Сөеп, сөелеп яшисем килә! (ахыры)
Хикәянең ахыры.
***
«Кайда йөрисең шул гомер, балакаем, сәгатькә карале!» — дип каршы алды әнисе ишек тупсасыннан ук Маһинурны.
— Клуб ихатасында волейбол уйнадык.
— Язмаганны, шушы гомергә тиклем! Клуб баганасының утын төртеп төшерәсе генә бар! Утка җыелган чебен кебек, тоталар да шунда җыелалар. Ни кызыгы бардыр инде шул валибул дигәненең? Кит, битләрең мунчадан чыккан кебек кызарган. Тирли-тирли уйнап, салкын тидер тагын! Алыштыр тизрәк өстеңне.
— Ярый, әни!
Әнисеннән шулай тиз генә котылуына сөенгән Маһинур, ашап та тормый тизрәк юрган астына чумды. Күзгә йокының бер генә мыскал тамчысы килсә, ичмасам! Фәниснең әйткән назлы сүзләре һаман колак төбендә яңгырап тора. «Беркемгә дә бирмим, үземнеке генә буласың!» — ди бит әле! Маһинур шуларны уйлаганга да бөтен тәне буйлап «бала йоннары» йөгерә, тәнен калтыравык ала. Моңа кадәр татылмаган хисләр дулкыны аны бер диңгез эченә алып кереп китә, бер ярга чыгарып ташлый. «Нинди рәхәт икән ул мәхәббәт дигәннәре. И-и, әниләр ничек яшиләр икән ансыз, бер тапкыр үбешкәннәрен дә күргән юк! Олыларга яратусыз яшәү бер дә кызык түгелдер ул?»
***
— Уйлап, уйлап торам да, тагын бер уйлап куям әле, Сабир! Соңгы вакытларда күрше кызы Маһинур, кайчан карама, гел кече як тәрәзләре аша безне күзәтә. Әллә ничә искә алдым шуны. Жалоба язганнар диләр бит, Фазылгаян эше түгел микән?
— Булмас! Фазылгаян андый эшкә бармас! Халык контролен җитәкләргә юкка куелмаган инде, ни дисәң дә үзең намыслы булмасаң, башкаларны ничек тикшерәсең.
— Аптырап әйтүем инде. Аман да шул күз алдыннан кызлары китми. Алай дисәң, хатыны белән безнең Зарифа ахирәтләр. Шулай шул, син әйтмешли, булмас. Күрәләтә ялганга да бармаслар, ахирәтенең туганнарына начарлык та эшләмәсләр. Зарифа апаны, әйтәм, әле күршеләргә килә, безгә керми. Әллә ничә чакырдым, килгәнен күреп. «Вакытым юк!» — дигән була, үзе, кайчан карама Хәдичәләрдә. Соңгы вакытларда бигрәк тә еш күренә башлады. Авылның икенче башыннан иренми ничек йөри ул? Туган итмәде инде безне элек-электән, абыең да юаш булды, бер сүз әйтә белмәде. Әнкәй безнең белән яшәмәсә, аяк та басмаслар иде, аның хәлен белергә дигән сәбәп белән генә кереп чыккалыйлар. Үзләренә барсаң: ачык чырайлары булса, такта чәйләре юк, такта чәйләре булса — ачык чырайлары.
— Әйтеп кешене үзгәртеп буламыни? Бигрәк тә Айгыр кушаматлы нәселдән чыккан Зарифа җиңгине.
— Шулайдыр инде. Алтыдагы — алтмышка диләр бит.
Сабир белән Таһирә бакча өендә тагын хәтсез генә сөйләшеп утырдылар. Бер көн иртән торуларына келәт алдына кемнәрнеңдер ун капчык бодай калдырып чыгып киткәннәрен кабат искә төшереп, баш чайкап алдылар. Ярый әле, башлары эшләп тиз генә силсәвиткә хәбәр иттеләр. Акт төзеп, кире колхоз амбарына илтеп куйдылар. Кызулык белән, Таһирә капчыкларның берсенә килеп тә тотынган иде, эче бер җирдән кисәк кенә тартылып куйгач, ничек капчыкны кулыннан ычкындырганын да сизми калды. Шул көннән бирле эче авыртыбрак тора инде, бер-бер хәл булмасын дип, коты очып тора. Ни дисәң дә, җиденче ае бит.
Таһирә балавыз да сыгып алды. Кеше алдындагы гарьлеге ни тора бит! «Карак» дигән даның бер чыкса, гомергә дә аны юып бетерә алмассың. Авыл җирендә бигрәк тә. Эшнең ничек бетәсе билгеле булмаса да, кемнеңдер авызыннан «башын төрмәдә чертерлек» дигән сүзләр дә чыккан, имеш. Халыкның күпчелеге элеккечә, берни булмагандай әллә каян исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып торса да, тынычланырлык сәбәп юк шул әлегә.
— Авырлы булмасам, җиңелрәк үткәрер идем әле, бәлки.
— Ярый, көяләнмә, Таһирә, бар да яхшы булыр! Керик, иртәгә бәйрәм түгел. Сиңа да ял кирәк, көне буе аяк өстесең. Яшьләреңне сөрт, балалар сизмәсен!
***
Мәктәптән кайтканда колхоз идарәсе янында торган таныш машинаны күргәч, Маһинур якындагы тыкрыкка борылып кереп китте. «Дәү әниләр чакырган иде», — диде бергә кайтып барган сыйныфташларына. Фәнисне бик күрәсе килсә дә, башкаларга танышлыкны белдерәсе килмәгәнгә, шулай эшләде. Әниләренә, укытучыларга барып ишетелсә, аннан беттең!
Өстәвенә, Таһирә апаның эше аларның мөнәсәбәтләренә килеп тоташты. «Әниләрне әйтер идем инде, шул Зарифа апаның сүзенә карап, үзләрен дә, мине дә нинди хәлгә куйдылар. Җитмәсә, миннән ялганлап, фәлән көнннәрне, фәлән сәгатләрне Сабир абый трактор белән капчык-капчык әйбер төяп кайтты дип яздырттылар. Ул язуны, әйткәндәй, кая куйдылар икән алар? Ертып ыргытырга кирәк!»
Маһинур, шул уйлары белән дәү әниләренә килеп керде. Чәй эчәргә генә утырганнар иде, капка төбенә чыжылдап милиция машинасы килеп туктады. «Ну, бу Фәнис, бөтенләй башсыз әллә, көпә-көндез минем янга килгән», — дип, комачтай кызарып, ишегалдына чыкты. Капкадан әнисе килеп кергәч, йөрәге «жу» итеп китте.
— Кызым, сине тикшерүче чакырткан. Дәрестән соң өйгә кайтмагач, дәү әниеңдәдер дип, монда алып килдем инде шоферын.
— Тикшерүче?
— Әйе, күрше Таһирә апаңнарның эше белән. Син ничек урлашканнарын күреп торган язуыңны да жалу янына куйган идек. Әллә ни сорамаслар, шул язганнарыңны гына кабатлап сорарлар диде, әтиең. Берүк, уйлап сөйлә, артыгын ычкындырма, яме, кызым!
Капкадан чыкканда Маһинур, җәй буе күпереп үсеп, көзен тагын да ныгып киткән үләннәргә абынып, егылып китә язды. Башын күтәрергә дә оялып, машинага кереп утырды. Тик... руль артында икенче кеше булып чыкты. Ул чак кына: «Фәнис кая?» — дип сорамады. Дөрес, аның булмаганына ул сөенде генә. Нинди оят! Нигә генә әниләре сүзенә карап, ялган эшкә барды икән? Кем уйлаган бит, кем уйлаган, дөньяның шулкадәр дә куласа икәнен. «Әгәр дә Фәнис әниләрнең ялган жалобасы турында белсә, миңа әйләнеп тә карамаячак!» — дип, Маһинур юл буена эченнән янып барды.
Унбиш яше тулган Маһинурдан сорауны тикшерүче үзеннән генә алды. Бер агарып, бер күгәреп тикшерүченең сорауларына җавап биреп чыкканда, әнисе ишек төбендә көтеп утыра иде. Маһинурның агарып киткән йөзенә карап: «Әйдә чак кына хәл ал, аннан кайтырбыз», — дип, урындыкка күрсәтте. Биш минутлап, дәшми-тынмый гына утырганнан соң, Маһинур кузгалды. Шул вакытта, ярымачык ишектән тикшерүченең телефон аша кем беләндер сөйләшкәне ишетелде.
— Фәнисне моргтан иртәгә алып кайталармы?
Ул көнне Маһинурның идарә коридорында ишеткән соңгы сүзләре шулар булды...
***
Хәдичә белән Фазылгаянда Таһирә кайгысы калмады. Ник шунда тагын җиде йорт тергезеп куймасыннар! Бердәнбер кызларының тикшерүче яныннан чыккач, кинәт кенә егылып, комага китүе аларны гомердә булмаганча тетрәндерде.
«Зарифа сүзенә карап, нинди адымга бардык, нимидлынно барып бөтенесен сөйләп бирәбез!» — дип елый-елый такмакласалар да, бер атнадан Маһинур күзләрен ачкач, биргән сүзләрен оныттылар. Әлбәттә, моның үзенә күрә сәбәпләре дә бар иде. Беренчедән, аларны Зарифа килеп өркетеп китте: «Жалуны язганда уйларга иде. Нахак яздык дип барып әйтсәгез, утырып куйганыгызны да сизми калырсыз. Хәзер законнар каты, апаем. Үзегезне уйламасагыз, балагызны уйлагыз, әле балнистан кайчан чыгасы билгеле түгел».
Зарифаның бу эшләргә бер катнашы юк кеше кебек итеп сөйләшүеннән, Хәдичә белән Фазылгаян телсез калдылар. Аларның башына, ниһаятъ, Зарифаның алар кулы белән, үзе теләгәнен эшләгәне барып җитте. «Эше төшсә — үз кеше, эше бетсә — ят кеше» дигәннәре шул була икән«, — дип әйтүдән башкасы калмаган ир белән хатын, арт якларына килеп утырганнарын сизми дә калдылыр. Ә Зарифа үзләренә кайтып җиткәнче, «чебен тимәс чер иткән» кызны әрләп кайтты.
Маһинурның, чынлап та кайчан чыгасы билгеле түгел иде. Ушына килсә дә, беркем белән сөйләшмичә, бер ноктага карап ята бирде. Шулай да, көненә берничә тапкыр Фәнис исемен кабатлады, аны чакырды. Шушы көннәрдә бөтен районны шаулаткан, кыз баланы хулиганнардан яклаганда кыйналып үтерелгән, милицияда эшли генә башлаган егет белән, Маһинурның теленнән төшмәгән Фәнис икесе бер кеше булып чыкты.
Табиплар Маһинурның психикасында тайпылышлар барлыкка килгәнен әти-әнисенә җайлап кына аңлаттылар. Хәдичә белән Фазылгаян ышанырга теләмәсәләр дә, бу чын хакыйкатъ иде. Олыракларның: «Аллаһ биргән газап дип кабул итмәгез, бу бары тик сынау булырга мөмкин, әмма җәза түгел», — дигәнне кабул итеп, гомерләренең азагына кадәр шуның белән риза булып яшәргә туры килде...
***
— Ахирәт, Маһинур турында тагын төрле имеш-мимешләр йөри, авыр булса да әйтим инде.
Зарифаның нәрсәгә ишарә иткәнен Хәдичә аңласа да: «Сөяксез тел ни димәс», — дип, ипи камырын басывын дәвам итте. Ипи кисмәгенең төбе кубарылып килеп төшсә дә, аптырарлык түгел иде бу мизгелдә — җан ачысы белән бергә кушылган физик көч әллә нәрсәләр майтарырга сәләтле.
Баш мие эшчәнлеге белән бәйле артык нык җитди тайпылышлар булмаганга, Маһинурга җиңел эшләр рөхсәт ителгән иде.
Башта мәктәпкә җыештыручы итеп урнашты. Егерме бер яше тулгач, колхозда атлар караучы, армия хезмәтенә сәламәтлеге аркасында бармый калган Хәкимҗанга димләп, никах укыттылар. Тик кияү тиешле кеше, артык кызу холыклы булып чыкты. Юк-бардан сәбәп табып, кулын да уйната башлагач, аерып алып кайттылар. «Башым авырта», — дип, бераздан эштән дә туктады Маһинур. Җәй көне, күрше-тирә кызларына ияреп, амбарга йөри башлады. Ике атналап эшләгәч: «Әни, төнге сменага күчәсе килә, көндез эссе», — дия башлады. Күршесе Таһирә әйтте дә бит: «Көндез үзем күз-колак идем, төнлә искә алучы да булмас, Маһинурга авыррак булыр, ничек тә кирегә күндерегез», — дип. Эх, шунда тыңлыйсы калган да бит!
Колхозга урып-җыюга булышырга килгән шоферларның әле берсенә, әле икенчесенә утырып йөри башлаганын да иң соңгылары булып ишеттеләр шул. Бикләп дигәндәй, кыш буе өйдә утыртсалар да, яз җиткәч, Маһинурның тагын эшкә чыгасы килә башлады. Бер авыз пешкәч, өреп кабыйк дип, идарәгә җыештыручы итеп урнаштырдылар. Өч айлап эшләгәч, иллегә җитеп килгән, каравыл торган биш бала атасы белән мөнәсәбәтләре тирәнгә керә башлаганны ишеттерделәр. «Үзе кочакка кергән хатын-кызны куалап җибәрергә мин юләр түгел, тиле кызыгызның күңелен күргәнгә рәхмәт әйтергә кирәк!» — дип шаркылдап көлеп торган Мәҗитне өзгәләп ташламаудан көчкә тыелып, Фазылгаян өйләренә атлады. Шул төнне аның гәүдәсен абзарда асылынган килеш таптылар...
— Мин әйтәм, Мәхмүтҗан малаеннан юкка аерылып алып кайттыгыз, кул күтәрә дип, икесе дә бер рәвеш...
Зарифа җөмләсен тәмамлый алмады, Хәдичә камырлы кулы белән аның чәченнән эләктереп алды да, ишектән өстерәп алып чыгып китте.
«Нишлисең, ахирәт, җибәр!» — дип Зарифаның такмаклавын ишетсә дә, ишек алдында казынып йөргән тавыклар гына ишеткәндер. Хәер, аларда да, кеше кайгысы юк иде бугай, беренче тапкыр явып эрегән кар астыннан азык эзләве ләззәтлерәк тә, кызыклырак та иде.
Шушы көннән Зарифа өчен бу йортның ишекләре мәңгелеккә ябылды.
***
Бу хәлләрдән соң бик күп еллар үтте, сулар акты.
Авылда шушы тарихны белгән, аңа кагылышлы кешеләрнең дә күбесе инде күптән гүр иясе булган. Ә менә Таһирә белән Сабирның тумаган сабые, бәлки, исән дә булыр иде әле. Аңа кадәр дә, аңардан соң туган балалары да, шөкер, таза-саулар. Сабир абзый гына үткән кыш гүр иясе булды. Төпчекләре тәрбиясендә яшәгән Таһирәттәй тормышларында кичергән бу күңелсез сынауны, бәлки, әле дә онытмагандыр. Зарифаның да вафатына биш елдан артык вакыт узып китте. Соңгы елларда ул дин юлына басты, биш вакыт намазын калдырмады. Бәлки, теге дөньяда гөнаһлары өчен җәза алу өркеткәндер.
Маһинур каршысында яткан, таушалып-майланып беткән дәфтәрне ача да, сызгаларга тотына. Үзе өзек-өзек нидер сөйләнә: «Әнә, әнә, капчыклар бушаталар!.. Фәнис, мин сине яратам!.. Тикшерүче абый, мин дөресен сөйләмим!.. Әни, ачуланма, минем дә башкалар татыганны татыйсым килә, сөеп, сөелеп яшисем килә...»
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев