Роза Әхтәмова: “Мин йөрәгем белән күрәм”
25 октябрьдә Алабуга үзәк район китапханәсендә язучы, шагыйрә, тәрҗемәче, журналист, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы белән җылы очрашу булды. Анда Алабуга шәһәренең медицина училищесы, мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм башкалар бар иде.
Ачык күзләр белән караңгыда барганда кая барып бәрелергә белмибез. Ә янәшәбездә күпләр якты көнне күрү бәхетеннән мәхрүм булып гомер кичерә. Шулар арасында талантлы кешеләрнең берсе Роза Әхтәмова да бар.
Тормышка һәм иҗатка мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый. Аның музыкага салынган кайбер шигырьләре, романслар булып яңгырый. Физик мөмкинлеге чикләнгән булуга карамастан, ул бер урында гына тормый, иҗат итә, укучыларын төрле иҗат җимешләре белән шатландырып тора. Журналист буларак Роза Захаровна ил буйлап күп йөри, инвалидлар, бигрәк тә сукырлар һәм чукрак-телсезләр проблемаларын өйрәнә, Россия, БДБ республикаларының үзәк, төбәк вакытлы матбугатында басыла.
Роза Әхтәмова күп тапкырлар “Филантроп” Халыкара конкурсы номинанты (2004 һәм 2006 еллар), “Казахстанская литература – 2000”, “Наша жизнь” журналлары лауреаты (2005), “Мужеству жить!” (2006), “Теплый Север” (2007), “Золотое перо России” (2008) мәдәният өлкәсендә еллык төбәк премияләре лауреаты.
1994 елдан бирле Роза Әхтәмова Мурманск шәһәрендә яши, актив иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген алып бара, китапханәләрдә, мәктәпләрдә һәм башка җирләрдә чыгыш ясый.
– Монда булуыма мин бик шат. Күп җирләрдә чыгыш ясарга туры килә. Ә сезнең китапханәдә булу – зур вакыйга. Китапханә бик мөһим роль башкара. Язучының укучыларга юлы яхшы китапханәләр, зур һәм игелекле йөрәкләр аша уза.
Роза Захар кызы Әхтәмованың телләргә һәвәслеге бала чагыннан ук килә. Ул әдәби һәм тәрҗемәчелек эшчәнлеге белән мәктәп эскәмиясеннән үк шөгыльләнә башлаган. Аның “Золотое мое молчание”, “Обожженное сердце”, “Свет прозрений моих” китаплары, “Мадам Сидорова” романы күпләргә таныш. Ә “Свияжск – город любви” исемле китабы күптән түгел генә дөнья күргән. Ул аны Алабуга үзәк район китапханәсенә дә бүләк итте.
– Беренче шигыремне 1 сыйныфта укыганда яздым, ул вакытта бераз күрә идем әле. Күзем 9 яшьләрдә генә бөтенләй күрми башлады. Шул беренче шигырь тәрбиячегә багышланган иде. Үзебезнеке авырып, эшкә килмәү сәбәпле, икенче усал тәрбияче куйдылар. Мин шуңа багышлап, бөтен уйлаганнарымны шигырьгә салдым. Кызык килеп чыкты, әмма тәрбияче миңа бик ачуланды, почмакка бастырды.
Роза ханым татар һәм рус телләреннән кала, казах һәм алман телләрен өйрәнгән, аннары ул әрмән, төрек авторларының шигырьләрен тәрҗемә итә. Татар шагыйрьләреннән Гамил Афзал, Роберт Миңнуллин, Клара Булатова, Саҗидә Сөләйманова һәм башкаларның шигырьләренә өстенлек бирә. Аның әйтүенчә, ул тәрҗемә ит дип биргәннәрне түгел, үзенә ошаганнарын, күңеленә якын булганнарын гына тәрҗемә итә.
– Миңа бернәрсә дә җиңел бирелми, шул ук вакытта физик яктан да. Телне белмәгән, өйрәнмәгән кеше – кимсетелгән кеше. Бүгенге көндә күпме мөмкинлекләр бар. Рус теленнән башка телне белмәгән кеше, паспортсыз булуга тиң дияргә була, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Роза Захар кызы әйтүенчә, күрмәүче кешеләр алар бер дә тик тормыйлар. Мәсәлән, кемнәрнеңдер берничә югары белеме бар, укырга бик яраталар, икенчеләр кулдан төрле эшләнмәләр ясыйлар. Шулай булуга карамастан, кызганыч, кайберәүләрнең ирләре, хатыннары ташлап китә.
– Тугыз яшькә кадәр күргәннәрне мин күңелемдә, йөрәгемдә саклап калдым, ягъни дөньяның барлык төсмерләре минем күз алдымда. Әлбәттә, хәзер кайбер төсләрне бик начар күз алдыма китерәм, әмма барысы да истә. Сукырлар турында кешеләр тумыштан шундый дип уйлый, күпчелек алай түгел. Безнең урында һәркем булырга мөмкин. Һәм чын күңелдән ышанам: минем белән очрашудан соң сез дөньяга бөтенләй башкача карап, башкача фикер йөртә башлаячаксыз.
Очрашу бик күңелле үтте. Роза Әхтәмова тарафыннан шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Монда булган һәркем бик канәгать калды: язучы иҗаты белән таныша, сораулар бирә һәм, әлбәттә инде, истәлеккә фотога төшә алдылар.
Чынлап та, Роза Әхтәмова күпләргә үрнәк булырлык. Күрү сәләтеннән мәхрүм булса да, күпме телләр белә, китаплар укый, шигырьләр тәрҗемә итә, китаплар чыгара, җырлый. Ә сау-сәламәт кеше мөмкинлекләре булса да, боларның берсе белән дә мавыкмаска мөмкин. Кызганыч, мондый язмыш сынавыннан берәү дә кача алмый, шуңа күрә тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы, миһербанлы, сабыр булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев