Алабуга нуры

Парлы килеш ялгыз калганнар...

Бар кеше дә дөньяга парлы булып туа, диләр. Үзем ялгыз булгангамы, мин моңа бик үк ышанып бетмим.

Бар кеше дә дөньяга парлы булып туа, диләр. Үзем ялгыз булгангамы, мин моңа бик үк ышанып бетмим.

Аннан, үзем белгәннәр арасында да, менә дигән кешеләр, бөтенләй кияүгә чыкмыйча, ялгыз яши. Үкенгәннәрен, елап күз яшьләрен түккәннәрен дә күргәнем юк. Укыганнар, бер дигән һөнәр ияләре. Үз юлларын кешеләргә шәфкатьлек эшләүгә багышлаган затлар ич алар. Кеше хәленә керә беләләр. Авыр вакытларыңда, ярдәм кулы сузарга әзер торулары белән дә үзләренә тарталар.

Тормышта килеш, үзен ялгыз итеп сизүчеләр күпме?! Ниндидер сәбәпләр аркасында, яратмаган кешесенә кияүгә чыгучылар... Ияләнермен әле, вакыт яраларны төзәтер, балалар үстерим, дип яшиләр алар. Балалар да үсеп җитә, үз тормышларын да кора, ләкин йөрәгенең генә әрнүдән туктаганы юк, чөнки яшьлектә ошатып йөргән кешесе калган.

Яшьли сөйгән ярлар! Берәр вакыт аларның төсе күңелеңнән китәрме? Юктыр, чөнки хыялдагылар һәрвакыт татлырак була. Бәлки, син яраткан кешенең синең яныңдагы парың белән аермалары да юктыр, ләкин җан тарту дигән нәрсә дә бар бит әле.

Сораулар да күп, җавабы да... Уйлана башласаң, бу теманың әле кеше ачып бетерә алмаган яклары да бар. Кешеләр бер төрле була алмаган кебек, җаваплар да төрле-төрле. Үз фикеремне башка берәүгә җиткергәндә, мондый сорау бирүчеләр дә булгалады: «Бала сөясең килмәдеме?»

Мин бу тойгыны белмим дә. Шундый сорау бирелгәч тә, тәнем буйлап ниндидер дулкын да йөгермәде. Димәк, Аллаһы Тәгаләбез минем кебекләрне башкачарак итеп яраткан. Икенче төрле тойгылар белән бүләкләгән. Ләкин миндәйләр башкаларны, аермыйча, үз итә, ярата белә. Үзенеке белән башканыкы дигән нәрсә яшәми андыйларда. Балаларны сөю — барлык кешелекне сөюгә барып тоташкан аларда.

Вакытында сиңа киртә булырдай, ниндидер сәбәп булган икән, димәк, моңа сәбәбе дә булган. Син шул кичерешләрнең нәрсә икәнен аңларга тиешле булгансың. Әйтик, син яраттың, ә ул яратмады... Бу вакытта нишләргә? Син бу кешегә кияүгә чыккан очракта, нинди тормышка дучар булыр идең?!

Парлы ялгыз булып гомер иткәнче, бәлки, парсыз ялгыз булуың бермә-бер яхшырактыр да әле.

Уйлануларның чиге юктыр кебек. Кеше үз язмышын сөйләгән вакытта аның йөрәгеннән нинди генә вакыйгалар үтми. Язмыш шаяруымы ул, әллә тормышта ясаган хаталарның нәтиҗәсеме?

Моңа, билгеле, дөрес һәм төгәл җавап бирүче дә табылмас, чөнки үз җаны аша үткәрмәгәч, ул гомуми җавапларга туктала. Ә гомумиләр — алар бөтен шәхескә дә туры килми. Һәр кагыйдәнең искәрмәсе булган кебек, һәр шәхеснең дә үз тормыш калыбы. Ничек кенә башка калыпка керергә теләсәң дә, булдыра алмыйсың, чөнки үзеңдәге ниндидер көч аңа каршы тора, аны кабул итми. Ә мәҗбүриләнгән калып, шунда ук юкка чыга.

Танылган язучыбыз Нәбирә Гыйматдинованың бу темага «Парлы ялгыз» китабы чыккан иде. Бик уйландырган иде бу әсәр. «Ничек инде шулай булган икән?» дип уйланган идем. Гомер иткән кешеләрнең күңел әрнүләрен ишеткәч, дөреслеген аңлаган кебек булдым.

Чыннан да, парлы ялгызлар белән дөнья тулган. Бигрәк тә, хискә бай хатын-кызларда. Юкка үтелгән гомере — йөрәк әрнүе белән дөньядан да китеп баралар алар. Нигә шулай?

Тәрбиядән киләме? Әллә Аллаһыбыз шулай яратканмы? Әллә сынауга бирелгәнме?

Татар халкында билгеле бер язылмаган кануннар да яши ич әле. Алар да — намус билгесе. Син булдыра аласыңмы? Намусыңа хыянәт итмисеңме? Кайда хата җибәрелде?

Җибәрелгән хаталарны төзәтү юлына бассаң да, кемгәдер яра ясыйсың кебек. Син бәхет өчен көрәшкәндә, башкалар бәхете җимерелә түгелме?

Парлы ялгызлар... Нәрсә өмет итеп яшиләр алар бу дөньяда?

Мин бәхетле була алмадым, балаларым бәхетле булсын, — диләрме? Болай дисәң, дөреслек кайда? Башкалар бәхете өчен үз гомереңне корбан итү дөрес бәяме?! Бәлки, парлы ялгыз булып яшәгәнче, парсыз ялгыз булуың күпкә яхшырактыр.

Парсыз ялгызларның йөрәкләренә яра ясаудан гына сакланыгыз. Алар кичергәннәрне парлылар беркайчан да үз йөрәкләре аша үткәрә алмас. Парлы ялгыз булсалар да...

Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА
фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: