. Алар Камиләгә көч биреп, өметен үстереп тордылар. "Бәлки«нең икенче кеше икәнен белгәч, йөрәк авыртуына чыдый алмаслык булып өметсезлек өстәлә... Фаягөл түти белән Гадел көч биреп тормаса, Камилә әллә кайчан сынган булыр иде. Әле ярый алар бар. Үзе генә калганда ирен сүгә, машинаны ул кадәр кумаса, бу хәлләрнең берсе дә булмас иде бит... Бу хәсрәтләр эчендә үзен яндырып яшәмәс иде Камилә.
Фаягөл түти Дамирны тиешенчә озату хәстәрен күргән булып чыкты. Яртылаш янган документларын да җыештырып куйган. Кем кушкан инде аңа?! Гомерендә бер күргән, аңсыз яткан Камилә өчен эшләгән бит ул аларның барысын да. Юк, яхшы кешеләр бик күп бу җирдә. Аларны без күрмибез генә... Кара син теге малайны... Бер күргән, кем икәнен дә белмәгән бала өчен акча җыя! Нинди олы йөрәкле егет! Үзенә кием, тәмле ризык алырга дип түгел, чит кешегә ярдәм итәргә акча җыя!
* * *
Палатада аңсыз яткан авыру янында беркем юк. Кояш нурлары гына яртылаш ачылган пәрдәләр арасыннан үтеп кереп, авыруның битен иркәли. Әллә җылытырга тели, әллә уятырга...
Менә палата ишеге ачылды. Чиләк белән швабра тоткан идән юучы кереп, бала караваты янында тукталды.
— Әй бала! Ач инде күзеңне, әнә, Гүшә дустың килгән. Күзеңне ачкач, аңа рәхмәт әйтерсең, ул булмаса, әллә кайчан китә идең инде... Кемнең газиз баласы син? Яныңда бер кәгазь юк, әле ярый дустың булган. Әнә, үзе дә кереп килә... Әйдә, улым, күзен ачмый әле бу бала һаман, сөйләш әле үзе белән, монда шулай итеп хәйран авыр хәлдәге кешеләрне дә аякка бастыручылар булды. Нәрсә сөйлисең килсә, шуны сөйлә... Кайт диген, сине көтәбез, диген. Әтиең белән әниеңне күрдем, алар сине эзлиләр, дигән бул. Изге эш өчен бераз алдау да ярый. Син аны бер тапкыр коткарып калгансың бит инде, синең тавышны ишетми калмас... Инде канын чистартып бетерделәр, нигә күзен ачмый икән бу бала?..
Идән юучы шулай сөйләнеп, эшен тәмамлап чыгып китте. Гоша Аза янына килеп утырды, бераз карап торгач, ихтыярсыздан бәреп чыккан күз яшен сөртеп алды. Егет кешегә елау килешмәгәнен белә ул. Чыгалар бит! Монда кеше юк, чыксыннар, әйдә... Аза кызганыч. Нинди матур кыз...
— Сәлам, Аза... Ни... Мин тагын килдем әле... Ну... Мин сине никогда не брошу, даю слово... Матурланып киткәнсең әле син... Кхм... Без дуслар белән куда-нибудь, дальше от этих мест китәрбез дигән идек. Себер ягына... Анда акча эшләп була, диләр... Мондый хәл килеп чыкты бит... Сине калдырып китмим мин... борчылма, яме... Тереләсең син... Дусларым белән бу юлы да бик күп акча җыеп алып кайттык... Безнең күк югалганнар күп икән ул, Аза! Бер апа белән абыйны күрдем поездда, алар да югалган кызларын эзли. Исеме... Кара, истән чыккан да... Бик матур исем иде... Үзләренекен дә... Тукта, хәзер әйтәм, теге абый визиткасын калдырган иде бит...
Малай күпме генә актарынса да, эзләгән әйберсен тапмады.
— Ну вот! Төшеп калган... Кесә тишек булган икән... Жалко...
Бераз дәшми генә карап утыргач, малайның йөзе яктырып китте. Сөенечле хәбәре бар икән.
— Аза, моннан соң мин төнлә дә кайтып китмим инде, баш врач синең палатада кунарга рөхсәт бирде, — дип шатлыгын уртаклашты.
Бу рөхсәт өчен көн дә больница территориясен җыештырачагын әйтеп тормаска булды. Җыештырса, ни була? Егет кеше лә ул, себерке тотып асфальт җир себермәскә! Аза өчен таш кисәргә дә риза ул, тизрәк савыксын иде әле...
Гоша, күңелсезләнеп, дәшми генә Азага карап утырды. Уң кашында миңе бар икән... Погоди, погоди! Теге апа: «Кызымның уң кашында миң бар», — диде түгелме? Ничек иде соң исеме? Саша? Соня? Юк, хәтерендә калмаган. Бәлки Аза исемен үзгәртеп әйткәндер... Ул үзе дә Гоша түгел бит... Әмир... Ташларга кирәк булыр кушаматын... Үзе кебек урамда калган малайлар кушкан исем белән күпме йөрергә була? Өч ел инде аның «югалганына». Әтисе белән әнисе самолетта очарга уйламасалар , әле дә исән булырлар иде. «Поезд белән кайтабыз, билетлар алдык», — дип телеграмма суктылар, ә үзләре самолет белән кайтырга уйлаганнар... Самолетлары егылып төшкән... Туганнар аларның фатирын бүлешә башладылар да, Әмирне детдомга «олактырдылар». Анда түзә алмады, ике айдан соң бер малайга ияреп Әмир дә качты. Шул елдан бирле ничә тапкыр тоттылар, ябып куйдылар, ә ул һаман кача. Детдомның ни икәнен белгәнгә күрә, Азаны ташламаячак ул. Егет сүзе бер булыр! Малайның күзеннән тыелгысыз рәвештә күз яше акты. Ач инде күзеңне, Аза! Әмир кисәк кенә кызның кулыннан тотты. Кызның мамыктай җиңел, ак куллары «дерт» итеп китте...
* * *
Аза бик озак терелде. Күзен ачкач, каршысында утырган Әмир-Гошаны танымыйча аптыратты. Егет Аза белән яңадан танышырга мәҗбүр булды. «Әмир, исемең матур икән», — диде Аза. Врачлар: «Дарулар, уколлар, наркоз нәтиҗәсе, бераздан хәтере кайтыр», — дип юатса да, тиз генә булмады әле ул. Әмиргә кызны кашыклап ашатырга, яңадан йөрергә өйрәтергә туры килде. Больница тирәсендәге бетмәс-төкәнмәс вак эшләрдән соң арыса да, зарланмады. Аза тиз арада аякка басса, бу дару исе килеп торган йорттан китәрләр иде.
***
Кыш карлы-буранлы булды. Көн саен кар көрәгән Әмирнең мускуллары ныгыды, үзенә ир-егет төсе керде, ашау начар түгел иде, тәненә ит кунды. Яз якынлашканын өзелеп көткән Әмир белән Аза язмышларының аларга алда ни әзерләп куюын белмиләр иде әле.
Яз иртә килде. Инде Әмир чын-чынлап больницадан китү турында хыяллана башлады. Чыш-пыш сөйләшүләренә караганда, аларның икесенең дә ятим булуларын каядыр хәбәр итәргә җыеналар бугай. Баш врач Әмирне кабинетына чакыртып, озаклап сөйләшеп утырды. Аның тел төбен шундук аңлады малай, Аза белән икесенә дә детдомга путевка әзерлиләр. Монда ятып булмас дип, Әмир Азаның моңарчы палатадагы карават астында тузан җыеп яткан рюкзагын ачып карады. Рюкзактан курчак, бер-ике күлмәк, рәсем ясый торган карандашлар коелды. Рюкзакны күреп сискәнеп китте кыз. Аны кулына алып, әйләндерә-әйләндерә карады.
Кинәт кычкырып җибәрде:
— Әмир, бу минеке бугай!
Йөзе ап-ак булган Азаны күреп, Әмир рюкзакны кызның кулыннан алды, эчен, һәр җөен тикшерде. Тегелгән урыннарны сүттеләр, рюкзак эчендәге бар байлыкны караватка таратып салдылар. «Тайниктагы» хатны, курчак күлмәгенә чигелгән исемне дә укыдылар. Тик Аза берни дә аңламады. Аңа бу алтыннар кайдан килгән?
— Аза, бу рюкзак синеке булса, синең исемең Сылу! Әниеңнеке Камилә, әтиеңнеке Дамир. Кызык, фамилияң Иванова... Менә, синең свидетельство о рождении.
Кыз бала кулына яшел кәгазьне алды, аны берничә кат әйләндереп карады. Нидер хәтерләргә тырышкандай, күзләрен йомып, башын артка ташлады. Әби... Кинәт кызның башы бик каты авырта башлады, колагына «Бу дүкәминне сакла, югалтма» дигән тавыш ишетелде. Кем ул әби? Берни дә хәтерләми... хәтерләми... Рюкзагында күпме акча булган! Ә ул ач йөрде, туңды... Бу алтыннар каян килгән аңа? Тугыз яшьлек бала өчен бик авыр сораулар иде бу. Камилә... Таныш исем кебек...Камилә... Аза курчакны күкрәгенә кысып кочаклап тынып калды...
Мөнирә Сафина
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев