Алабуга нуры

Әнигә юл (повесть)

Юлдан аска тәгәрәп, шартлаудан соң үкереп янган ике машинадан тимер өеме генә калды...

Таң атып килә. Җиһанда җанны иркәли торган тынлык. Табигатьнең таң йокысына изелгән мәле. Әле кошлар да уянмаган, ә кешеләр инде каядыр ашыга. Кая ашыгалар? Нигә ашыгалар? Нигә аларның бу матурлыкка сокланырга, бер генә мизгелгә туктап, бөек яшәү хакында уйларга вакытлары юк? Ашыкмаска кирәк бит... Һәр минутның кадерен белеп калырга кирәк... Башка бервакытта да кире кайтмаска китә бит алар... Ә кешеләр ашыга, кабалана, хәлләреннән килсә, вакытны узып, алга чыгарлар иде...

Шулвакыт табигатьне сискәндереп чиелдаган, тимергә тимер бәрелгән тавыш ишетелде. Бер минуттан дөнья тынып калды. Әйтерсең лә, әле генә кискен борылышта ике машина маңгайга-маңгай бәрелешмәгән... Сәер тынлык иде бу... Әмма ул озакка сузылмады... Бераздан шартлау тавышы ишетелде. Тирә-якта беркем юк... Ярдәмгә ашыгучы күренми... Бер сабыйның ачык тәрәзәдән очып чыгып, юл кырыендагы печән өеменә килеп төшкәнен дә күрүче булмады.

Юлдан аска тәгәрәп, шартлаудан соң үкереп янган ике машинадан тимер өеме генә калды...

Камилә, аңына килгәч, коточкыч хәлләрне, үзеннән читтәрәк янган машиналарны күреп, тормакчы булды, әмма кузгала алмады, бар гәүдәсе җиргә береккән кебек иде. Баласы кайда соң, кайда аның кызы? «Сылу...балам... тавыш бир...» — дип ыңгырашты ул һәм авыртуга чыдый алмыйча аңын җуйды...

Фәрештәләр ярдәме белән, каты йокыдагы сабый берни сизми калган иде. Печән өеме өстенә килеп төшкәч кенә уянды ул, тирә-ягына каранып әтисе белән әнисен эзләде. «Калдырып киткәннәр!» — дип елап, читтә тәгәрәп яткан курчагын кулына алды. Печән өеме өстеннән шуып кына төште дә, елый-елый әтисен, әнисен чакырды. Әмма тавыш бирүче булмады. Кыз бала шулвакыт аста, җирдә яткан әнисен күреп алды.

«Әни!» — дип кычкыра-кычкыра, әнисе янына йөгереп төште. «Әни, уян инде, әни!» — дип әнисенең киеменнән йолкыды. Әмма әни кеше уянмады... Бала як-ягына каранды, үзләренең машинасы янганын күреп, әнисенә сыенды. Беркем юк, әнисенең кулыннан тотып битенә куйды, әни кулы җылы иде. Менә әнисе күзен ачты, янындагы кызын күреп көчәнеп кенә елмайды: «Кызым... курыкма, кешеләр янына бар... урман аша чык... анда кешеләр...» — дип пышылдады һәм күзен йомды. «Әнием, син ял ит, йокла, мин хәзер кешеләр алып киләм», — дип, кыз бала әнисенең битендәге канлы тузанны, корымны сөртеп алды. Курчагын әнисе янына салды да: «Кара аны, әниемне сакла, мин килмичә беркая да китмәгез», — дип бармак янады. Үзе урман юлы аша авыл ягына таба китте.

Фаҗига булган урынга ике машина килеп туктады. Ике ир-егетнең берсе телефонга ябышты, икенчесе зыян күрүчеләргә ярдәмгә ашыкты. Шофер җирдә яткан яшь хатын янына килде, пульсын капшап карады, хатынның исән булуын белгәч: «Түз, бераз гына түз, хәзер ярдәм килә», — дип пышылдады. «Аэродром кадәр киң җирдә нәрсә бүлешә алмадыгыз?» — дип әрнеде ул ярты гәүдәсе янып беткән машина йөртүчене күреп.

Ярдәм тиз килде. Ул яшь хатынга гына кирәк булды. Аңсыз булса да, сулышы бар иде әле. Яшь хатын янында курчак күреп, «Әллә машинада бала да булганмы?» дип күпме генә эзләсәләр дә, таба алмадылар. «Күрәсең, әни кеше баласы янына кайтып баргандыр» дип гөманладылар да курчакны яшь хатын янына куйдылар. Көн уртасында янган машиналарны алып китеп, авария булган урынны чистартып та куйдылар. Тигез генә яңгыр явып китте. Мул яуган яңгыр кан эзләрен юды, үләндәге корым, пычрак юылды, тапталган эзләр тигезләнде.

Яшь хатын аңына килмәде, аны эзләп килүче кеше дә булмады. Хатынның гомере кыл өстендә иде, табиблар «өметсез» диделәр. Бары бер кеше генә өметен өзмәде. Идән юучы Фаягөл түти... Күп еллар шушы тирәләрдә кайнашкан кеше буларак, тәҗрибә туплаган түти авыруның күзен ачасына ышана иде. Менә ничә көн инде хатынның йөзендәге алсулык кимеми, шулай булгач, нигә савыкмасын ул? Өмет бар! Нинди генә хәлдә калса да, ул бу хатынны ташламаячак, тәрбия кылачак!

Вакыты булган саен Фаягөл түти хатын янына керде. Кирәкле сүзләрне генә сайлап сөйләште. Ә беркөнне...

Фаягөл түтине хатынның янында булган курчак кызыксындыра иде. Әллә машинада бала да булганмы? Булса, ул кая киткән? Фаягөл түти тикшереп карарга булды. Бала-чага уены кебек тоелса да, тәвәккәлләде, теле арыганчы сөйләде дә сөйләде. Бер әйткән сүзен берничә кат кабатласа кабатлады, сүзен туктатмады...

— Балакаем, әйдә, күзеңне ач инде, куркытып ятма. Кызың да «Әнием кайчан кайтыр?» дип көтеп, арып беткәндер. Бу курчакны кызыңа үз кулларың белән тапшырасың бар бит. «Әни» дип торган кыз балаң булу бик зур бәхет инде ул. Менә минем беркемем юк. Ә син бәхетле, синең кызың бар. Син күзеңне ачарга тиеш! Балаңны, кызыңны ятим итмә, кайт син безнең янга!

Шулвакыт хатынның керфекләре дерелдәп куйган кебек тоелды. Фаягөл түти курчакның төймәсенә басты. Курчак саф татарча «Әнием, мин сине яратам!» дип кычкыра иде! Фаягөл түти тагын басты, хатынның бармаклары дерелдәп куйды. Ә курчак һаман «Әнием, мин сине яратам!» дип кабатлады. Хатынның керфекләре күтәрелде. Фаягөл түти зәп-зәңгәр күзләрне күреп: «Сөбханаллаһ!» — дип куйды. «Мин кайда?» — дип пышылдады хатын. «Син... ни, бездә...» — диде Фаягөл түти, каушаудан ни әйтергә белмичә. «Кызым... кызым...» — дип саташты хатын һәм сызлануга түзә алмый ыңгырашты. Түти табиб янына йөгерде...

Мөнирә Сафина 

Дәвамы бар

Фото:pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: