Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Сөеп, сөелеп яшисем килә! (2)

Игътибарыгызга Люция Әблиева хикәясен тәкъдим итәбез.

***
Маһинур, күрер күзгә әллә ни чибәрлеге белән аерылып тормаса да, гәүдәгә кыз кеше буларак яшьтәшләреннән тизрәк өлгерде. Бишенчедә укыганда ук егетләрнең, җае туры килгән саен куллары аның күкрәкләре янында уйнады. Гаиләдә бердәнбер бала булгангамы, кием-салым ягыннан да ул башкалардан аерылып тора иде ул. Укытучыларның да әле күбесенә тәтемәгән «балон» плащ, очлы башлы үкчәле туфлилар, клеш чалбарлар, чәчәкле кремплен күлмәкләрне Чиләбедә яшәгән әтисенең бертуган апасы посылка белән җибәреп кенә торды. «Агач күрке — яфрак, кеше күрке — чүпрәк», дигәндәй, гади киемле тал чыбыгы кебек кызлар янында, Маһинурның тулы гәүдәсе чибәррәк күренде. Алай гына да түгел, мыек чыгара башлаган егетләр өчен дә ул бик ымсындыргыч кызга әйләнде. 

Алтынчыда укыганда ук кинодан соң озатырга теләүчеләр күренә башлады. Үзләрендә сигезеллык кына мәктәп булганга, күрше авылда, югары сыйныфта укып йөргән егетләр, бигрәк тә аңа ныграк тартылды. Тик Маһинур әти-әнисеннән шөрли иде. Шуңа күрә, берсен дә якын китермәде — егетләрне тәпәләп дигәндәй, кереп кача иде. Беренче ярату хисләрен сигезенче сыйныфка күчкән җәйне кичерде. Әнисе яклап туганнарына кунакка баргач, армиядан яз кайткан Фәнис исемле егет кинодан соң аны озатып килде. Иреккә чыккан кош баласының саклыкны онытып җибәргәне шикелле, Маһинур да чит авылда әти-әнисенең таләпчән карашын арткы плангарак күчерде. Аның да олы кызлар кебек «свидәнҗеләргә» йөрисе, егетләр белән очрашасы килә иде. Яшь аралары шактый гына булганга, түтәй тиешле апасы очрашуларына башта карышып караган иде дә, тыңлата алмады. Аннан: «Капка төбеннән ерак китмибез!» — дигән сүзләренә ышанып, бераз йомшарды. 

Беренче караштан туган мәхәббәт булдымы, икесенең дә күңелләренең бер дулкында тибрәлүе идеме, алар бер-берсенең кочагына бик теләп тартылдылар. Башка парлар кебек, кеше күзе төшмәгән урыннарда йөриселәре килсә дә, түтәйнең ара-тирә ихатаны урап керү гадәте, аларны ерак җибәрмәде. Шулай да, солдат хезмәтен үтәп кайткан егет шактый гына «шомарган» иде. Капка төбендәге баганадагы утны ул беренче кичне үк «сафтан» чыгарып, моңа кадәр егетләр белән йөрүдә бернинди тәҗрибәсе булмаган кызга назларын җәлләмәде. 

Ике атнадан соң, Маһинурны әтисе килеп алды. Кыз, иң беренче үбешкән кешесен исеннән чыгара алмый, кичләрен төрле хыялый уйларга чумып ятыр булып китте. «Менә килер, менә килер (авыл аралары утыз чакрым чамасы иде)», — дип көтә торгач, уку елы да башланды. Фәнис күренмәде.

Кунактан кайткач, кызының берничә тапкыр яшьле күзләрен күреп калган әнисе, әлбәттә, эшнең нидә икәнен сизенә иде, чөнки түтәй серне бераз «тишкән» иде. Шулай да кызы үзе ачылып бармагач, төпченмәде.

«Барыбызның башыннан үткән әйбер инде — беренче мәхәббәт, Маһинурдан гына калмас», — дип уйлап куя иде дә, көндәлек тормыш мәшәкатьләренә кереп чума. Тик шулай да беркөнне кичкә таба, кызының кәефе юклыгын күргәч: «Быел имтиханнар елың, җегет уйлаганга яхшы билгесе куймаслар», — дип орышыбрак эндәште.

— Бик кирәкләре бар иде!
— Кирәкмәгәч, нигә һаман-һаман иманыңа оеп утырасың?
— Имтиханнарны уйлыйм...
— Уйлама, әзерлән. Үзең сигездән соң техникумга барам дисең, таныклыгыңда гел яхшы билгеләре генә булса, имтихансыз гына үтәчәксең бит.
— Унынчыны бетеп, институтка барасы килә.
— Бер атнада җиде җомга булыр инде синең! Әйткәнне аңла, кызый, соңыннан терсәгеңне тешләрдәй булмасын, вәт!
Хәдичә, көтү кайтыр вакыт җиткәнгә, шунда нөктәсен куеп, тышка чыгарга әзерләнә башлаган иде дә, кабат кире борылып түр якка үтте.
— Кызым, син теге биремне онытмадыңмы ул?
— Нинди бирем?
— Таһирә апаларың турында.
— Юк, онытттым инде, мин бит иманыма оеп утырырга гына яратам.
— Ярар-ярар, төртмә телеңне кирәк вакытка калдыр! Яза барасыңмы?
— Язарлык бернәрсә дә юк, трактор белән түгел, кул арбасы белән дә кергән кеше юк аларга.
— Бәлки син карамаган чагыңда керәләрдер.
— Соң, әни, керсә керә инде, мәктәпкә йөрми, тәрәзәдән карап утыра алмыйм бит инде. Үзең беләсең, имтиханнар елы, тырышырга кирәк. Әйткәндәй, Таһирә апа минем тәрәзәдән аларны күзәткәнне сизә бугай, исәнләшкәнемне салкын гына ала башлады соңгы вакытларда. Әле озак күзәтергәме?

Хәдичә кызына ни дип тә җавап кайтарырга белмәде. Бәлки, ашлык таратып бетергәнчедер? Сорарга кирәк әле Зарифадан, чынлап та, баланы күпме җәфаларга була?

***
«Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән кәгазьләр язылды. Тик өч айлап вакыт узганнан соң, эшнең эчке эшләр органнарына барып җиткәне билгеле булды. 

Тикшерүче яшь кеше иде. Районга килеп эшли башлавына да бер елдан гына артык вакыт киткән. Дөрес, укуын тәмамлагач, башкалада бер ел эшләгән диделәр. «Тәҗрибәсе дә юк инде, нишләтеп бетерер бу мине», — дип Таһирә бер янды, бер көйде. «Гаебем юк ич минем, нигә куркырга тиеш әле? Колхоз рәисе дә, партком секретаре дә, авыл советы да минем яклы, ревизия материаллары буенча бөтен эш тәртиптә», — дип уйларга тырышса да, күңелнең бер почмагы барыбер китек килеш торды. Шикаять язылганнан бирле юньләп төн йокысы күрмәгәнгә, биткә суырылып ябыкса да, карынындагы инде җан кергән сабые булгач, гәүдәсендә ул-бу сизелмәде. Сабиры да: «Бер гаепсезгә кем утыртсын?» — дип хатынын да, үзен дә тынычландырып торса да, «Беркемгә аламалыгыбыз тимәде, кешедән артык җиребез юк, кемнең башына нахак бәла тагырга килде икән?» — дигән уйлардан бик тиз генә арына алмады.
***
— Маһинур!
Кыз: «Колагыма ишетеләме?» — дип уйлап бетермәде, милиция машинасы эченнән чыккан тавыш хуҗасы каршына килеп басты.
— Фәниис?!
— Әйе, мин! Аптырап калдыңмы әллә?
— Әлбәттә! Син милиционермени?
— Шофер булып урнаштым әлегә, алда күз күрер.
— Аңлашылды-ы-ы. Димәк, безнең авылга эш белән килгәнсең.

«Минем янга түгел», — дип әйтергә уйлаган иде дә, тыелып калды. Фәнис аның уйларын укыгандай: «Теге вакытта синең яныңа барырга җыенганымны түтәң белеп калган да: «Йөремә, җаныңны алырмын!» — дип килеп җиткән безгә. Милицияга эшкә барырга ниятләп торган көннәремдә мондый сүз ишеткәч, уеннан уймак чыкмасын дип, ниятемннән кире кайттым. Язмыш булгач, менә тагын очраштык, чибәрем!» 

Җиде кат күккә менеп китәрдәй канатлар тагылган кеше кебек кайтып керде Маһинур өйләренә. Әниләре эштән кайтканчы дип, башта болай да ялт итеп торган өйләрне җыештырып, идәннәрне юып чыгарды. Иртәгәгә дип, токмач та кисеп куйды. Аннан дәресләрен карарга утырды. Тик күз алдына Фәнис килеп баса да, косинус белән синусны әдәбият дәресләрендәге шигърияткә чорный да куя. Химия дәреслеген ачса да шул хәл, география Кара диңгез буйларына алып китә. Тегеләй дә, болай да авызлыклап булмаган хисләр, Маһинурның күңелен рәхәтләнеп иләсләндерделәр. Бераздан, бөтенләе белән урамга ук алып чыгып киттеләр. Фәниснең: «Кичке тугызлар тирәсендә авыл башына кил!» — дигән сүзен кабатлый-кабатлый, кыз шул якка табан атлады.

Алар йөз ел күрешмәгән кешеләр кебек күрештеләр. Көндез бер-берсенә якын килергә кыенсынып торсалар да, кичке караңгылык алар файдасына иде. Җәй көне ике атна гына булган очрашу, аларны шактый гына якынайтып та, сагындырып та өлгергән булып чыкты. Назга сусаган иреннәр талымнарын басканчы үбештеләр. Үбешеп туйдым дигәч тә, тагын озаклап үбештеләр. Ике ай эчендә Маһинур да үзгәргән. Теге вакыттагы кебек, егетнең бөтен тәне буйлап йөргән кулларын инде алып куярга ашыкмый, йомшак куллары белән Фәниснең муеннарыннан иркәләп кочаклый, күкрәгенә сарыла. Гормоннар белән акыл, кем җиңәрдән көрәшә башлый...

— Иртәгә дә киләбез эш белән, озакка сузылар, бик буталчык эш ди тикшерүче Сабиров.
— Нәрсә булган соң шул кадәр?
— Төгәл генә белмим, мин бит алып килүче һәм алып кайтучы гына. Склад мөдиренә кагылышлы бугай.
— Таһирә апагамы?
— Склад мөдире булып Таһирә апагыз эшләсә, димәк, аңа кагылышлы булып чыга инде, чибәрем!
Маһинурның кинәт кенә кәефе төшкәнгә, Фәнис игътибар итми калмады. 
— Әллә, берәр туган тиешле кешегезме?
— Юк, күрше апа...
— Күрше — туганнан да якынрак кеше, дип әйтергә ярата минем дәү әни.

Маһинур эндәшмәде. Арадагы тынлыкка кочаклашу-үбешү ярдәмгә килде. Сагыну хисләре әле басылырга да уйламаган иде әле. Фәниснең куллары Маһинурның алгы изүендәге төймәләрне җайлап кына ычкындыра башлады. Кыз: «Нәрсә эшләтсәң дә, ризамын», — дигән кебек, күзләрен йомды. «Эх, кияүгә чыгасы иде дә, рәхәтләнеп сөйгәнең белән яшисе иде!» Буйга озын, ыспай гәүдәле, чем-кара мыеклы Фәнистән дә чибәррәк, акыллырак кешене башка очрата алмасына бөтен җаны-тәне белән ышанган кызны татлы хыяллардан, әнисенең үткән ел, унынчы сыйныфта укып йөргән кызның, алданып бала тапканын ишеткәннән соң әйткән сүзләре айнытып җибәрде: «Мин бала хакына кичерермен дә, бәлки, ләкин әтиең бәреп үтерәчәк!» Маһинур, җәһәт кенә егетнең куеныннан шуып чыкты да, төймәләрен каптыра башлады. 

— Нәрсә өркедең, мин «рамкадан чыкмыйм», курыкма!
— ...
— Йә инде, карышма. Әле тагын кайчан очрашабыз? Беләсеңме, мин сине беркемгә дә бирмим, үземнеке генә буласың, унсигезең тулу белән, яме, чибәрем!
— Өч ел көтәргә ризасыңмы? Син бит хезмәттән кайткан егет, өйләнерсең дә куярсың әле башкага!
— Көтәм дип әйттем бит инде.
— Әбиләр әйтмешли, Аллаһ бирсә дип әйт.
— Бирсә дә, бирмәсә дә, көтәчәкмен!

Кайнар тын алышыннан, башны әйләндерерлек исерткеч сүзләрдән, иреннәр тагын бер-берсенә үрелделәр...

Дәвамы бар

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев